Азәрбайҗан Таулы Карабахта "террорчылыкка каршы чаралар" башлавы турында игълан итте. Илнең саклану министрлыгы моның максаты "зур провокацияләрне булдырмау", "Әрмәнстан кораллы көчләре төркемнәрен җирләребездән чыгару һәм коралсызландыру", тыныч халыкның иминлеген тәэмин итү һәм "Конституцион корылышны торгызу" өчен дип аңлатты.
Азәрбайҗан хәрбиләре "алгы сызыкта һәм эчтә югары төгәллекле корал кулланып Әрмәнстан хәрби төркемнәренең позицияләре, хәрби корылмалар сафтан чыгарыла" дип ышандыра.
Азәрбайҗан саклану министрлыгы Русиянең солых көчләре җитәкчелеген һәм Төркия-Русиянең уртак мониторинг үзәген "уздырыла торган чаралар" турында кисәтте, диелә хәбәрдә.
Азәрбайҗан тышкы эшләр министрлыгы "төбәктә тынычлык урнаштыру өчен бердәнбер юл – Таулы Карабахтан әрмән хәрбиләрен тулысынча чыгару һәм Степанакерттагы (азәрбайҗан исеме – Ханкенди) режимны тарату", дип белдерде.
Таулы Карабах хөкүмәтенең элекке башлыгы Рубен Варданян Азәрбайҗанның ут ачуын җиткерде. "Бездә көчле артиллерия атышы башланды", дип язган ул үзенең Telegram-каналында. Варданян Әрмәнстанны "Арцахны ( Таулы Карабах) танырга" һәм төбәкне Азәрбайҗан кораллы көчләреннән яклау өчен хәрби хәрәкәтләр башларга чакырды.
Степанакертка һөҗүмнәр турында башка шаһитләр дә җиткерә, шәһәрдә һава кисәтүе игълан ителгән, дип җиткерә "Эхо Кавказа".
Азәрбайҗан медиалары Баку Әрмәнстан өчен һава киңлеген япты дип хәбәр итә.
"Хәзерге вакытта Степанакертта шартлау тавышлары ишетелә, балалар һәм әти-әниләр тиз генә идән астына төште. Шартлау тавышлары төрле яктан килә, беренче шартлаулар якында ишетелгән иде, алар туктамый. Артиллерия куәтле эшли, туктаусыз атыш алып барыла", дип җиткерә Таулы Карабахтан бәйсез журналист Марут Ванян.
Азәрбайҗан саклану министрлыгында белдерүләренчә, халыкны куркыныч зонадан эвакуацияләү өчен һуманитар коридорлар һәм кабул итү пунктлары булдырылган.
Таулы Карабахның саклану гаскәре бүген, 19 сентябрьдә сәгать 11:10 тирәсендә Азәрбайҗан кораллы көчләре миномет кулланып, атышны туктату тәртибен бозды дип хәбәр иткән иде. Бу хакта Азатлык Радиосының әрмән хезмәте язды. Әрмәннәр арасында яраланучылар юк диелә.
Баку исә атышны туктату тәртибен бозуда Әрмәнстанны гаепли. Әрмәнстан кораллы көчләренең хәрби төркемнәре Агдам районында азәрбайҗан гаскәрләре ягына миномет һәм артиллерия уты ачты, ди. Баку ике азәрбайҗан хәрбиенең яралануын җиткерә.
- Халыкара хокукларга ярашлы, Таулы Карабах Азәрбайҗан җире санала. Төбәктә күбрәк әрмәннәр яши 1990 еллар башыннан төбәкнең күпчелек өлеше Баку контролендә түгел иде. Әрмән җәмгыяте вәкилләре бәйсез республика игълан итте, моны бер генә ил дә, шул исәптән Әрмәнстан да танымады.
- 2020 елның көзендә Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасында Таулы Карабах төбәгендә кораллы каршылык яңадан башланды. 44 көн барган бәрелешләрдән соң, Мәскәү арадашчылыгы ярдәмендә Баку белән Ереван хәрби хәрәкәтләрне туктату турында килешү имзалады. Килешүгә ярашлы, Азәрбайҗан Таулы Карабах һәм аның янындагы җиде районны контрольгә алды.
- Атышны туктату тәртибен күзәтеп тору өчен төбәктә Русиянең солых көчләре урнаштырылды. Солых көчләре төбәктә 5 елга урнаштырылды, килешүгә ярашлы, соңнан аларның төбәктә калу мөддәте озайтыла ала.
- Шул ук вакытта бу килешү йөзеннән Ереванда оппозиция протестлары булды.
- Былтыр август башында ике як та бер-берсен атышны туктату тәртибен бозуда гаепли башлады. Азәрбайҗан Карабахка кагылышлы килешүләрнең үтәлмәвен әйтте һәм Баку контроленә күчкән җирләрдән әрмән хәрбиләренең тулысынча чыгарылмавын искәртте.
- Русия саклану министрлыгы атышны туктату тәртибен бозуда Азәрбайҗанны гаепләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!