Мәскәүдә мәхкәмә журналист Айдер Муждабаевны алты елга ирегеннән мәхрүм итте. ТАСС хәбәренчә, мәхкәмә аны террорчылыкка чакыру яки террорчылыкны аклауда гаепле дип тапкан. Элегрәк журналистны Русия эчке эшләр министрлыгы федераль эзләүгә биргән иде.
"Медиазона" хәбәр иткәнчә, Муждабаевка каршы эш 2019 елда ачылган, шул ук елны аны Росфинмониторингның "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә дә керттеләр. Русия тикшерү комитеты фаразлавынча, Муждабаев Украинада булган килеш үзенең Facebook-тагы шәхси сәхифәсендә Украинадагы Русия ватандашларын көч кулланып тоткарлау һәм аларны соңыннан Русия төрмәсендә ябып тотылучы украин режиссеры Олег Сенцовка алыштыруга чакырган ике язма урнаштырган.
- Айдер Муждабаев – Русиядә һәм Украинада танылган журналист, блогер, медиаменеджер. ATR Беренче кырымтатар телеканалының баш мөдире урынбасары. Русия Кырымны аннексияләгән вакытта Украинаның бөтенлеген яклап чыкты. Кырым Русия астында калып бер ел узгач Муждабаев Вильнюста Ирекле Русия форумында Кырымда яшәүчеләрнең нинди зур курку хисе кичерүләре турында сөйләде.
- "Кешеләр телефоннан сөйләшергә курка, бер-берсе белән, эштә, транспортта сөйләшмиләр, чөнки һәр сүзеңне файдаланырга мөмкиннәр, син шунда ук ФСБ кармагына эләгәсең. Ләкин кырымтатарлар барыннан да бигрәк балалары өчен курка – уллары иртән чыгып китәр дә өйгә әйләнеп кайтмас диләр" дип сөйләгән иде журналист.
- 2015 елның гыйнварында ул вакытта "Московский комсомолец" газеты редакторының урынбасары Айдер Муждабаев дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать иткән иде. "Кырым хакимиятләренең кырымтатарларга мөнәсәбәтеннән нацизм исе килә. "Югары расаның" "түбән расага" карата мөгамәлләсе бу. Гайре рәсми сөйләшүләрдә моны инде яшермиләр дә. Сез - илгә кирәк булмаган аз санлы милләт, сез булмасагыз тагын да яхшырак булыр иде, сез безгә буйсынырга һәм түзәргә тиеш", дип бәяләде журналист ярымутраудагы вакыйгаларны.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!