13 сентябрьдә башланачак Татар яшьләре көннәренә Русиянең 23 төбәгеннән 150 делегат киләчәк. Елдан-ел җыенда катнашучы төбәкләр саны кими бара. Мәсәлән, 2020 елда Казанга Русиянең 32 төбәгеннән татар яшьләре килгән булган. Моның сәбәпләрен бүген оештыручылар журналистларга аңлатты.
Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте башкарма мөдире Миләүшә Шәрәпова сүзләренчә, татар яшьләренең аз килүе җыенның җәй аенда уздырылмавына бәйле.
“Кызганыч, җыен көзге айларга күчте. Татар яшьләре көннәрендә катнашучыларның күбесе студентлар. Укуны калдырып булмый. Шуңа күрә аларның саны кими”, диде ул.
Аның сүзләренчә, күптән түгел Татарстан яшьләр министрлыгында бу мәсьәлә күтәрелгән. Киләсе елда Татар яшьләре көннәре җәй көннәрендә һәм озаграк узар дип көтелә.
“Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Наилә Галиева соңгы елларда төбәкләрдәге татар активистлары Казанга күчте, шуңа җыенда азрак төбәк катнаша дип саный.
“Беренчедән, күп төбәкләрдән яшьләр Казанга күчте. Шундый тенденция бар, форумнардан соң лидерлар, актив татарлар Казанга күчәргә тели. Соңгы елларда төбәкләрдәге оешма җитәкчеләре монда яши башлады. Алар үзләренә алмаш таба алмадымы, юкмы — берничә мохтарияттән кеше килә алмый. Икенчедән, безнең җыен белән бер вакытта Новосибирски шәһәрендә татар яшьләренең Себер форумы уза. Алтай, Томски кебек төбәкләр шунда барачакларын әйтте”, диде ул.
Быел Татар яшьләре көннәре 13-17 сентябрьдә “Волга” яшьләр үзәгендә узачак. Җыен 33нче тапкыр оештырыла. Форумда барлыгы 150 кеше катнашачак. Җыенның ачылышы Казандагы “Урам” паркында булыр дип көтелә.
Беренче Татар яшьләре көннәре 1990 елның 17-28 июнь көннәрендә уза. Анда 400 делегат катнаша. Җыенда "Азатлык" берлегенә нигез салына. Яшьләр көннәренең төп максаты – татар милләте өчен тигезлек, Татарстан мөстәкыйльлеге, тел мәсьәләсе, дип сөйләгән иде аны оештыручыларның берсе Ирек Гариф Азатлыкка. Ул вакытта чараны оештырырга Казандагы кайбер заводлар ярдәм иткән. Хәзер Татар яшьләре көннәре тулысынча дәүләт карамагына күчте.
Узган ел Татар яшьләре көнен оештыручылар җыенның максаты үзгәрде дип белдерде. Татарстанга мөстәкыйль таләп итү урынына телне һәм гореф-гадәтләрне саклауганы алга чыгаралар.
Соңгы елларда чарага чит илдән яшьләр килми. Моны "илдәге сәяси вазгыять" белән аңлатып килделәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!