Русия эчке эшләр министрлыгы Халыкара җинаять мәхкәмәсе (ХҖМ) рәисе Петр Һофманскины эзләүгә биргән. Министрлык базасында аны нинди маддә нигезендә эзләүләре әйтелми.
Һофманскидан тыш, аның урынбасары Лус Дель Кармен Ибаньес Карранса һәм Халыкара җинаять мәхкәмәсе хөкемдары Бертрам Шмитт та эзләүгә бирелгән. Моңа "Медиазона" игътибар иткән.
Русия моңарчы да ХҖМ юристларын эзләүгә биргән иде. Июль ахырында эчке эшләр министрлыгы Халыкара җинаять мәхкәмәсенең президент Владимир Путинны һәм бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Белованы кулга алу турында карар чыгарган хөкемдарын — Томоко Аканэны эзләүгә бирде.
Аканэның нинди маддә нигезендә эзләнүе әйтелми. Әмма мартта Русиядә аңа һәм Халыкара җинаять мәхкәмәсенең башка хөкемдарлары — Розарио Сальваторе Айталага һәм Серхио Херардо Угальде Годинеска, шулай ук халыкара мәхкәмәнең прокуроры Кәрим Әхмәд Ханга каршы җинаять эшләре ачылды. Бу эшләрне "гаепсез кешене җинаять җаваплылыгына тарту һәм халыкара яклауга ия чит дәүләт вәкиленә һөҗүм әзерләү" маддәләре нигезендә Русия тикшерү комитеты ачты.
- Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
- Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда — Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны, мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.
- Халыкара җинаять мәхкәмәсе чыгарган карарның вакыты чыкмый һәм ул теләсә кемгә — шул исәптән дәүләт башлыгына да кагыла. Әмма мәхкәмә читтән торып карарлар чыгармый. Димәк гаепләнүче мәхкәмә утырышларында үзе дә катнашырга, һәм моның өчен Һаагада сак астында булырга тиеш. Хәзер Путин Рим статусын имзалаган һәм мәхкәмә юрисдикциясен танучы илләргә (123 дәүләт) бара алмый. Бу- Европаның бөтен илләре, тулысынча Көньяк Америка (шул исәптән Русиянең беректәшләре, әйтик Венесуэла), Таҗыкстан, Әфганстан, Бразилия, Көньяк Африка, Үзәк Африка Республикасы, Нигерия.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!