Фетнәчел Донецки "халык республикасы"ның бөтен медиалары бер "медиахолдинг"ка керәчәк, берләштерү инде башланган. Бу хакта Сочида узган "Бөтен Русия – 2023" ("Вся Россия – 2023") форумында Русия баскынлыгындагы төбәкнең "Журналистлар берлеге" рәисе Виктор Петренко белдерде.
"Бүген безнең төбәктә, "ДНР"да 23 гәҗит чыга, өч зур телеканал һәм алты радио. Безнең министрлык, хөкүмәт белән берлектә карар кабул ителде – без бер зур медиахолдингка берләшәбез", диде ул.
Аның әйтүенчә, Донецки "халык республикасы"нда бер генә юридик зат гамәлдә булачак, аңа басма матбугат та, радио да, телевидение да керәчәк.
Июньдә "Ведомости" газеты үзенең чыганакларына таянып, Русия басып алган украин җирләрендә – Донецки, Луһански, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә якында төп медиалар эшчәнлеге "системлаштырылачак" дип язган иде.
Русия билгеләгән баскын хакимиятләрнең мәгълүмати киңлекне үзгәртә башлавы хәбәр ителде. "Ведомости" Украинаның Русия басып алган җирләрендә хәзерге вакытта мәгълүмат кыры "күпсанлы фейклардан зыян күрә", дип язды.
- Русия хакимиятләре Русия саклану министрлыгы биргән мәгълүмат белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" дип атый. Русиядә ил гаскәре турында "ялган мәгълүмат" тарату турындагы маддәне дә Җинаять кодексына нәкъ менә Украинага каршы сугыш башлауларыннан соң керттеләр. Аны тараткан өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар. Хокук яклаучылар фикеренчә, бу маддә ярдәме белән Русиядә хәрби цензура кертелде дияргә дә була.
- "Фейклар" турындагы маддә кертелгәннән соң, күпчелек бәйсез медиалар эшчәнлекләрен туктатырга яки Украинадагы сугышны яктыртудан баш тартырга мәҗбүр булды. Медиаларның хезмәткәрләре җинаять эзәрлекләвенә дучар булмас өчен һәм эшчәнлекләрен дәвам итәргә дип, күпләп башка илләргә күчеп китте.
- Шул ук вакытта Русия басып алган Кырымда Русия контролендәге медиаларның пропаганда белән генә шөгыльләнүенә зарлар күп.
- Быел гыйнварда аннексияләнгән Кырымның Русиягә буйсынучы хөкүмәте "Милләт" кырымтатар телеканалына "Ел журналисты" бүләген бирде. Аны "Милләт" телеканалының һәм "Ватан седасы" радиосының баш мөдире Лилия Веджатова алган һәм тантанада "безнең өчен, хезмәттәшләребез өчен бөтен шартлар бар", дип белдергән иде.
- Кырымның Кремльгә буйсынучы хөкүмәт рәисе Юрий Гоцанюк телеканал эшчеләренә рәхмәт әйтеп, сез "Көнбатыш медиа чараларына" каршы торуга өлеш кертәсез, диде.
- Кырымтатар активисты Эмине Ибраимова "Милләт"нең беренче чиратта үз аудиториясе өчен түгел, Русия хакимияте өчен эшләвен искәртте. "Хәзер Кырымда журналистлар юк - бөтенесе пропаганда белән шөгыльләнүчеләр. Бәлки алар арасында үз эшләренең осталары бардыр да, әмма алар да "кагыйдәләр нигезендә уйнарга" мәҗбүр, юкса эшсез калачаклар", дигән иде ул Крым.Реалии-га.
- Милләт" телеканалы һәм "Ватан седасы" ("Ватан авазы") радиосы 2015 елда бәйсез ATR телеканалы Кырымнан Киевка күченергә мәҗбүр булганнан соң Мәскәү ярдәмендә оештырылды. Кырымтатар телендә тапшырулар алып барган бу телерадиокомпаниянең эшчәнлеге кырымтатарлар арасында пропагандага корылган дип бәяләнде. Аларның эфирларында катнашудан баш тартучылар да шактый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!