Татарстанның 5 татар районы: сугыш һәм санкцияләр йогынтысы вә тискәре демография

Мамадыш күренеше

Азатлык татарлар күпләп яшәгән районнарга күзәтү ясауны дәвам итә. Күзәтүнең беренче өлешендә без Азнакай, Арча, Кукмара, Биектау һәм Питрәч районнарын өйрәнгән булсак, икенче өлешендә Тукай, Зәй, Сарман, Мамадыш һәм Саба районнарын алдык. Әлеге төбәкләр нигездә авыл тормышы белән көн күрә һәм аларга уртак проблемнар хас.

БУ ТЕМАГА: Татарстанның 5 татар районы: урыслар саны арта, татарча укыту аксый

Соңгы еллардагы вакыйгалар бу районнарга тискәре йогынты ясый. Беренчедән, барлык җирлекләр дә демографик упкында. Икенчедән, урыслар саны, татарга караганда, тизрәк арта яисә акрынрак кими (Зәй районы — чыгарма). Өченчедән, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң кертелгән санкцияләр әлеге районнарның икътисадына тәэсир итә.

Татарлар күпләп яшәгән 5 район

Татарлар күпләп яшәгән җирлекләр исемлегенә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Лениногорски, Бөгелмә, Алабуга, Чистай шәһәрләре һәм районнары кертелмәде, гәрчә аларда татарлар саны тагын да күбрәк.

Күзәтүгә нигездә авыл тормышы белән көн күргән җирлекләр алынды (район үзәкләре рәсми рәвештә шәһәр статусында да була ала, тик аларда халыкның саны зур түгел). Моңа кадәр Азнакай, Арча, Кукмара, Биектау һәм Питрәч районнары турында яздык. Бу юлы күзәтү ясалган биш район шул исемлекнең дәвамы булып тора.

Районнарда татар һәм башка халыкларның саны ничек үзгәрүе 2021 елгы һәм 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре белән чагыштырып бирелде.

2023 елга районнарның икътисади күрсәткече, уртача хезмәт хакы саннары, торак бәяләре ачык чыганакларда юк. Шуңа күрә төп нәтиҗәләр узган елгы саннардан алынды. Республикалардагы рәсми эшсезлек быелның июнь аена булган белешмәләрдән китерелде.

Милли мәгариф күрсәткечләре Татарстан мәгариф министрлыгының 2021-2022 уку елына булган рәсми саннарыннан алынды.

Беренче нәтиҗә: Татар районнары демографик упкында утыра һәм урыслаша бара

Без өйрәнгән биш татар районында да соңгы елларда тискәре демография күзәтелә. Хәтта Чаллы шәһәрен "чолгап алган" Тукай районында да үлемнәр, туучыларга караганда, 55 процентка күбрәк. Зәй, Сарман, Мамадыш районнарында хәлләр күпкә фаҗигалерәк кебек күренә. Туучылар, үлүчеләргә караганда, ике тапкырга азрак. Саба районында табигый кимү 25 процентны тәшкил иткән. Бу Татарстанның уртача күрсәткеченнән (-22 процент) күпкә начаррак саннар. Ике җанисәп арасында халык саны бары Тукай районында гына арткан. Сәбәбе — районара миграция.

Халык санына күзәтү ясаганда, шунысы ачык күренә: татар районнарында татарлар өлеше елдан-ел кими, урыслар саны исә, тизрәк арта яисә акрынрак кими. Әйтик, соңгы ярты гасыр эчендә Тукай районында татарлар өлеше 81дән 67,9 процентка төшкән, урыслар 18дән 28,2 процентка арткан. Сарман районында татарлар 6,6 процентка кимесә, урыслар 3,5 процентка арткан. Шундый ук хәл Сабада да күзәтелә: татарларның гомум саны кимегән вакытта, урыс милләте вәкилләре 16 процентка үскән. Бары Зәй районында гына урысларның саны кимүе теркәлгән.

Икенче нәтиҗә: Санкцияләр район икътисадына йогынты ясый

2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң кертелгән санкцияләр татар районнарына турыдан-туры тәэсир итте.

Мәсәлән, узган ел Зәй районы икътисадының нигезен тәшкил иткән Зәй электр станциясен (Зәй ГРЭСы) модернизацияләү эшен ике елдан соң туктатырга мәҗбүр булдылар. Санкция аркасында районга турбина китерә алмыйлар.

Сугышка кадәр Мамадыш спирт заводы коры азык чүпрәсе җитештереп, аны Европага сата иде. Хәзер заводның хуҗасы "Татспиртпром" экспортның шактый кыенлашуы турында әйтә.

Сарман районында нефть чыгару үсеш алса да, Русиягә карата кертелгән нефть эмбаргосы һәм Мәскәүнең үзле нефтькә ташламалы салымны бетерүе федераль югарылыктан башлап, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәсенә кадәр керемнәрне киметте.

Өченче нәтиҗә: Татар телендә укыту аксый

Татар районнары татар телендә белем бирү белән мактана алмый. Аеруча, Зәй һәм Мамадышта укучыларның чирек өлеше дә татар телендә белем алмый. Саба районында исә мәктәп балаларының яртысыннан күбрәге урысча укый. Сарман һәм Тукай районында вазгыять чагыштырмача берничә процентка яхшырак.

Тукай районы

Халык саны һәм милләтләр

2021 елда Русиядә узган җанисәп вакытында Тукай районында халык саны 28 процентка арткан. Бу төбәкнең Чаллы шәһәрен "чолгап алуы" белән аңлатыла. Бер яктан, күрше районнардан шәһәргә якынрак төпләнүчеләр саны арта, икенче яктан, чаллылар арасында Тукай районы авылларыннан йорт алып яшәүчеләр күбәя.

Тукай районы күренеше

Хәзер районда 46 760 кеше яши. Ике җанисәп арасында татарлар саны 22 процентка арткан. Бүген Тукай районында 31 771 татар (шул исәптән 668 керәшен татары) яши. Шул ук вакытта урыслар саны, татарларга караганда, ике тапкырга тизрәк үсә. Алар 49 процентка артып, 13 209 кешегә җиткән.

Гомум халык саныннан татарларның өлеше елдан-ел кими. 1970 елда биредә татарлар 81 проценты тәшкил иткән булса, 1989 елда — 76%, 2010 — 71,1%, 2021 елда — 67,9 процентка төшкән. Урыслар саны исә, соңгы 50 елда 18дән 28,2 процентка җиткән. Моннан тыш, җирлектә 389 чуаш, 223 башкорт, 173 таҗик милләте вәкилләре көн күрә. Соңгы җанисәптә 214 кеше үзенең милләтен күрсәтмәгән.

Демография

Тукай районында үлүчеләр, туучыларга караганда, 181 кешегә күбрәк булган.

Икътисад

2022 ел ахырына Татарстан икътисад министрлыгы төзегән рейтингта Тукай районы дүртенче урынны били. Районның социаль-икътисадый үсеше Әлмәт, Лаеш, Казаннан гына калыша дип санала.

Тукай районында халыкның яртысы кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә эшли. Икътисадның 30 процентын бизнес тәшкил итә. Җирлектә сәнәгать җитештерүе үсеш алган. “Чаллы-Бройлер”, “Кама Беконы”, Чаллы элеваторы һәм Чаллы икмәк комбинаты кебек эре оешмаларны санарга була.

Быелның беренче яртыеллыгында Тукай районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан районнары арасында иң күп керем алган. Сүз 13 млрд сумнан артык керем турында бара. Тукай районында “Тукай”, “Чаллы кошчылык фабрикасы”, “Чаллы-Бройлер”, “Чаллы-ит” кошчылык фабрикалары кебек иң эре авыл хуҗалыгы оешмалары эшли. Җирлектә нигездә сөт-ит терлекчелеге, дуңгызчылык һәм кошчылык үсеш алган.

Уртача хезмәт хакы

44,6 мең сум.

Эшсезлек

Тукай районында рәсми 52 эшсез теркәлгән. Аларга 534 эш урыны тәкъдим ителә.

Торак бәясе

6,3 млн сум.

Милли мәгариф

Рәсми саннарга караганда, 2022/2023 уку елында Тукай районында укучыларның 48 проценты татар телендә белем алган. Әле бер ел элек кенә бу саннар 43,3 процент дәрәҗәсендә булган. Бу республика районнары арасында югары күрсәткеч санала.

Рәсмиләр соңгы өч елда Тукай районында балалар бакчаларында татар телендә белем һәм тәрбия бирү күрсәткечен нык арттыра алуы турында хисап бирә. Мәсәлән, 2021 ел башында бакчаларга йөрүче балаларның бары 37,1 проценты гына туган татар телендә тәрбияләнгән дип саналса, 2022 елда бу саннар 52,8 процентка, 2023тә — 55,3 процентка җиткән.

Район символлары (байрак/тугра)

Тукай районы туграсы

Тукай районының туграсында көч, ышаныч һәм батырлыкны чагылдыручы алтын арыслан ясалган. Таяк очына беркелгән җиде көмеш сөлге традицион Сабантуй бәйрәме белән берләшкән күпмилләтле халыкның дуслыгын тасвирлый. Туграның зәңгәр аслыгы районның Кама елгасы буенда урнашуын күрсәтә. Алтын төс — байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акылны, көмеш — чисталык, камиллек, үзара аңлашу һәм тынычлыкны аңлата. Районның байрагы тугра рәсеме рәвешендә ясалган.

Шәхесләр

  • Миңнегәрәй Әхмәтшин — 1927-1929 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ТатҮБК/ ТатЦИК) рәисе. 1938 елда репрессияләнә.
  • Харис Моратхуҗин — 1929-1932 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ТатҮБК / ТатЦИК) президиумы рәисе.
  • Рәмзи Низамов — ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
  • Флёра Сафиуллина — тел галиме, КФУ профессоры.
  • Роберт Шәрәфиев — техник фәннәр докторы, Уфа дәүләт нефть техника университеты профессоры.
  • Илназ Рамазанов — татар-башкорт көрәшеннән Дөнья чемпионы, Русия милли көрәш һәм билбаулы көрәше спорт остасы.
  • Раббани Шәрипов — татар-башкорт көрәшеннән Русия, Татарстан чемпионы. Русия спорт остасы.
  • Илдар Әхмәтов — татар эстрадасы җырчысы.

Зәй районы

Халык саны һәм милләтләр

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 11 ел эчендә Зәй районында халык саны 7,4 процентка кимегән. Хәзер төбәктә 53 731 кеше яши. Зәй районы социаль-икътисади яктан күрше Түбән Кама, Әлмәт, Тукай районнарыннан калыша. Шунлыктан халык яхшырак шартлар эзләп күрше районнарга китү ягын карый.

Зәй күренеше

Ике җанисәп арасында татарлар саны 6,6 процентка, урыслар — 9,3 процентка кимегән. Район халкы санының 58 процентын татарлар тәшкил итә. Зәй төбәгендә 31 161 татар (2 734 керәшен татары), 20 602 урыс көн күрә. Моннан тыш, 716 чуаш, 149 әрмән, 126 таҗик яши. Соңгы җанисәптә 371 кеше милләтен күрсәтмәгән.

Демография

Зәй районы кискен демографик упкында утыра. Үлүчеләр, туучыларга караганда, ике тапкырга диярлек күбрәк: 664 үлем очрагына 327 туган бала туры килә. Бала табарга теләүчеләр елдан-ел кимүе күзәтелә.

Икътисад

Район икътисадының нигезен электр энергетикасы тармагы тәшкил итә. Зәй ГРЭСы — Татарстандагы иң зур электр станциясенең берсе. 2020 елда станцияне модернизацияләү, яңа энергетика блогы төзелә башлады. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән санкцияләр Зәй ГРЭСына да йогынты ясады. Аерым алганда, General Electric турбиналар җибәрмәячәге билгеле булды. 2022 елның 7 октябрендә модернизация эше тукталды.

Районда азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате (“Зәй крекеры”, “Зәй шикәре”), төзелеш өлкәсе (“Зәй кирпеч заводы”, “Керамзит”) үсеш алган.

Татарстан социаль-икътисади рейтингында Зәй районы 26нчы урынны били.

Район икътисадының икенче зур тармагы — авыл хуҗалыгы. Быелның ярты елында авыл хуҗалыны җитештерүчеләренең кереме 997 млн сумга җиткән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 7 процентка азрак.

Уртача хезмәт хакы

45,2 мең сум.

Эшсезлек

Зәй районында 42 эшсез бар дип санала. Буш вакансияләр саны — 656.

Торак бәясе

2,4 млн сум.

Милли мәгариф

Зәй районында яшәүчеләрнең 58 проценты татар булуына карамастан, татар телен белем алучылар саны нибары 22,6 процентны тәшкил итә. Бер ел элек бу күрсәткеч 17,3 процент дәрәҗәсендә булган.

Балалар бакчаларында рәсми саннар күпкә яхшырак. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 51 проценты татар телендә белем һәм тәрбия ала дип санала. Ике ел элек бу күрсәткеч 36,5 процент булган.

Район символлары (байрак/тугра)

Зәй районы туграсы

Зәй районы туграсында кояш, тамга, төргәк һәм каз каурые ясалган. Кояш — районның үсеш алган энергетика комплексы "Зәй ГРЭС" электр станциясен, төргәк һәм каз каурые — рухи мәдәнияткә ишарәли һәм борыңгы төрки билге саналган тамга — буыннар дәвамчанлыгын, тарихи хәтер, төбәкнең тарихи-мәдәни мирасы турында кайгыртуын күрсәтә. Кояшны ябып торган яшел өлешләр районның табигый байлыгын, авыл хуҗалыгы сәнәгатенең үсешен символлаштыра. Алтын төс — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы; көмеш — чишмә суы чисталыгы, камиллек, намуслылык, үзара аңлашу, кызыл — батырлык, көч һәм матурлык, бәйрәм, яшел табигатьне, сәламәтлекне, тормыш үсешен һәм өметне аңлата, диелә рәсми аңлатмада.

Район байрагы туграга яраклаштырып ясалган.

Шәхесләр

  • Таҗетдин Ялчыгол — XIX гасыр башында яшәгән татар галиме. Ул "Рисаләи Газизә" белән "Тәварихы Болгария" исемле китаплары белән билгеле.
  • Хатыйп Миңнегулов — әдәбият галиме, педагог, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры.
  • Мөдәррис Әгьләм — халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.
  • Аяз Гыйләҗев — халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе. Тумышы белән Сарман районыннан, бала һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграж авылында уза.
  • Сөббух Рәфыйков — халык язучысы. Аяз Гыйләҗев кебек нахакка гаепләнеп, 20 ел кырыс котыпта яшәргә мәжбүр ителгән шәхес.
  • Рабит Батулла — язучы, драматург, режиссер, артист.
  • Наил Дунаев — Татарстан һәм Русия халык артисты, Тукай бүләге иясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.
  • Федор Симашев — XI Олимпия уеннарының Япониядәге Саппоро шһәрендә узган ярышларында икенче урынны яулап, көмеш приз алган спортчы.
  • Мансур Хәсәнов — Татарстан фәннәр акдемиясенең беренче президенты, тел галиме, профессор.
  • Виталий Агапов — танылган җырчы, продюсер, керәшен татарлары хәрәкәте активисты.

Сарман районы

Халык саны һәм милләтләр

Сарман районында халык саны 5,5 процентка кимегән. Бүген төбәктә 34 655 кеше гомер итә.

Бу шаукым татарларның саны азаюына да китергән. 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләреннән күренгәнчә, районда татарлар саны 6,6 процентка кимегән һәм 31 102 кешегә (410 кеше үзен керәшен татары дип күрсәткән) калган. Шул ук вакытта Сарманда урысларның саны 3,5 процентка арткан. Хәзер районда 3 меңгә якын урыс милләте вәкиле яши. Шулай ук 130 таҗик, 86 үзбәк, 50 азәрбайҗан, 49 башкорт көн күрә.

Сарман күренеше

Демография

Сарман районында да елдан-ел демография кискенләшә бара. Зәй районы сыман үлемнәр туучыларга караганда ике тапкырга күбрәк. 2022 елда 253 бала дөньяга килгән. Бер ел эчендә туучылар 41 кешегә кимгән. Үлемнәр саны исә, 485кә җиткән.

Икътисад

Сарман районында нефть чыгару үсеш алган. Төбәктә “кара алтын”ның берничә чыганагы урнашкан. Элек бу тармакта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең оныгы Тимур Шәймиевнең "Дружбанефть" ширкәте эшләгән иде. Ул елына 20 мең тонна нефть чыгарган. 2016 елда ширкәт ябылган.

Районда азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате үсеш алган. Нефть табуга карамастан, Сарман асылда авыл хуҗалыгы районы булып санала. Җирлектә сөт-ит терлекчелеге һәм дуңгызчылык белән шөгыльләнәләр.

2022 елда Татарстан икътисад министрлыгы төзегән рейтингта Сарман 23нче урынны били.

Уртача хезмәт хакы

44,3 мең сум.

Эшсезлек

Сарман районында 60 эшсезгә 348 буш вакансия туры килә.

Торак бәясе

3,8 млн сум.

Милли мәгариф

Cарман районы мәктәпләрендә укучыларның 51,6 проценты татар телендә беле ала дип санала. Районның 90 проценты татар булуын исәпкә алганда, татарларның яртысы урысча укый дигәнне аңлата.

Балалар бакчаларына йөрүчеләрнең 63,1 проценты исә татар телендә тәрбияләнә.

Район символлары (байрак/тугра)

Cарман районы туграсы

Cарман туграсында сандугач ясалган. Ул иҗатны һәм алга омтылышны аңлата. Башак исә, төбәк тормышында авыл хуҗалыгы зур урын алып торуын күрсәтә. Туграда кара буй белән нефть чыгару тасвирлана. Район байрагы тугра нигезендә эшләнгән.

Шәхесләр

Илһам Шакиров (Яңа Бүләк авылы, хәзерге Тукай районы) — татар халыкның күренекле җырчысы, Габдулла Тукай бүләге иясе.

  • Гөлшат Зәйнашева (Иске Теләнче, хәзерге Тукай районы) — күренекле татар шагыйрәсе, Тукай бүләге иясе.
  • Аяз Гыйләҗев — халык язучысы.
  • Гамирҗан Дәүләтшин — тарихчы галим.
  • Клара Булатова — халык шагыйрәсе.
  • Морад Рәмзи — XIX гасырда яшәгән мәгърифәтче, мөгаллим.
  • Мәдинә Маликова — татар язучысы.
  • Илгизәр Миргалимов — дирижер, КДМИ профессоры.
  • Илтөзәр Мөхәммәтгалиев— Камал театры актеры, Татарстан атказанган артисты.
  • Рифхәт Сәхәбетдинов — техник фәннәр докторы, профессор.
  • Зөһрә Сәхәбиева — күренекле татар җырчысы, мөгаллим, Татарстан халык артисткасы.
  • Адлер Тимергалин — татар язучысы, тәрҗемәче, сәяси золым корбаны.
  • Гөлдания Хәйруллина — җырчы.
  • Зөһрә Шәрифуллина (1956, Сарман) — җырчы. Татарстан халык артисты (1997).
  • Фәрит Яхин — язучы.
  • Нәсим Акмал ― радиожурналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • Нияз Акмал — татар язучысы, шагыйрь.

Мамадыш районы

Халык саны һәм милләтләр

2010-2021 ел аралыгында Мамдыш районында халык саны 9,7 процентка кимегән. Хәзер төбәктә 40 625 кеше көн күрә. Районда татарлар саны 11,5 процентка кимеп, 30 339 кешегә (2 298 керәшен татары) калган. Урыслар саны да азайган, ләкин, татарларга караганда, зур тизлек белән кимү күзәтелми. Хәзер Мамадыш районында 8 655 урыс милләте вәкиле яши.

Җирлектә 505 мари, 457 удмурт, 118 әрмән көн күрә.

Мамадыш күренеше

Демография

Мамадышта 609 үлемгә 303 туу очрагы туры килә. Район халкы картая бара, бала табарга теләүчеләр кими.

Икътисад

Мамадыш районында азык-төлек сәнәгате үсеш алган. Иң зур оешмалардан Мамадыш спирт заводы санала. 2020 елга ул “Татспиртпром” холдингына керде. Завод республикада иң эре ашлыкны кулланучы булып тора һәм ел саен 7,5 мең тоннага кадәр коры азык чүпрәсе җитештерә иде. Моңа кадәр аларны Германия, Польша, Латвия һәм Литвага экспортка җибәрделәр. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, “Татспиртпром” ширкәте чит илләр белән сәүдә кыенлашуы турында хәбәр итте. Бу Мамадыш икътисадына да йогынты ясады.

Моннан тыш, районда Мамадыш май-сыр комбинаты эшли.

2023 елның беренче ярты елында районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2,5 млрд сум күләмендә керем алган. Бу узган елдан 16 процентка күбрәк.

2022 елда Татарстан икътисад министрлыгы төзегән рейтингта Мамадыш 28нче урынны били.

Уртача хезмәт хакы

41,8 мең сум.

Эшсезлек

Мамадыш районында рәсми 46 эшсез теркәлгән. Аларга 91 эш урыны тәкъдим ителә.

Торак бәясе

3 млн сум.

Милли мәгариф

Узган уку елында Мамадыш районында татар телендә белем бирү дәрәҗәсе 23,8 процентны тәшкил иткән, гәрчә, татарларның саны 74,6 процент булса да. Бер ел элек татарча укыту күрсәткече югарырак — 25,1 дәрәҗәсендә булган.

Татар телендә тәрбия бирү күрсәткече 54,6 процентка җиткән.

Район символлары (байрак/тугра)

Мамадыш районы туграсы

Мамадыш районының туграсы Казан губернасының Мамадыш өяз шәһәренең тарихи туграсы нигезендә эшләнгән. Туграның төп өлешен яшел төс алып тора, ул табигатьне, өмет, сәламәтлек һәм язны символлаштыра. Анда кызыл тасма белән бәйләнгән бодай көлтәсе ясалган. Бу бердәмлекне күрсәтә. Көмеш ураклар районның авыл хуҗалыгы юнәлешен тасвирлый. Тугра нигезендә ике дулкынлы линия — көмеш һәм зәңгәр чәчәкләр урнашкан. Зәңгәре — Кама һәм вак елгаларны, көмеш — Нократ елгасын символлаштыра. Байрак тугра рәвешендә ясалган.

Шәхесләр

  • Миңгол Галиев— татар җырчысы, тенор, мөгаллим, Татарстанның халык артисты.
  • Рәис Даутов (1928-2007) – татар язучысы, тәрҗемәче, әдәбият белгече, мөхәррир, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (Шәмәк авылы).
  • Иван Егоров — Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының идарә җитәкчесе, “Ак Барс» холдинг” ширкәте җитәкчесе.
  • Әлфәт Закирҗанов — әдәбият галиме, фән докторы.
  • Нәҗип Нәккаш — әдәбият галиме, нәкышчы, рәссам, Тукай бүләге иясе.
  • Нәзифә Кәримова — журналист, язучы, Татарстан атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • Шәйхи Маннур — язучы.
  • Ринат Мөхәммәдиев — язучы, Тукай бүләге иясе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
  • Фәннүр Мөхәммәтҗанов — Камал театры артисты.

Cаба районы

Халык саны һәм милләтләр

Ике җанисәп арасында Саба районында халык саны әллә ни үзгәрмәгән. Бары 1,4 процентка кимеп, 30 586 кешене тәшкил иткән. Авыл тормышы белән көн күрүче районда татарларның саны 94,5 процентка җитә. Бу Татарстанның “саф татар районы” дип йөртелгән районнарның берсе. 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 11 ел эчендә урыслар саны 16 процентка арткан. Шуңа да карамастан, Сабада 1 156 урыс милләте вәкиле генә яши. Моннан тыш, районда 186 удмурт, 20 башкорт көн күрә.

Саба күренеше

Демография

2022 елда Саба районында 371 кеше үлгән һәм 296 бала дөньяга килгән. Башка районнар белән чагыштырганда, үлүчеләр белән туучылар арасында андый зур аерма булмаса да, Сабада бала табучылар саны нык кимегән. Бер ел эчендә 76 балага азрак туган. Бу, 2021 елдан караганда, дүрттән бергә азрак дигән сүз.

Икътисад

Саба районы икътисады нигездә авыл хуҗалыгына корылган. Шулай да төбәктә сәнәгать оешмалары да эшли. Шәмәрдән ит комбинаты, йон фабрикасы, “ВАМИН-Саба” (“ВАМИН-Татарстан” филиалы), Саба урман хуҗалыгын санарга була. Соңгысы районда иң эре оешма дип санала. Ул Татарстанда иң зур урман массивына ия. Аның базасында урман селекция-орлыкчылык үзәге дә эшли. 2019 елда “Яблоко” фиркасе гаризасыннан соң Татарстанның Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе “Саба урман хуҗалыгы” һәм “Саба урманнары” арасындагы килешүне җинаятьчел дип бәяләде. 2016-2018 ел аралыгында узган дәүләт контрактларыннан республика бюджеты 0,5 млрд сум югалтулар кичерүе ачыкланды. Саба Урман хуҗалыгы белән совет елларында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның әтисе Нургали Миңнеханов идарә итте. Соңрак 10 ел дәвамында хуҗалык белән аның улы Рәис Миңнеханов җитәкчелек итте. Хәзерге вакытта ул Саба районын җитәкли.

2018 елда бөлгенлеккә чыккан “ВИМ-Авиа” федераль авиа ширкәтенең юридик адресы Байлар Сабасында теркәлүе ачыкланды.

Cаба районында сөтчелек, терлекчелек алга киткән. Рәсми саннарга караганда, 2023 елның ярты елында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2,6 млрд сум керем алган. Бу узган елдан 10 процентка азрак.

Уртача хезмәт хакы

41 мең сум.

Эшсезлек

Саба районында 72 эшсез бар. Буш вакансияләр саны — 148.

Торак бәясе

2 млн сум.

Милли мәгариф

“Саф татар районы” булуына карамастан, Саба районында укучыларның 40,2 проценты гына татар телендә белем ала. Ягъни, мәктәпләрдә балаларның яртысы да фәннәрне туган телдә үзләштерми дигән сүз.

Балалар бакчаларында вазгыять башка: татар телендә тәрбия бирү 94,5 процент дәрәҗәсендә. Бу Татарстан районнары арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.

Район символлары (байрак/тугра)

Саба районы туграсы

Саба туграсында алтын кыр фонында яшел чыршы сурәтләнгән, чыршы төбеннән ике якка киңәеп киткән ак каймалы дулкынлы күк буйлар сузылган, алар Сабаның төп су чыганаклары — чишмәләрне күрсәтә. Туграның символикасы районда урман хуҗалыгының икътисади яктан мөһим роль башкаруын бәян итә. Байрак туграга охшатып ясалган.

Шәхесләр

  • Азат Әхмәдуллин — әдәбият галиме, филология фәннәре докторы.
  • Фәүзия Бәйрәмова — язучы, җәмәгать эшлеклесе.
  • Әбрар Кәримуллин — галим, китап белгече.
  • Дами Исхаков — тарихчы галим.
  • Шәүкәт Биктимеров — Татарстанның һәм СССРның халык артисты, Станиславский һәм Тукай бүләге иясе.
  • Аллаһияр Вәлиуллин – композитор.
  • Хөснулла Вәлиуллин — композитор, Тукай бүләге иясе.
  • Марат һәм Камил Гәрәевләр — продюсер, "Барс-Медиа" ширкәтенә нигез салучылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!