Азәрбайҗан куйган шартлар нигезендә Таулы Карабахта атышны туктатачаклар

Степанакерт (Ханкенди)

Таулы Карабахта Әрмәнстан хәрби төркемнәре таратылачак, ә 21 сентябрьдә Евлаһ шәһәрендә азәрбайҗан хакимиятләре белән Карабахтагы әрмән җәмгыятен интеграцияләү турында сөйләшүләр узачак. Мөгаен бу совет чорындагы Таулы Карабахның бөтен җирләре якында Баку контроленә күчәчәк дигәнне аңлата.

Бәйсезлекләрен игълан иткән Таулы Карабахның вәкилләре бүген 20 сентябрьдә 13:00 сәгатьтән атыш тукталачагын белдерде. Моны Азәрбайҗан саклану министрлыгы да раслады.

Төбәк хакимиятләре Азәрбайҗан ягының бөтен таләпләренә дә ризалашты диярлек. Кичә, 19 сентябрьдә азәрбайҗан көчләре Таулы Карабахта әрмән хәрби көчләре позицияләренә һөҗүм башлаган иде.

Хәбәрдә әйтелгәнчә Таулы Карабахта Әрмәнстан хәрби төркемнәре таратылачак, ә 21 сентябрьдә Азәрбайҗанның Евлаһ шәһәрендә азәрбайҗан хакимиятләре белән Карабахтагы әрмән җәмгыятен интеграцияләү турында сөйләшүләр узачак. Мөгаен бу совет чорындагы Таулы Карабахның бөтен җирләре якында Баку контроленә күчәчәк дигәнне аңлата.

Әлеге килешүгә Таулы Карабахтагы Русия солых көчләренең хәрби җитәкчелеге катнашында ирешкәннәр, диелә хәбәрдә.

19 сентябрьдә Азәрбайҗан Таулы Карабахта "террорчылыкка каршы чаралар" башлавы турында игълан итте. Азәрбайҗан тышкы эшләр министрлыгы "төбәктә тынычлык урнаштыру өчен бердәнбер юл – Таулы Карабахтан әрмән хәрбиләрен тулысынча чыгару һәм Степанакерттагы (азәрбайҗан исеме – Ханкенди) режимны тарату", дип белдерде. Әрмән һәм Карабах гаскәрләренең объектларына һөҗүмнәр турында хәбәр ителде. Ереван Карабахта үз хәрбиләре булуын кире кага.

БУ ТЕМАГА: Азәрбайҗан Таулы Карабахта "террорчылыкка каршы чаралар" башлавы турында игълан итте. Көчле атышлар турында хәбәр ителә

Операция игълан ителгәнче Баку Ереванны һәм Карабахны терактлар оештыруда гаепләде. Азәрбайҗан ягы әйтүенчә, 19 сентябрьдә ике машина минага эләккән, алты кеше һәлак булган, шуларның дүртесе – Азәрбайҗан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре.

19 сентябрьдә көн эчендә азәрбайҗан хәрбиләре Әрмәнстан кораллы көчләренең 60тан артык хәрби позициясен үз контроленә алды, дип белдерде Азәрбайҗанның саклану министрлыгы вәкиле.

Бүген иртән министрлык "террорчылыкка каршы чаралар уңышлы дәвам итә" диде.

Бәйсезелеге танылмаган Таулы Карабахның кеше хокуклары вәкиле Гегам Степанян хәбәр итүенчә, Азәрбайҗан башлаткан хәрби операция башыннан бирле 32 кеше үлгән, 200дән артык кеше җәрәхәтләнгән.

Һәлак булучылар арасында җиде сивил кеше, шул исәптән ике бала бар. Җирле халык идән асларында утыра, электрсыз, элемтәсез һәм ризыксыз кала бирә, диде ул.

АКШ, Русия һәм Европа берлеге низаг тарафдарларын хәрби хәрәкәтләрне туктатырга чакырды.

  • Халыкара хокукларга ярашлы, Таулы Карабах Азәрбайҗан җире санала. Төбәктә күбрәк әрмәннәр яши, 1990 еллар башыннан төбәкнең күпчелек өлеше Баку контролендә түгел иде. Әрмән җәмгыяте вәкилләре бәйсез республика игълан итте, моны бер генә ил дә, шул исәптән Әрмәнстан да танымады.
  • 2020 елның көзендә Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасында Таулы Карабах төбәгендә кораллы каршылык яңадан башланды. 44 көн барган бәрелешләрдән соң, Мәскәү арадашчылыгы ярдәмендә Баку белән Ереван хәрби хәрәкәтләрне туктату турында килешү имзалады. Килешүгә ярашлы, Азәрбайҗан Таулы Карабах һәм аның янындагы җиде районны контрольгә алды.
  • Атышны туктату тәртибен күзәтеп тору өчен төбәктә Русиянең солых көчләре урнаштырылды. Солых көчләре төбәктә 5 елга урнаштырылды, килешүгә ярашлы, аларның төбәктә калу мөддәте озайтыла ала.
  • Шул ук вакытта бу килешү йөзеннән Ереванда оппозиция протестлары булды.
  • Былтыр август башында ике як та бер-берсен атышны туктату тәртибен бозуда гаепли башлады. Азәрбайҗан Карабахка кагылышлы килешүләрнең үтәлмәвен әйтте һәм Баку контроленә күчкән җирләрдән әрмән хәрбиләренең тулысынча чыгарылмавын искәртте.
  • Русия саклану министрлыгы атышны туктату тәртибен бозуда Азәрбайҗанны гаепләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!