25 сентябрьдә Русия мәктәпләрендә Үзәк сайлау комиссиясенең 30 еллыгына багышланган "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресе үтәчәк. Дәрестә укучыларга Русиядәге сайлауларның "тулысынча объектив" булуын сөйләячәкләр. Дәрес өчен материаллар "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"нең рәсми сайтында чыккан да инде, дип яза "Агентство".
Сайттагы киңәшләрдә әйтелгәнчә, укытучылар Үзәк сайлау комиссиясе турында да, Русия сайлау системы хакында да уңай әйберләр генә сөйләргә тиеш. Алар "һәр тавыш бирүченең фикере исәпкә алына", ә сайлауларның нәтиҗәләре "тулысынча объектив һәм төгәл" диячәк.
Моннан тыш мөгалимнәр 30 ел эшләү дәверендә Үзәк сайлау комиссиясенең "объективлыгы, үтәкүренмәлелеге, сайлау нәтиҗәләренең төгәллеге иң югары дәрәҗәгә җитте" дип әйтергә тиеш булачак.
Укучыларның үзләренә дә сайлау уздырырга тәкъдим ителә. Урта һәм өлкән сыйныф укучыларына мәктәптә нинди инфраструктура төзергә кирәк дип сайларга кушачаклар. Ә кече сыйныфларда укучылар "әкият иле"нең президентын сайлап куячак, биш намзәт тәкъдим ителә: Карабас-Барабас, Көлбикә, Винни Пух, Төлке Алисә һәм Убырлы карчык.
Йомгак ясап, укытучылар сайлауларда катнашуның мөһим икәнен искәртергә һәм балигъ булганнан соң укучылар "ил, төбәк, шәһәр авыл дәрәҗәсендәге мөһим карарлар аларның катнашыннан башка кабул ителүгә юл куймаслар" дип өмет белдерергә тиеш булачак.
- "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" —Мәгариф миниcтрлыгының былтыргы уку елында керткән патриотик дәресе. Министрлык карарында әйтелгәнчә, бу дәресне "мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт, илең өчен горурлык, ватанпәрвәрлек формалаштыру" өчен үткәрәләр. Мәктәпләргә бу дәресләрне Русия Украинага бәреп кергәннән соң берничә ай узгач керттеләр.
- Русия мәгариф министрлыгы дәресләргә йөрүне мәҗбүри дип әйтте, ә анда кермәгән балаларны полициягә исәпкә куя, аларның әти-әниләренә опека оешмасы белән яный башладылар.
- 20 февральдән башлап Беренче каналда һәр атна саен дәресләрнең телеверсиясен — "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" ("Разговоры о важном") дигән тапшыру күрсәтә башладылар. Быел февральдә мәгариф министрлыгы бу дәресләрне мәктәп укучыларына гына түгел, аларның әти-әниләре өчен дә үткәрергә ниятләвен белдерде.
- Быел 8-10 сентябрьдә Русиядә "Бердәм тавыш бирү көне" булды, русияләр 26 төбәккә башлык, 16 төбәкнең канун чыгару оешмаларына депутатлар сайлады. Тавыш бирүләр башлангач, беренче сәгатьләрдә үк кайбер төбәкләрдә хәрәмләшүләр турында хәбәр ителә башлады.
- Быел Башкортстан Корылтаеның VII чакырылышына да 110 депутат сайланды. Алар киләсе 5 ел дәвамында парламентта эшләячәк. Тавыш бирүләр 10 сентябрьдә үтте. "Бердәм Русия" партиясе парламенттагы 110 урынның 87сен алган.
- Башкорт милли хәрәкәтенең чит илдәге комитеты халыкны тавыш бирүне инкяр итәргә чакырды. Башкорт комитеты фикеренчә, федерализм өчен чыгыш ясаучы фиркаләр теркәлмәде һәм алар сайлауда катнаштырылмады. Шулай ук тавыш бирүдә Башкортстан бәйсезлеген яклаучы сәяси көчләр юклыгы да әйтелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!