Аннексияләгән Кырымда тентүләр башланган: Русия куәт оешмалары 13 сентябрьдә Акъярның (Севастополь) көймәләр төзәтү заводындагы шартлауга катнашы булырдай кешеләрне эзли. Бу хакта Украина президентының аннексияләнгән Кырымдагы даими вәкиллеге белдерүендә әйтелә.
"Баскынлыктагы Кырымда яшәүче һәм янәсе 13 сентябрьдә көймә төзәтү заводындагы вакыйгалары катнашы булырдай кешеләрдә тентүләр узды", диелә хәбәрдә .
"Канунсыз тентүләрдән тыш, оккупантлар кешеләрдән сорау ала, соңрак аларга заводка төнге һөҗүм ясау турында абсурд гаепләүләр белдерелә", дип җиткерәләр вәкиллектә.
13 сентябрьгә каршы төндә Акъярда берничә көчле шартлау тавышы ишетелде, көчле яктылык һәм төтен күренде.
Акъярдагы кораблар ремонтлау заводында ракет һөҗүме аркасында янгын чыккан иде. Ике көймәгә зыян килгән, 24 кеше яраланган. Русия ягы бу һөҗүмне Украина оештырган, диде.
Быел май аенда да Акмәчет (Симферополь) янында тимер юлда булган шартлаудан соң аннексияләнгән Кырымда тоткарлаулар башланган иде. 29 яшьлек кырымтатар Мамбет Асан-Устаны урлап, тимер юлдагы шартлау белән бәйле сорау алулары, соңрак гаепне тану күрсәтмәләре имзалаттырулары хәбәр ителде. Сорау алуларда егеттән тимер юлда шартлау булганда кайда булдың дип белешкәннәр, Украина белән мөнәсәбәтләрен сораганнар, янаганнар диелгән иде.
- Русия хакимиятләре аннексияләнгән ярымутраудагы диверсияләрдә моңарчы да кырымтатарларны шикләнде.
- 2021 ел сентябрь башында Русия хокук саклау оешмалары Акмәчеттә кырымтатарларда тентү уздырды, нәтиҗәдә биш кеше тоткарланды. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Нариман Джелял шуларның берсе иде. Бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовларны диверсиядә, ягъни белә торып Ангара авылындагы газ үткәргечкә зыян салуда гаепләделәр.
- ФСБ фаразына күрә, Украина күзләве кушуы белән кырымтатарлар "Крымгазсети" оешмасының газ үткәргечен шартлаткан. Шул ук вакытта газ оешмасының мөдире Сергей Тарасов газ җибәрүдә тоткарлыклар булмады дигән иде.
- Нариман Джелялга 17 ел кырыс тәртипле колония бирелде. Асан Әхтәмовны – 15 елга, Азиз Әхтәмовны 13 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
- 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.
16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза. 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә. 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!