Башкорт милли хәрәкәтенең чит илдәге комитеты башкорт азатлык гаскәре оештыруын игълан итте

Руслан Габбасов. Архив фотосы

Башкорт азатлык армиясе Украинаның кораллы көчләре нигезендә оештырыла һәм Украинада барган хәрби хәрәкәтләр чорында аның хәрби җитәкчеләренә буйсына дип искәртелә.

Башкорт милли хәрәкәтенең чит илдәге комитеты башкорт азатлык гаскәре оештыруын игълан итте. Бу хакта комитетның телеграм каналы хәбәр итә. Бу – Башкортстан республикасын һәм аның бөтен күпмилләтле халкын яклау өчен эшләнә диелә.

Башкорт азатлык армиясе Украинаның кораллы көчләре нигезендә оештырыла һәм Украинада барган хәрби хәрәкәтләр чорында аның хәрби җитәкчеләренә буйсына дип искәртелә.

Комитет башлыгы Руслан Габбасов имзалаган фәрманда әйтелгәнчә, гаскәрне оештыру – Русиядә, аеруча Башкортстан республикасында сәяси һәм икътисади хәлнең начарлануы, күпләп хосусый хәрби ширкәтләрнең барлыкка килүе, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның республикага әйләнеп кайтуы һәм тыныч халыкны куркыныч астына куюы белән бәйле.

“Башкорт милли хәрәкәтенең чит илдәге башкарма комитеты әгъзасы Илшат Киньябаевка Украинага барырга һәм башкорт азатлык армиясен оештыру эшен йөкләтергә”, диелә фәрманда.

Быел май аенда Украина саклану министры Алексей Резникның башкортларга язылган мөрәҗәгате таралды. Резник башкортларны "үз кешеләрен Украинадан алып китәргә" чакырды. Ул Русиядәге башкортларның һәм башка халыкларның тел ягыннан кысылуын да искәрткән иде. Украина саклану министры сугышта үлгән башкортлар башкорт субъектлыгын һәм башкорт теле мәсьәләсен хәл итүгә ничек булыша дигән сорау бирде. Руслан Габбасов әлеге мөрәҗәгать "рашист пропагандасы белән башы әйләнгәннәрнең" күзен ачар дип өметләнүен җиткергән иде.

  • "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" 2023 елның март башында чит илдәге башкорт сәяси эмигрантлары тарафыннан оештырылды. Аның төп максаты "Башкортстан республикасы бәйсезлегенә әзерләнү" дип әйтелә. Комитет "Русиянең бәйсез Украинага каршы башлаган агрессив сугышын катгый хөкем итә һәм Русия агрессиясенә дучар булган Украина халкына теләктәшлек белдерә".
  • Комитет җитәкчесе итеп чит илдә “Башкорт милли сәяси үзәге”нә нигез салган Руслан Габбасов билгеләнде. Комитетка башкорт сәяси мөһаҗирләре – Шамил Амангилдин, Айгөл Лион, Илшат Киньябаевлар керде.
  • Март ахырында комитет Башкортстанның барлык халкына Русиянең Украинага каршы агрессиясен хөкем итәргә һәм Путин режимы белән хезмәттәшлек итүдән баш тартырга чакырып мөрәҗәгать итте.
  • 14 апрельдә үзләрен "Бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем һәм "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" бер-берләрен тану һәм хезмәттәшлек турында декларация имзалады. Милли хәрәкәт лидерлары Татарстан белән Башкортстан чикләренең кагылгысызлыгын тану турында килеште. Документта Башкортстандагы татарлар, Татарстандагы башкортларның сәяси, тел һәм милли-мәдәни хокуклары үтәләчәге дә әйтелә. "Бәйсезлек алу эшендә без көндәшләр түгел, көрәштәшләр, чөнки азатлыгыбыз һәм лаеклы тормышыбызга йөзләгән еллар аяк чалган империя – безнең дошманыбыз", дигән иде "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!