Ветеринарлар терлек асраучыларны, хайван тотучыларны йөреп чыгачак, терлекне, этләрне һәм песиләрне вакциналаячак диелә. Әлегә котыру чиренең кайдан һәм ничек килеп чыгуы билгеле түгел.
Башкортстанның Чишмә районы Ар авылында котыру чире белән бәйле карантин игълан ителгән. Бу фәрманны республика башлыгы Радий Хәбиров имзалаган, дип җиткерә "Коммерсантъ".
Авыру авылда яшәүче Равил Камалов хуҗалыгында чыккан. Фәрманга күрә, биредә авыру һәм котыру чире йоктырырга мөмкин булган хайваннарны дәвалау тыелган, шулай ук бирегә алты ай алдан котыру чиреннән вакцина ясатылмаган хайваннарны кертергә ярамый диелә.
Авылда ветеринарлар терлек асраучыларны, хайван тотучыларны йөреп чыгачак, терлекне, этләрне һәм песиләрне вакциналаячак диелә. Әлегә котыру чиренең кайдан һәм ничек килеп чыгуы билгеле түгел.
- Август ахырында Татарстанның Лениногорски кошчылык фабрикасында кош кизүе чыккан иде. Тавыклар 25 августта ук үлә башлаган. Чир таралу куркынычы булганга, кошчылык фабрикасыннан 55 километр радиуста карантин кертелде, бу зонага республиканың тугыз районы эләгә.
- 9 августта кош гриппын Уфа янында – Авдон авылындагы "Башкирская" кошчылык фабрикасында тапканнар иде. Ул чакта Татарстанда биредә җитештерелгән 300мең йомырканы сатудан алдылар. Татарстан республикасы җирләре куркыныч яный торган зонага кертелмәгән иде. Уфа районындагы Авдон авылыннан Лениногорски кошчылык фабрикасына кадәр ара – 240 километр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!