БМО вәкиле: Җәфалаулар – Русиянең Украинага каршы сугышында сәясәтнең бер өлеше булып тора

Херсонда русияләр оештырган җәфалау урыны дип фаразланган бүлмә

Эдвардс туплаган белешмәләрдән күренгәнчә, җәзалаулар арасында колакка һәм җенес органнарына ток суктыру, кыйнау, суда тончыктыру, җенси көчләү бар.

Русия хәрбиләренең украин әсирләрен җәфалаулары системлы дәрәҗәгә җиткән. Бу исә җәфалаулар - Русиянең Украинага каршы сугышы сәясәтенең бер өлеше дип әйтергә мөмкинлек бирә. Бу хакта БМОның җәфалаулар мәсьәләләре махсус хисапчысы Элис Джилл Эдвардс белдерде, дип җиткерә The New York Times.

Җәфалауларның системлыга әверелүен шаһитләрнең күрсәтмәләре күрсәтә, дип белдергән Эдвардс Украинага сәфәреннән соң.

Джилл сүзләренчә, Русия хакимиятләре үз хәрбиләренең гамәлләрен тикшерүдән баш тарта, шул рәвешле аларны хуплый дияргә дә була. Соңгы елда гына да ул җәфалауларга игътибар җәлеп итү өчен Мәскәүгә кимендә җиде тапкыр мөрәҗәгать җибәргән, әмма аларга җаваплар ала алмаган.

Эдвардс туплаган белешмәләрдән күренгәнчә, җәфалаулар арасында колакка һәм җенес органнарына ток суктыру, кыйнау, суда тончыктыру, җенси көчләү бар.

Русия әсирлегеннән кайткан украин хәрбиләре үзләрен ач тотулары турында сөйләгән, кемнәрдер бик нык ябыгып кайткан.

БМО хисапчысы әсирлектә җәфалаулардан соң ике йөрәк өянәге кичергән хатын-кыз белән аралашкан. Ул хатынны улын ничек җәфалауларын карап торырга да мәҗбүр иткәннәр диелә.

Эдвардс җәфалаулар турындагы күрсәтмәләрне Мариупольдә, шулай ук Киев, Харьков һәм Херсон өлкәсендә яшәүчеләрдән җыйган. Шул ук вакытта ул украин хатын-кызларын көчләүләре турында җитәрлек мәгълүмат җыя алмавын искәрткән. Көчләнгән хатын-кызларның бик азы гына тәртип саклау оешмаларына зарланган, ди ул.

  • 2022 елның 24 февралендә Путин фәрманы белән Русия хәрбиләре Украинага дәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Сугыш барган ел ярым вакыт эчендә Русия хәрбиләренең украиннарны җәфалауларына күпсанлы дәлиләр булды.
  • Соңгыларыннан берсе быел августта чыкты. Ул чакта “Медиазона” Херсон өлкәсен басып алгач, Русиягә күчергән вакытта тоткыннарны җәфалаулары турында язган иде. Аларны аңнарын югалтканчы кыйнаганнар, “Украинага дан” сүзе өчен башларын бәдрәфкә тыкканнар һәм украинча сөйләшүне тыйганнар диелде. Тоткыннарның берсе үзен бүрәнә тешләргә мәҗбүр итүләрен сөйләде, нәтиҗәдә аның ике теше төшкән.
  • Русияләрнең Украинада кылган җинаятьләре турында хәбәр ителгәндә татар егетләренең дә исемнәре күзгә чалынды.
  • Былтыр май уртасында украин хатын-кызларын көчләүдә Татарстаннан хәрби - 21 яшьлек Булат Фассахов та катнашуы әйтелде. "Ул бер украин гаиләсенә бәреп кергән, бөтен гаилә әгъзаларын базга япкан, бер яшь кызны гына калдырган. Гаиләсен атып үтерү белән янап, бу солдат шул кызны көчләгән", диелгән иде Украина иминлек хезмәте хәбәрендә.
  • 2022 елда ноябрьдә 90нчы танк дивизиясенең 6нчы танк полкы хәрбиләре Ринат Хәкимҗанов һәм Арслан Салиховның Украинада йөкле хатын-кызны көчләүдә, кешеләрне талау һәм җәфалауда шикләнелүе билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!