ММА көрәшчесе Джефф Монсон Башкортстан королтае депутаты булды

Джефф Монсон

Джефф Монсон

Американ ватандашлыгыннан баш тарткан ММА көрәшчесе Джефф Монсон 10 сентябрь узган сайлауда Башкортстан Дәүләт җыены-Королтай депутаты булып сайланган.

Башкортстан парламентына сайланган депутатлар исемлеге "ЕР-Башкортостан" басмасының интернеттагы битендә басылып чыкты.

Монсон фирка исемлегендә бишенче урында тора. "Бердәм Русия" партиясе парламенттагы 110 урынның 87сен алган.

Монсон депутат булып сайлаганын ТАСС агентлыгына да раслаган, мандаттан баш тарту нияте турында берни әйтмәгән.

Май аенда ул "Бердәм Русия" праймеризында җиңеп, намзәт булаган иде.

Джефф Монсон 1971 елда АКШның Миннесота штатында туган. Катнаш көрәш (Mixed Martial Arts) төрендә танылган спортчы. Сәяси карашларына килгәндә, үзен анархист-коммунист дип таныта. 2016 елда фетнәчел "Луһански халык республикасы" "ватандашы" булуын хәбәр итте. Русиянең Украинага каршы сугышын хуплый.

  • Монсон 2018 елда Русия ватандашлыгын алды һәм Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәр бүлгесендә "Бердәм Русия" депутаты булды.
  • 2020 елда Уфага күченде, анда джиу-джитсу һәм грэпплинг мәктәбе ачты.
  • 2023 елның май ахырында американ паспортын АКШның Истанбулдагы консуллыгында тапшырганын хәбәр итте.
  • Быел июль аенда 2026 елда Русия думасына сайлану ниятен белдерде.
  • 52 яшьлек Монсон ММА көрәшләрендә 61 тапкыр җиңгән, 26 тапкыр җиңелгән.
  • 2018 елда радиобызның урыс хезмәте "Признаки жизни" проекты кысаларында аның турында фильм төшергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!