Башкортстанның Кырмыскалы районы Кырмыскалы авылы мәктәбендә ярминкә үткән. Һәр сыйныфка биш мең сум җыярга дигән бурыч куелган, акчаларның Украинадагы сугышта катнашучыларга ярдәмгә китәчәге әйтелгән. Бу хакта "Пруфы" җиткерә.
Басма чыганагы әйтүенчә, мәктәптән барлыгы 120 мең сум акча җыйганнар. "Пруфы" белән сөйләшкән чыганакларның берсе әйтүенчә, сыйныфларны биш мең сумны "махсус хәрби операция" (Украинага каршы һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай атый - ред.) фондына тапшырачаксыз дип баштан ук кисәткәннәр.
"Әлбәттә, мин мобилизацияләнгәннәргә булышуга каршы түгел. Хәзер без аларга аяк киемнәре өчен акча җыябыз. Әмма ник һаман акча җитми соң? Без бит инде узган ел аларны тулысынча киендерүгә җыешкан идек. Үз проблемнары да җитәрлек булган мәктәпне нигә болай акча җыярга мәҗбүр итәләр? Бигрәк тә балалар ярминкәсеннән", дигән бу уңайдан басмага Евгения.
"Пруфы"га тагын бер әңгәмәдәше Галина да әлеге уңайдан ризасызлык белдергән. "Балаларның ни катнашы бар? Ярминкәгә дип иртәдән торып камыр ризыклары пешердек, ашкынып саттык, тырыштык, сыйныф фондына дип акча җыйдык, ә безгә яртысы "хәйриягә", ягъни сугышка китә диделәр! Ә бу акчалар яңа укыту материалларына яки сыйныфларга яңа җиһаз алуга китүен теләр идек", дигән ул.
- Русиядә сугышка киткән ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Мобилизация вакытында да алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
- Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә ди Transparency International оешмасының Русия бүлеге җитәкчесе Илья Шуманов.
- Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!