Европарламент Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсен  Лукашенканы кулга алу карары чыгарырга чакырды

Александр Лукашенка (сулда) һәм Владимир Путин. Архив фотосы

Европа берлеге депутатлары искәртүенчә, Русиянең Украинага каршы нигезсез сугыш башлавына юл куеп, Лукашенка Русия кылган җинаятьләрдә катнашучы булды.

Европа парламенты Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсен Беларус лидеры Александр Лукашенканы кулга алу карары чыгарырга чакырды. Депутатлар тавыш биргән резолюциядә әйтелгәнчә, Украинада барган сугышка Владимир Путин кебек үк, шундый ук дәрәҗәдә Лукашенканың да катнашы бар.

Европарламент Лукашенканы Украинының баскынлыктагы җирләреннән балаларны чыгаруда катнашкан дип тапты.

Европарламент Русиянең Украинага каршы сугышына Лукашенка режимының җәлеп ителүен, Мәскәүнең сугышчан риторикасына охшаш пропаганданы, ялган мәгълүмат таратуны, дошманлык уятуны хөкем итә. "Русия агрессорлары режимын корал һәм хәрби техника белән күпләп тәэмин итүне, аерым алганда Русия гаскәре өчен алмаш өлешләр җитештерүне һәм Беларуста Русия гаскәрен урнаштыруны хөкем итә".

Европа берлеге депутатлары искәртүенчә, Русиянең Украинага каршы нигезсез сугыш башлавына юл куеп, Лукашенка Русия кылган җинаятьләрдә катнашучы булды.

Хисапта Лукашенка 2150 баланы, шул исәптән ятимнәрне Украинаның баскынлыктагы төбәкләреннән мәҗбүриләп Беларустагы "сәламәтләндерү аланнарына" алып чыгуда катнашучы дип аталган. Бу аланнарда балалар "русификациягә һәм идеологик эшкәртүгә дучар" диелә.

Европарламент Лукашенканы Владимир Путин һәм балалар хокукы вәкиле Мария Львова-Белова кебек үк, бу сугыш җинаятьләре өчен җаваплы дип саный. "Шуңа күрә Халыкара җинаять мәхкәмәсен Лукашенканы да кулга алырга рөхсәт бирүче шундый ук карар чыгарырга чакыра", диелә документта.

  • Быел мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылган иде.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә. Халыкара хокук моны геноцид буларак бәяләргә мөмкин. Мәхкәмә аңлатмасында әйтелгәнчә, Путинның моның өчен шәхси җаваплылыгы бар дип уйларга нигез бар.
  • Путинга кадәр халыкара җинаять мәхкәмәсе 2008 елда Суданның гамәлдәге президенты Омар әл-Бәширны кулга алу карары чыгарган иде. Хакимияттән читләштерелгәннән соң, аны җирле хакимиятләр кулга алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!