"Мәдрәсә укытучысының хезмәт хакы — 17 мең сум". Дини уку йортлары акча юклыкка зарлана

Мәдрәсә шәкертләре

Татарстанда дини уку йортларының еллык чыгымы нибары 150 млн сум тәшкил итә. Моны дөньяви уку йортының бер факультеты бюджеты белән чагыштырдылар. Мәдрәсә җитәкчеләре акча эшләүнең төрле юлларын эзләргә мәҗбүр. Шуларның берсе — түләүле укуга күчү.

18 сентябрьдә Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә мөселман уку йортларын финанслау мәсьәләсенә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Очрашуга Татарстандагы дини белем йортларының җитәкчеләре җыелды. Фикер алышу дәвамында мәдрәсәләрне тотуга акча җитмәү, укытучыларның минималь хезмәт хакына эшләве, эшмәкәрләрнең пассив булуы әйтелде. Ни өчен бу хакта журналистларны чакырып сөйләшергә булганнар — төгәл әйтелмәде, ләкин шунысы ачык — мәдрәсәләрнең финанс хәле чыннан да мөшкел кебек күренә.

Бүген Татарстанда 11 дини уку йорты эшли. Бу — Болгар ислам академиясе (әмма очрашуда БИА турында сүз бармады, аңа федераль проект буларак зур акчалар бүлеп бирелә), Русия ислам институты һәм Казан ислам университеты (бу ике уку йорты да бер бинада урнашкан, беренчесе дөньяви фәннәрдән белем бирә, икенчесе — дини фәннәрдән) һәм 8 мәдрәсә эшли. Аларда Русиянең 45 төбәгеннән 4 меңнән артык шәкерт белем ала. Шулай ук республикадагы 700 мәчет каршында курслар эшләп килә.

"Дини уку йортларының бюджеты — 150 млн сум, КФУныкы — 5 млрд"

Русия ислам институты (РИИ) ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, бүген дини уку йортлары өчен бюджет төзү бик катлаулы мәсьәлә булып кала.

Русия ислам институты һәм Казан ислам университетына елына 100 млн кирәк

— Безнең мәдрәсәләргә елына кимендә 50-60 млн сум кирәк, — ди ул. Русия ислам институты һәм Казан ислам университетына елына 100 млн таләп ителә. Безнең уку йортларының еллык бюджеты 150-160 млн сум. Бу бик аз. Мин моны дөньяви уку йортының бер факультеты дәрәҗәсендәге акча дип уйлыйм. Мәсәлән, Казан федераль университетының (КФУ) еллык бюджеты — 5 млрд сум. Аларның студентлар саны да 50 меңгә җитә. Шулай да безнең бюджет бик тыйнак булып кала. Бу шәкертләребезне, остазларыбызны минималь хезмәт хакы белән тәэмин итәрлек дәрәҗәдә генә.

БУ ТЕМАГА: Рәфыйк Мөхәммәтшин: "Җомга вәгазьләрен татарча алып бару – тарихи символ"

Мөхәммәтшин сүзләренчә, мәдрәсәләр асылда Татарстан мөфтияте һәм өлешчә Русия президенты идарәсе булдырган Мәскәүдәге ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды акчасына яши. Төгәлрәк саннар китереп, ул Татарстан Диния нәзарәтенең мәдрәсәләргә 50-60 млн сум бүлеп бирүен әйтте. Ягъни, мөфтият чыгымнарның өчтән бер өлешен каплый. Моннан тыш, иганәчеләр ярдәм итә. Җитмәгән акчаны мәдрәсә үзе табарга мәҗбүр. Бер мәдрәсәнең уртача бюджеты — 5,6-10 млн сум чамасы. Иң күп шәкерткә белем бирүче "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе искәрмә булып тора. Аларга елына кимендә 18 млн сум кирәк. Бу мәдрәсәдәге финанс хәлләр хакында соңрак.

Дини уку йортларына акча җитмәү сәбәпле, түләүле белем бирүгә күчү турында сүз бара ди РИИ ректоры.

Түләүле уку гадәти күренеш дип саныйм

— Дини уку йортының бәрәкәте бетмәсме, ул бушлай булырга тиеш диючеләр бар, — ди Мөхәммәтшин. — Түләүле уку гадәти күренеш дип саныйм. Без бит беренче чиратта читтән торып һәм кичке уку өчен түләргә тиешләр дибез. Анда эшли торган, хезмәт хакы алучылар укый. Профессиональ белем алу өчен эш хакыннан түләүдән зур проблем юк. Мәсәлән, Русия ислам институтында елына 30-40 мең сум түләргә кирәк. Бер айга бүлсәк, бу бик аз, хәтта пенсиядәге кешеләр дә түли ала. Чагыштырып әйтсәк, Русия мәгариф министрлыгы санап чыгарган исәпләргә караганда, югары уку йортларында белем алу чыгымнары 100 мең сумнан да төшми. Шуңа да бездә түләүле уку символик дәрәҗәдә генә. Сүз бит профессиональ белем алу турында бара.

Мөхәммәтшин дәүләт тарафыннан ярдәм булырга тиеш дигән бәхәс булуын да әйтте. Аеруча, имамнарга дәүләт эш хакы түләү, мәдрәсләр бюджетын дәүләт корырга тиеш дигән фикерләр бар диде ул.

Меңъеллык мәдрәсәсе эретеп ябыштыручы әзерләргә җыена

Ислам динен кабул итүгә меңъеллык исемендәге мәдрәсәсе Казанда 30 ел дәвамында бары татар телендә генә белем бирүче бердән-бер дини уку йорты булып тора. Нигездә алар авыл мәхәлләләренә имамнар әзерли. 30 ел дәвамында 3 меңнән артык шәкерт әзерләп чыгарган. Бүген мәдрәсәдә, Балтач районындагы филиалны исәпкә алып, 20 төбәктән 400гә якын шәкерт белем ала.

Мәдрәсәнең ректоры Ильяс Җиһаншин бүгенге акчага кытлык заманында шәкертләргә дини белем биреп кенә кала алмыйбыз ди. Алар төрле юллар эзләргә мәҗбүр.

БУ ТЕМАГА: "Авылда белемле муллалар җитми"
Киләсе елда эретеп ябыштыручыга укытырга телибез

— Дин әһелләре акча сораса, бу бер котычкыч хәбәр булып тоела, — ди ул. — Без сорануны кырыйга куеп, шәкертләр һөнәри яктан батырлыкларын эшкә җигә алсын дип, аларны умартачылыкка өйрәтәбез. Киләсе елда эретеп ябыштыручыга укытырга телибез. Алар күпкырлы һөнәр иясе булырга тиеш.

Аныңча, мәдрәсәләргә акча җитмәү мәсьәләсен вакыф системын корып хәл итәргә була. Октябрь инкыйлабына кадәр Русиядә татар мәчетләре һәм мәдрәсәләре шул хакка яшәгән.

Вакыф — дини оешмалар карамагында булган мөселманнарның кире тартып алынмый торган милеге. Русиядә инкыйлабка кадәр җир, мәчет янындагы кибетләр, сәүдә йортлары вакыф милке саналган.

Финанс мәсьәләсен хәл итү өчен вакыф структурасын ныгыту кирәк

— Финанс мәсьәләсен хәл итү өчен вакыф структурасын ныгыту кирәк. Без чит илләр, әйтик, Төркия тәҗрибәсен өйрәнгән идек. Вакыф системы эшләгән дәвердә мәчетне дә, мәдрәсәләрне дә тотарга, эш хакы түләргә дә булыр иде, — ди мәдрәсә җитәкчесе.

Бүген Диния нәзарәтенең вакыф малы кайтарылган, ләкин аннан финанс файда юк, дип кушыла фикер алышуга Рәфыйк Мөхәммәтшин. Вакыф милке бүген таушалган хәлдә. Алардан табыш алу өчен иң элек биналарга 50-60 млн сум акча кертергә кирәк, ди ул.

"Мәдрәсә мөдирләре акча эзләп йөриләр"

Татарстанның көньяк-көнбатышында, Казаннан читтә урнашкан Урыссу районындагы "Фәнис" мәдрәсәсе мөдире Марат Мәрданшин башта Татарстан мәдрәсәләрен мактарга кереште һәм Украинаның Русия оккупациясендә калган өлкәләре турында сүз катты.

БУ ТЕМАГА: "Дини мәгариф – милләтне саклау коралы"

— Камил хәзрәт (Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин - ред.) Украинадагы Мариуполь шәһәренә барып кайтты һәм "ДНР", "ЛНР" җитәкчелеге белән очрашты. Алар үз шәкертләрен Татарстандагы уку йортларында укытырга теләк белдерде. Мөфтиебез алар белән килешү төзеде, — дип мәдрәсәләрдә Русия басып алган төбәкләрдән шәкертләрнең укый башлау ихтималын искәртте.

Аныңча, республикадагы шәкертләр патриотик тәрбия ала. Мәдрәсәдә хакимият "традицион ислам" дип санаган хәнәфи мәзһәбендә белем бирелә һәм шул рәвешле "күршеләр дә тынычлана" дип әйтте ул.

Марат Мәрданшин оккупацион сугышта мәдрәсәләрнең роле турында сөйләсә дә, Урыссу мәдрәсәсенең хәле җиңелләрдән түгел.

Уку йорты бюджет урыннарыннан торырга тиеш

— Бүген хаклар арта. Шул ук торак-коммуналь хуҗалыгы булсын. 2007 елда ачылган мәдрәсә булса да, аларга игътибар кирәк. Шул ук урындыклар, такталар, матрацлар бетеп бара. Минемчә, уку йорты бюджет урыннарыннан торырга тиеш. Имамнар барысын да үзләре табалар. Мисырда укыган бер укытучым өченче баласы тугач юл хуҗалыгы эшенә китеп барды. Чөнки ул гаиләмне күтәрә алмыйм ди.

Безнең киләчәк имамнар, укытучылар, динне алып бара торган шәкертләр бөтенләй төшеп калды бүген. Мәдрәсә мөдирләре кайдадыр (акча) эзләп, табып йөри. Сүз дә юк, ярдәм кирәк. Шул ук вакытта шәкертләр турында да уйларга кирәк, — дип сөйли башлады ул проблемнар хакында.

Быел "Зәкәт" фонды җыйган 42 мең сум акча Урыссу мәдрәсәсенең ашханәсен яңартырга тотылачак. Мәрданшин сүзләренчә, мәдрәсәләргә Татарстандагы эре ширкәтләр ярдәм итәргә тиеш.

— Элек "Татэнерго" оешмасы булыша иде. Әлмәттә "Татнефть" ярдәм итте. Бу алар өчен әллә ни зур акча түгел. Оешмалар мәдрәсәләрне үзләренә шефлыкка алса бик яхшы булыр иде, — диде ул.

"Мәдрәсәләргә ярдәм итүчеләр арасында олигархлар, танылган эшмәкәрләр юк"

Русия мөселман эшмәкәрләре берләшмәсе рәисе Айдар Шаһимәрданов бүген мөселман эшмәкәрләре таркау дип саный. Ай саен мәдрәсәләр өчен бизнес вәкилләреннән 2-3 млн акча җыела. Бу бик аз ди ул. Аның сүзләренчә, мәдрәсәләргә акчасын бирүчеләр арасында "олигархлар да, танылган эшмәкәрләр дә юк".

БУ ТЕМАГА: Мөселман эшкуарлары Казанның зур сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләрен булдырыр өчен акча җыя башлады

Мәдрәсәләргә ярдәм итәр урынга эшмәкәрләр акчасын мохтаҗ балаларга, төрле проектларга "кыстый белгән кешеләргә" бирә дип аңлатты Шаһимәрданов.

Эшмәкәрләр керемнәрен ислам мәгарифенә юлларга тиеш

— Бүген ислам эшмәкәрләренең артык акчасын тотуы — ул декор, — ди ул. — Эшмәкәрләр керемнәрен ислам мәгарифенә юлларга тиеш. Әгәр төгәл һәм яхшы финанслау булмаса, яңа Мәрҗани, Барудилар юк дип әйтүдән гаҗәпләнергә кирәкми. Аның каравы, 10 мең сукбайны ашатабыз. Мәдрәсәләрдә укытучылар менә дигән хезмәт хакы алса, һәр мәдрәсәдә 30, 40, 50 шәкерткә стипендия бирелсә генә мондый эшләргә алынырга тиешбез.

Ул аена ким дигәндә 20-30 млн сум җыярга кирәк ди. Бу очракта эшмәкәрләр мәдрәсәләрнең, институтларның чыгымнарын каплый алыр иде.

Шул ук вакытта Айдар әфәнде фикеренчә, мәдрәсәләр дә эшмәкәрләр белән тиешенчә эшләми, алар белән очрашмый, үз эшләренә җәлеп итми.

— Бүген барлык Телеграм каналларда, тыелган Instagram-нарда һәрдаим эшмәкәрләрдән акча сорыйлар. Мәдрәсәләр дәшми. Без эшмәкәрләрнең мәдрәсәләрне яратуын, үз өендә кебек хис итүен телибез, — ди ул.

"Мөхәммәдия"дә укытучының хезмәт хакы — 17 мең сум"

Татарстанның иң билгеле дини уку йорты — "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе быелдан түләүле укытуга күчкән. Белем йортының мөдир урынбасары Рөстәм Хәйруллин моны эшләргә мәҗбүр булуларын аңлатып сөйләде.

— Быелдан банк аша ата-аналардан түләү алабыз. Бу аларга салымны кайтара алу (вычет) өчен эшләнә. Әйе, без 6 процент салымнан керемне югалтабыз, — ди ул.

БУ ТЕМАГА: "Мөхәммәдия" шәкертләре мөгаллимне вазифасында калдыру өчен көрәшә

Бүген мәдрәсәдә көндезге бүлектә уку өчен 12 мең сум түләргә кирәк. Кичке һәм читтән торып укучылар бер семестрга 10 мең сум бирә. Бушлай укучы шәкертләр дә бар. Алар максатчан програм нигезендә белем ала. Бу шәкертләрнең чыгымын имам сораган төбәк мөфтияте каплый дип аңлатты ул.

— Без бу шәкертләрне Башкортстан, Сарытау, Әстерхан, Волгоград, Ерак Көнчыгыш өчен әзерлибез. Өч яклы килешү нигезендә эшләнә бу. Кемгә кирәк, шул уку өчен түли. Безгә хөкүмәт акча бирми, — ди Хәйруллин.

Шул ук вакытта шәкертләрдән ашау һәм яшәү өчен акча алынмый. "Елына биш тонна бәрәңге, 25 сыерны ашап бетерәләр", дип өстәде ул.

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе ябылмасын өчен елына 18 млн сум акча кирәк

— "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе ябылмасын өчен елына 18 млн сум акча кирәк, — ди Рөстәм Хәйруллин мәдрәсәдәге финанс хәл турында сөйләп. — Бездә 50гә якын хезмәткәр эшли. Укытучының хезмәт хакы Татарстандагы минималь хезмәт хакы күләмендә — 17 мең сум. Яңа елдан соң 19 мең сум булырга тиеш. Без хәзер әлеге хакларны ничек күтәрергә дип баш ватабыз.

Шул ук вакытта ул Татарстанда укытучының уртача хезмәт хакы 33 мең сум булуын искә төшерде. "Без — 17 мең сум түлибез. Безне шулай дип сөйләгән өчен орышырлар. Шулай да татар халкына уйланырга кирәк", ди ул.

— Без укытучыларны югалтырга теләмибез. 17 мең сум бер-ике ел элек очын-очка бәйләп яшәргә җитсә, хәзер бу мөмкин түгел. Укытучы килә дә мин китәм ди. Аны ишетү, вәгазьләү, акча табу бик авыр, — ди Хәйруллин.

Аныңча, мәдрәсә укытучыларына, мәчет имамнарына караганда, күпкә катлаулырак. Алар көне буе шәкертләргә белем бирә. Имам исә, мәет юарга, ашка бара ала һәм шуннан сәдака ала.

"Без мәдрәсә чыгымнарының 1 процентын гына каплый алачакбыз"

Татарстан мөфтияте каршында эшләүче "Зәкәт" фонды җитәкчесе Булат Мәрданов элек мәдрәсәләргә адреслы ярдәм күрсәтелсә, быел барлык дини уку йортлары өчен акча җыя башлавы турында сөйләде. Нәтиҗәдә, өч ай эчендә 425 мең сум акча җыелган. Бу нигездә гади халыктан җыелган сумма.

— Бер ел эчендә 1,6 млн сум акча җыя алсак, без мәдрәсәләр чыгымнарының 1 процентын гына каплый алачакбыз дигән сүз, — ди ул. — Бу проблем турында киңрәк аудиториягә җиткерергә кирәк иде.

БУ ТЕМАГА: Экстремизмга каршы вәгазьләр: мәчетләрдән алып кафеларга кадәр

  • Соңгы елларда мәчетләр һәм мәдрәсәләрнең финанс кыенлыклар белән очрашуы турында ешрак ишетелә башлады. Аеруча авылга кайткан яшь муллага хезмәт хакы түләнми, яисә ул бик түбән дәрәҗәдә булып кала. Бу кадрлар кытлыгына китерә. Моңа кадәр Татарстандагы 60 мәчетнең бикле булуы, 700 имамның дини белеме булмавый әйтелде.
  • Ике ел элек Русия мөселман эшмәкәрләре берлеге Татарстанда дини сабаклар алып барган хәзрәтләргә финанс ярдәм күрсәтәчәген әйтте.
  • Быел Татар дин әһелләре җыенында Казанның Меңъеллык мәдрәсәсе мөдире Ильяс Җиһаншин татар телен яхшы белгән шәкертләрнең кими башлавын cөйләде.
  • Кайвакыт дини уку йортлары низагъ урынына да әверелде. Зөлфәт Габдуллинны "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөдиренең беренче урынбасары вазифасыннан алалар дигән хәбәр шәкертләрдә каршылык уятты. Соңрак җәмәгатьчелек басымы белән Габдуллин мәдрәсәдә калды.
  • Шул ук вакытта мөфтиятләрне, шул исәптән мәдрәсәләрне Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң басып алган җирләрдәге мөселманнар белән эшләүдә кулланалар. Быел 6 сентябрьдә Татарстан мөфтие Русия басып алган Мариуполь шәһәрендә барды. Ул фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республика"лары татарларын Татарстан мәдрәсәләрендә укырга чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!