"Новое величие" берләшмәсен Русиядә экстремист оешма дип таныдылар  

Иллюстратив рәсем

2018 елның мартында "Новое величие"га каршы җинаять эше ачылды. Тикшерү бер төркем яшьләр экстремистлык оешмасы төзегән һәм дәүләт түнтәрелеше әзерләгән дип белдерде. Гаепләнүчеләрнең берсе дә гаебен танымады. Аларның адвокатлары бу эшне хокук саклау органнары провакациясе нәтиҗәсендә ачылган диде.

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе "Новое величие" берләшмәсен экстремист оешма дип тапты һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыйды. Бу хакта ТАСС җиткерә. Берләшмәне экстремист дип таны турындагы гаризаны Мәскәү прокурорының беренче урынбасары Сергей Савенков тапшырган булган.

"Новое величие" – рәсми булмаган сәяси берләшмә, аның хакында 2018 елда билгеле булды. 2018 елның мартында "Новое величие"га каршы җинаять эше ачылды. Тикшерү бер төркем яшьләр экстремистлык оешмасы төзегән һәм дәүләт түнтәрелеше әзерләгән дип белдерде. Гаепләнүчеләрнең берсе дә гаебен танымады. Аларның адвокатлары бу эшне хокук саклау органнары провакациясе нәтиҗәсендә ачылган диде. Әлеге эш нигезендә тоткарланып берничә егет хөкем ителде. Аларны экстремист оешма эшчәнлеген оештыру һәм анда катнашуда гаепләделәр.

"Новое величие"ның лидеры дип Руслан Костыленков аталды. Соңрак ул 2018 елның 15 мартында, өендә тентү уздырган чакта үзен СОБР хезмәткәрләре җәфалавын сөйләде. Костыленков әйтүенчә, куәт оешмалары вәкилләре аны кыйнаган, пакет белән буган һәм чүкеч сабы белән көчләгән.

"Тән җәрәхәтләре турындагы белешмә булса да, Русия мәхкәмәләре куәт оешмалары вәкилләренә җинаять эше ачудан өч тапкыр баш тартты", дип сөйләде "Зона права" хокук яклаучылары.

  • 2020 елның җәендә Мәскәүнең Люблино район мәхкәмәсе "Новое величие" дип аталган берлектә катнашучыларга карата хөкем карары чыгарды. Җиде кеше мәхкәмә алдына баскан иде. Мәхкәмә Руслан Костыленковны 7 ел колониягә, Вячеслав Крюковны — 6 ел, Петр Карамзинны — 6,5 ел колониягә хөкем итте. Хәзерге вакытка аларның барысы да иреккә чыкты. Дмитрий Полетаев, Мария Дубовик, Анна Павликова һәм Максим Рощин шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!