Концертта чыгыш өчен 16 мең сум штраф. Милли хәрәкәт ветераны Зиннур Әһлиуллинга полиция килгән

Зиннур Әһлиуллин

Әһлиуллинны 14 сентябрь иртәсендә полиция алып киткән. Милли хәрәкәт активистына бер концертта әйткән сүзләре өчен штраф салганнар.

Чаллыдан милли хәрәкәт вәкиле Зиннур Әһлиуллинны концерттагы чыгышы өчен 16 мең сум штрафка тартканнар.

Әһлиуллин җырчы Флүрә Коләхмәтова-Талипова концертында республиканың элекке һәм хәзерге президентлары Мәскәүне милли хәрәкәт белән куркытып өстенлекләр казанды, баеды дип сөйләгән булган.

Чаллы эчке эшләр министрлыгының полиция хезмәткәрләре 72 яшьлек милли хәрәкәт вәкиле Зиннур Әһлиуллинның өенә 14 сентябрьдә иртәнге 7.30-8.00 тирәсендә килгән. Әһлиуллин Азатлыкка әйтүенчә, алар өч машинада булган.

Зиннур Әһлиулиин - татар милли хәрәкәте ветераны, Чаллыда яши. 1993 елда Дөнья татар иҗтимагый (ТИҮ) үзәген җитәкли. 1990 елның 2 августында Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп Чаллыда 12 көн ачлык тотты. Моннан соң милли хәрәкәт массакүләм хәрәкәткә әйләнде дип саный ул.

"Ялгышмасам, биш кеше иделәр. Яшьләр, татарлар. Үзләрен болай бик итагатьле тоттылар. Элекке буын полиция хезмәткәрләре ничек эш итүен беләм бит инде. Беренче тапкыр гына килмиләр, тәҗрибәм бар. Элеккеләре бик дорфа иде.

Кемнәр генә булса да таныклыкларын, машина номерларын язып алмыйча ияреп китмим. Бу килгән полиция хезмәткәрләре нәрсәдә гаепләнүемне әйттеләр. Апрель аенда Чаллыда җырчы Флүрә Коләхмәтова-Талипова концертында чыгыш ясадым. Анда мәктәпләрдәге татар теле белән туган хәлләр турында сөйләдем, сугышка барырга ярамый дип әйттем һәм иң мөһиме - республика президентлары Миңтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнехановларның безнең, ягъни милли хәрәкәтне кулланып баеганнарын ачып салдым. Шәймиевләр бит Мәскәүне милли хәрәкәт белән куркытып өстенлекләр алдылар. Бу аларга миллиардлар китерде.

10 минутлык чыгыш иде инде ул. Әлеге чыгышның видеосы интернетта чыкты. Артык бәйләнерлек нәрсә дә юк кебек. Күрәсең, Чаллы эчке эшләр министрлыгына заказ Казаннан ук төшкән. Шуңа акланып тору да файдасыз. Инде ун елдан артык чакыртканнары юк иде. Тагын башланды", ди Зиннур Әһлиуллин.

Полиция хезмәткәрләре аны Чаллының 10нчы комплексы мәхкәмәсенә алып киткән һәм хөкемдар Әһлиулинга 16 мең сум штраф салган.

Активист Административ кодексның 20.3.1 маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү) нигезендә гаепле дип танылган.

"Бәйсез мәхкәмә юк бит инде ул. Шуңа карарны шикаять итүнең мәгънәсе юк. 16 мең урынына 20 меңгә кадәр арттырып куюлары бар. Шуңа да карамастан, безгә ачык булырга, сөйләүдән курыкмаска кирәк", ди Әһлиуллин.

БУ ТЕМАГА: Чаллыдагы сәяси ачлыкка 30 ел. "Халыкны идеалистлар гына коткара ала"

Әһлиуллин Татарстан түрәләренең татарлыкны саклап кала алмавы, үзләрен генә баетуы турында гел әйтеп килде.

"Еллар үтте татарлар өчен берни дә эшләнмәде. Шул ук латин графикасына күчеп була иде, күчелмәде, милли университет корып була иде, ансы да эшләнмәде. Декларация, Конституция нигезендә шушы ике әйберне булса да эшләргә була иде бит. Түрәләр имитация белән генә шөгыльләнде. Үзләренә акча, байлык туплау барды. Шәймиев үзенең миллиардер малайларына сәяси түбә булды.

Халык булмаса, түрәләр беркем түгел, вакыт килер, түрәләрнең дә байлыкларын тартып алырлар. Үзең ашаган табакка төкермиләр, әмма безнең түрәләр төкерде. Милли хәрәкәтне изделәр", дигән иде ул бер әңгәмәсендә.

  • Forbes-ның Русиянең иң бай гаиләләре исемлегендә Татарстанның элекке президенты уллары Айрат һәм Радик Шәймиевләр беренче унлыкка керә. 2023 елда Русиянең иң бай кешеләре арасында алар 85-86нчы урында тора. Айрат һәм Радик Шәймиевләрнең һәрберсенең байлыгы 1,4 млрд дип исәпли Forbes.
  • Айрат Шәймиев – "Татавтодор" баш мөдире. Ул тулысынча дәүләт оешмасы. Оешманы 2008 елдан бирле җитәкли. Моннан тыш, улы Тимур белән "МНКТ"(Татарстанның кече нефть ширкәтләре) дип аталган бизнес тота. Ширкәт Татарстанда биш эре нефть чыгару урынын эшкәртә.
  • Радик Шәймиев ТАИФның төп хиссадарларының берсе. ТАИФ хәзер СИБУР ширкәтенә карый. Шәймиев моннан тыш "Нира-экспорт" ширкәтенең 69 процентына ия.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!