Cоңгы биш елда Татарстан суверенитеты көненең милли вакыйгасына әйләнгән Tat Cult Fest (TCF) заманча татар музыкасы фестивале быел үткәрелмәде. Җыенның гомере кыска булды. Аның урынына быел түрәләр "ДәртФест" дип аталган фестиваль оештырды. Бу TСF-га охшаш җыен булса да, моны бәйсез һәм шәһәр мәдәниятенә генә корылган проект дип атап булмый.
2018 елдан башлап 30 августта Казан Кирмәнендә узган (2022 елда Милли китапханә биләмәсендә оештырылды) Tat Cult Fest заманча милли иҗатчыларны берләштерә алды, шәһәр татар мәдәниятенең яңа вәкилләрен җәлеп итте, Австралиядән Зуля Камалова, Финляндиядән Başkarma төркеме кебек заманча музыкантларны җыя алды. "ДәртФест"та исә, эстрада җырчылары да күренде.
Your browser doesn’t support HTML5
Tat Cult Fest проектын туктатуда дәүләтнең турыдан-туры катнашы юк дип әйтелде. Фестивальне оештыручыларның берсе, Creeptone Media продюсерлык ширкәте башлыгы, Tat Cult Fest сәүдә маркасы иясе Адел Садрутдинов 30 август — Татарстан суверенитеты көнендә мөстәкыйльлеген югалткан республикада бәйсез проектны тормышка ашырып булмый диде. Сугыш башланганнан соң ул гаиләсе белән Русиядән китте. Хәзерге вакытта алар Европада яши.
Tat Cult Fest-ның узмавында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова нәкъ менә Адел Садрутдиновны гаепләп чыкты.
"Монда чынлыкта проблем былтыр башланды — Адел брендны үз исеменә, үз ширкәтенә теркәгән. Без былтыр шуның аркасында кыенлыкка очрадык — бу көндәшлек мәсьәләсен чикли", диде ул.
Tat Cult Fest-ны Садрутдинов белән берлектә оештырган продюсер Ильяс Гафаров Аделны TCF исемен "беркем белән киңәшләшмичә" үз оешмасына теркәде, "үзен фестивалнең хуҗасы дип атады" дип ризасызлыгын белдерде.
Азатлык Адел Садрутдинов белән элемтәгә керде. Әңгәмә барышында ул фестивальнең ни сәбәпле оештырудан баш тартуы, бәйсез проектларның юкка чыгарылуы, сәясәттә катнашмаган активистларга да репрессия янавы хакында сөйләде.
— Иң элек шуны әйтергә тиешмен: мин берәүне дә бернинди гамәлләргә дә өндәмим, һәркем үзе өчен үзе хәл итә. Мин хезмәттәшләремнең эшчәнлегенә, гамәлләренә дә аерым бәя бирмим, бары тик кайбер фикерләрем белән генә уртаклаша алам, — диде ул әңгәмә башында.
— Адел, сезне Tat Cult Fest-ның брендын үзләштерүдә, аңа "хуҗа булуда" гаепләделәр. Боларга ничек җавап бирерсез?
— Беләсезме, үзеңне аклау өчен теләсә нәрсә сөйләргә була. Чынлыкта проектны чынга ашыру максатыннан зур такым җыелган иде. Берәүләр килә, берәүләр китә — бу табигый эш барышы. Такымның һәр кешесе дә матди як өчен җаваплы түгел, үз акчасын проектка кертми, үз өстенә зур җаваплылык алмый, бурычларга керми. Продюсерлар һәм такымның җаваплылыгы төрле дәрәҗәдә, төрле максатларга юнәлгән. Әлбәттә, барлык сораулар да һәр кеше белән сөйләшенә алмый. Һәр эштә кемдер җаваплы булырга һәм соңгы сүзне әйтергә тиеш.
Беренчедән, сәүдә маркасын саклап калуның кирәклеге турында хезмәттәшләр белән күп тапкырлар сөйләштек. Шулай да, соңгы моментта бу килешүдән читкә киттеләр. Моны инкяр итү авыр, чөнки интернет һәр нәрсәне хәтерли. Тауар билгесен теркәгәндә гариза биргәннән соң 8 ай үтә. Бу вакыт эчендә бернинди сораулар тумады.
Икенчедән, бренд безнең ширкәт такымы тарафыннан эшләнде. Моны аңлау өчен фестивальның беренче реклам кампанияләрен, тәкъдим ителгән логотипларын карап чыгарга була.
Уңышлы проектны тартып алырга теләячәкләре минем өчен ачык иде
Өченчедән, фестивальны уздыру барышында уңышлы проектны тартып алырга теләячәкләре минем өчен ачык иде. Аңа кул сузучылар һәрвакыт булды. 2022 елгы фестивальне генә искә алыйк: татар мәдәнияте фестивален оештыру өчен Мәскәү ширкәтенә акча бирелде. Уйлап карагыз шуны. Якланган бренд безгә фестивальны адәм көлкесенә калдырмаска ярдәм итте.
Дүртенчедән, бу проектка мин биш ел гомеремне һәм сәламәтлегемне бирдем. Үзем илдән киткәч, ТСF-ның пропаганда коралына әверелүен теләмим. Бу минем такым алдында тоткан җаваплылыгым, ә ул такымның күпчелек вәкилләре шулай ук үз исемен пропаганда белән бәйләргә теләмәс иде.
— Tat Cult Fest-ның оештырылмавын сез дәүләткә бәйле түгел, аның мәгънәсе юкка чыкты дип аңлаткан идегез. Бу алдан кабул ителгән карармы?
— Миңа калса, Мәскәүнең шәхси мәнфәгатьләренә яраклаштырып Конституцияне үзгәрткән вакытта, без халыкны суверенитет көнен бәйрәм итәргә чакыра алмыйбыз. Әгәр Конституция гади формаль канун гына икән, нигә аны үзгәртергә? Анда безнең сугышны хупламавыбыз турында әйтелгән иде. Шәхсән минем өчен бу дата үз мәгънәсен югалта.
БУ ТЕМАГА: Tat Cult Fest быел уздырылмаячак— Күптән түгел Telegram каналларның берсендә "әләк"кә охшаган пост чыкты. Анда сезнең Татарстан мәдәният министрлыгыннан акча алып ятуыгыз, чит илгә китеп cәяси постлар куя башлавыгыз, бу куәт оешмаларында сораулар тудыруы турында язылды. Tat Cult Fest оештыручыларына хакимиятнең басымы булмадымы?
— Шуны әйтергә кирәк: әлеге постка күп тапкыр төзәтмәләр кертелде. Нәтиҗәдә, миңа зыян сала алырдай барлык фактларны алып куйганнар. Бигрәк сәләтсез язылган материал. Моның ялган икәнен, банктан хисаплама алып, җиңел генә тикшерергә була. Бу каналның авторын мин беләм, аның максатлары шулай ук миңа аңлашыла. Без коммерцияле оешма буларак эшләдек. Безгә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төрле юнәлештәге хезмәт күрсәтүне сорап, төрле оешмалар мөрәҗәгать итә иде. Нигездә бу коммерцияле яки коммерцияле булмаган оешмалар.
Гомумән, бу бик сәер фикерләү: хакимият бит акчаны түрәләрнең кесәсеннән чыгарып бирми
Без клиентларыбызга акчаның каян килгәнен һәрвакыт белеп бетерә алмыйбыз. Иң мөһиме шул: без үзебезгә оят булырдай берни эшләмәдек. Әйләнештә булган акчалаларның аз өлеше генә дәүләтнеке иде. Гомумән, бу бик сәер фикерләү: хакимият бит акчаны түрәләрнең кесәсеннән чыгарып бирми. Бу бит халыктан салым буларак җыелган бюджет акчалары. Фестивальга керү һәрвакытта бушлай иде. Кунаклар санына һәм ТСF-ны цитаталауга күз салсак, акчалар дөрес тотылган дигән нәтиҗә ясыйбыз. TCF күпсанлы сыйфатлы проектлар өчен дә башлангыч булды. Бу дәгъва нигезсез. 2021 елда без горурланырлык фестиваль оештырдык, ләкин без аннан бик зур бурычлар белән чыктык.
— TCFның барлыкка килүе тарихын, аның концепциясе турында сөйләгез әле. Бу идея кайчан туды? Әлеге проектта сезнең роль нинди иде?
— Заманча татар мәдәнияте вәкилләрен бер мәйданга җыйган зур чара оештыру идеясе 2016 елда барлыкка килде. Моңа ихтыяҗ зур иде. Безне нәкъ менә төрле юнәлештә, жанрларда һәм төрле сәнгать төрләрендә иҗат итүче яңа буын артистлары кызыксындырды. 2018 елга кадәр без республика җитәкчелегенә, әлеге фикеребезне финанс яктан хуплауларын теләп даими мөрәҗәгать иттек. Шул ук елда безне ниһаять ишеттеләр, бу үз нәтиҗәсен бирде һәм безгә матди ярдәм күрсәтелде.
Фестивальнең концепциясе бик гади: эчтәлегендә милли һәм җирле үзбилгеләнү булган, Татарстанның яшьләрчә шәһәр сәнгатен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү. 30 август — бу максатларга иң туры килгән көн: Казанга республиканың аутентик, шул ук вакытта актуаль сәнгате белән танышырга теләгән күпсанлы туристлар килә. Бәйрәм көнендә бөтен шәһәр халкы да үзәккә агыла. Чараны уздыру урынына килгәндә, ул вакытта кулыбызда булган инфрастуктура һәм бюджетны карасак, безнең өчен Казан Кирмәнен сайлаудан башка альтернатива юк иде. Техник яктан тәэмин итүне дә Кирмән өлешчә үз өстенә алды. Шул ук вакытта бу символик урын, диварлар артына яшерелгән шәһәрнең йөрәге. Гомумән, бу көннәрдә бу урында уза торган чаралар — үзенә күрә манифест та.
Your browser doesn’t support HTML5
— Һәм быел 30 августта Tat Cult Fest урынына Казан Кирмәнендә "ДәртФест" җыены узды. Аның концепциясе "альтернатив" иҗат әһелләре белән беррәттән эстрада җырчыларына да мәйдан бирү. Бу Tat Cult Fest-ны алыштыра аламы?
— Минемчә, бу — хисап тотар өчен генә оештырылган чираттагы проект. Саный китсәң, ел буена дистәләгән андый проектны атарга була. Аларның максаты нәрсәгәдер тәэсир итеп, нидер үзгәртү түгел, алар, киресенчә, агымдагы вазгыятькә яраклашалар. Анда цензура көчле, програм югарыдан төшерелә. TCF-ның моңа бернинди катнашы юк.
— 2017 елдан соң бик күп татар проектлары барлыкка килде. Хәзер бу хәрәкәт сүрелә барган кебек тоелмыймы?
— 2017 елдан соң чыннан да яңа татар дулкыны дип атарлык күренешләр булды. Яңа продюсерлар калкып чыкты, индустрия һәм көндәшлек оеша башлады, яңа мәйданчыклар ачылды, яңа чаралар эшләнде. Казан Русиянең мәдәни харитасында ешрак күренә башлады. Берникадәр вакыттан без инде халыкара мәйданда да урын тота алыр идек — моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар иде. Ә хәзер нәрсә? Бу хурлыктан котылыр өчен безгә күпме вакыт кирәк булыр икән?!
— Татарстанда татар белгечләрен проектлардан читләштерәләр. Дәүләт үз контролендә тота алмаган кешеләр белән эш итмәү ягын карыймы? Гомумән, хәзер бәйсез татар проектлары үсеш ала аламы?
— Мин кайдадыр "идән астында" ниндидер иҗади активлык алып барыладыр дип уйламыйм. Ачык иҗади проектларга карата цензура көннән-көн арта. Хәзерге вәзгыятьтә бәйсез иҗатны бары тик сәясәткә кагылмаганда гына күзаллап була. Ул очракта безнең мәдәниятебез өчпочмак һәм түбәтәйгә генә терәлеп калмасмы?
— Cугыш башлану белән бәйсез журналистларга һәм активистларга басым башланды. Соңрак үз фикерен әйтүче сәнгать әһелләренә чират җитте. Нәтиҗәдә, бүген язучылар да, тарихчылар да авызын япты. Җырчылар исә, Украина сугышын хупласа гына карьера төзи ала. Бүгенге репрессив машина сәясәттә катнашмаган татар теле һәм мәдәнияте активистларына килеп җитмәсме? Алар үз чиратын гына көтеп утыра кебек тоелмыймы?
Татарның үзаңын юк итү — Мәскәүнең беренчел максаты
— Бүген без режимның хәтта үзенә якын булган кешеләрне изүен дә күзәтәбез. Бу табигатьтәге кебек: иң агрессив вирус барысыннан да беренче үлә, чөнки ул вирус йоктыручыны юкка чыгара. Әлеге процессларда бернинди дә идеологик мантыйк һәм стратегия билгеләнмәгән. Бу — абсолют очраклылык. Әлбәтттә, татар үзаңын юк итү — Мәскәүнең беренчел максаты. Минем фаразлавымча, Татарстандагы күпчелек халык үзләре үк сизмәстән сугыш риторикасына тартылачак: башта бер-берсенә ияреп, аннан бөтенләй тәнкыйди фикерләүне югалтып. Басым астына эләгү өчен активист булырга кирәкми, үчле күрше әләге корбаны булу да җитә. Артистлар, галимнәр, эшмәкәрләр — аерма юк. Шуңа күрә хәзер сүзен әйтмәгәннәр соңрак шик астына эләгә алачак. Чөнки бер заман алар да дәшә башларга мөмкин бит. Шуңа күрә паранойялы режимга алардан алдан котылып кую җиңелрәк. Мин шулай уйлыйм.
— Татарстаннан чит илгә китүегезнең сәбәбе дә шулмы?
— Гаиләмнең иминлектә яшәвен телим. Кызымның мондый шартларда үсүен теләмим. Анда калу минем өчен җинаятькә тиң булыр иде. Мәскәүнең чынбарлык белән элемтәсен югалтуы аркасында кардәш халыкларны үтерергә юллаган ил ватан була аламы?
— Соңгы вакытта сез социаль челтәрдә сәяси постлар куя башладыгыз. Зеленскийның Русияне Московия дип үзгәртү идеясен хуплавыгыз, Русиянең беркайчан да федерация була алмаячагын, Украина һәм башка халыкларга репарация түләтү, Русия биләмәләрен 552 елгы чиккә кайтару турында яздыгыз. Бу фикерләр сугыштан соң мөһаҗирлеккә киткәч тудымы? Бу идеяларның тормышка ашуына ышанасызмы?
— Билгеле, бу шәрехләүдә сарказм бар инде. Хәтерлисезме, Путинга янәсе Украина булмаган ниндидер харита күрсәткәннәр иде. VI гасырдагы харитага карагыз. Анда Русиянең барлыгына бер ишарә дә юк. Алайса бу дәүләтнең кануни булуын нәрсә билгели?
Русия империясенең федерация була алуына ышанмыйм. Мәдәниятне саклау өчен автономия булдырудан башка юл күрмим
Мине Казакъстан тәҗрибәсе илһамландыра. Казакъстан яшьләре музыка һәм шигърият аша казакъ телен заманага ярашлы, модалы иттерә алган. Казакъ стиле бар. Якын киләчәктә Казакъстан элекке совет дәүләтләре арасында сәнгать мәдәниятен тышка чыгара алачак илгә әверелер дип уйлыйм. Бу бит 30 еллык суверенитет. Ә бездә дәүләт теле факультативка калды. Кайчандыр Төркиядә теләнмәгән көрд теленә әйләнмәсме ул? Көрдләр бит шулай ук сан ягыннан икенче халык. Русиядә яшәгән башка халыкларның телләре ни хәлдә? Аларны бөтенләй юк итәр өчен тагын күпме вакыт кирәк? Мин чыннан да Русия империясенең федерация була алуына ышанмыйм. Мәдәниятне саклау өчен автономия булдырудан башка юл күрмим. Ләкин шул ук вакытта Украинага ирекнең ни кадәр кыйммәткә бирелүен күрәм. Мин Русия халыкларына андый киләчәк теләмәс идем.
Бәлки, Русия тыныч кына таркалып, федератив дәүләт буларак яңадан оеша алыр?! Германиянең андый уңай тәҗрибәсе бар, мәсәлән. Бу очракта дәүләт җирләргә бүленми, ә ирекле җирләр, өлкәләр бер дәүләткә берләшә. Әлеге җирләр булмаса, дәүләт тә юк. Моның өчен безгә колониаль фикерләүдән һәм гадәтләрдән арынырга кирәк.
Кызганыч ки, Мәскәүдә яшәүчеләр арасында МКАД артында томана һәм надан кешеләр яши дип уйлаучылар, шул рәвешле үз шәһәрләренә мәхәббәтен аңлатучылар шактый. Ләкин бу колониализм күрсәткече һәм ул куркыныч наданлыкка ишарәли. Казакъстанда урнашкан Казан турындагы шаярулар? Ә Мәскәү, мәсәлән, Хакасия яки Кабарда-Балкар турында нәрсә белә? Тываның бөлгенлеккә төшкәнен ничек аңлата ала? Аларның бездә эше юк. Бу аерым бер Мәскәү кешесенең ихтыяры түгел, бу метрополиянең башка халыкларга карата булган системлы мөнәсәбәте. Бу бит әле Мәскәүдән читтә яшәүче урысларга да кагыла. Барыннан элек үзара канлы көрәш алып барачак һәм хакимиятне үз кулына алырга теләячәк криминал даирәләрдән котылырга кирәк.
Your browser doesn’t support HTML5
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!