Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Башкорт милли сәяси үзәге җитәкчесе Руслан Габбасовны "ят агент" тамгасыннан башка гына мәгълүмат чыгаруда (Административ хокук бозулар кодексының 19.34 маддәсе, 4 өлеше) гаепле дип тапкан һәм аңа 45 мең сум штраф салган.
Бу хакта район мәхкәмәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә.
Моңа Габбасовның Telegram-каналында башкорт милли-азатлык хәрәкәте лидеры Зәки Вәлиди турында язган хәбәрләре сәбәпче булган диелә.
Руслан Габбасов мәхкәмә утырышында катнашмаган. 2021 елның көзендә ул Русиядән китте. Былтыр аңа экстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. Башкорт активисты Руслан Габбасовка карата быел "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителгән иде.
- Габбасовка язмасын "ят агент" тамгасы белән тамгаламавы өчен августта да 30 мең сум штраф салганнар иде.
- Күптән түгел Башкорт милли хәрәкәтенең чит илдәге комитеты башкорт азатлык гаскәре оештыруын игълан итте. Ул Украинаның кораллы көчләре нигезендә оештырыла һәм Украинада барган хәрби хәрәкәтләр чорында аның хәрби җитәкчеләренә буйсына дип искәртелә.
- Комитет башлыгы Руслан Габбасов имзалаган фәрманда әйтелгәнчә, гаскәрне оештыру – Русиядә, аеруча Башкортстан республикасында сәяси һәм икътисади хәлнең начарлануы, күпләп хосусый хәрби ширкәтләрнең барлыкка килүе, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның республикага әйләнеп кайтуы һәм тыныч халыкны куркыныч астына куюы белән бәйле.
- Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!