Кубада кеше белән сәүдә итүчеләр челтәрен ачыклаганнар, аның әгъзалары Русиядә яшәүче кубаларны Украинадагы сугышка җибәргән

Иллюстратив фото

Май аенда "Рязанские ведомости" газеты Кубаның берничә ватандашы Русия кораллы көчләре белән контрактлар имзалап, Украинадагы сугышка китте дип язып чыккан иде. Куба хакимиятләре биргән мәгълүмат әлеге хәбәр белән бәйлеме – билгеле түгел. Әлегә Һавана белдерүенә Русия хакимиятләре җавап бирмәде.

Куба хакимиятләре кешеләр белән сәүдә итүче җинаятьчел челтәрне ачыклаган, аның әгъзалары Куба ватандашларын Русия ягында сугышу өчен Украинадагы сугышка җибәргән. Бу хакта Куба тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә әйтелә.

Министрлык мәгълүматынча, җинаятьчел челтәр Русиядән торып эш иткән. Янәсе, аның әгъзалары Русиядә һәм "хәтта Кубада яшәүче" кубаларны Украинадагы "махсус хәрби операция"дә катнашучы кораллы көчләр рәтенә җәлеп итәргә тырышкан.

Бу эшчәнлеккә катнашы булган затларга җинаять эшләре ачылуы әйтелә.

Куба хакимиятләре "Илнең имиджын каралту һәм безне без катгый рәвештә кире кага торган гамәлләрдә катнашучы итеп күрсәтү өчен, Куба дошманнары дөрес булмаган мәгълүмат тарата", дип тә искәртте.

Reuters агентлыгы "Рязанские ведомости" газетының май ахырында чыгарган хәбәренә игътибар иткән. Анда Кубаның берничә ватандашы Русия кораллы көчләре белән контрактлар имзалап, Украинадагы сугышка китте дип язылган.

"Бүген Куба Республикасының берничә ватандашы сайлап алу пунктыннан Русия гаскәрендә контракт белән хезмәткә китте. Кубалар "махсус хәрби операция" урынында безнең илгә булрычларын үтәргә булышырга теләүләрен әйтә, кайберләре киләчәктә Русия ватандашлары булырга да тели", диелә анда.

Куба тышкы эшләр министрлыгы биргән мәгълүмат әлеге хәбәр белән бәйлеме – монысы билгеле түгел. Әлегә Һавана белдерүенә Русия хакимиятләре җавап бирмәде.

  • 3 сентябрьдә Британия саклану министрлыгы үзенең көндәлек күзәтүендә Русия хакимиятләре күрше илләр ватандашларын сугышка җибәреп, кораллы көчләренең санын арттырырга тырыша, дип искәрткән иде. Оешма Әрмәнстан һәм Казакъстандагы онлайн-игъланннарны моңа мисал итеп китерде. Бу игъланнарда хәрби хезмәткә кергәндә беренче түләү – 495 мең сум, алга таба хезмәт хакы һәр ай 190 мең сум булачак, дип язылган
  • Шулай ук хокук яклаучылар Калуга өлкәсендә Русия ватандашлыгы алырга теләүче чит ил ватандашларының документларын кабул итмиләр, алардан башта хәрби хезмәткә контракт имзалауны таләп итәләр, дип сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!