Казанда йорт төзүеләр август аенда 9,7 миллиард сумга 1097 фатир саткан. бу хакта "Дом.РФ" тикшеренүендә әйтелә, дип яза "Бизнес Online"
Бу соңгы өч елда сатылган фатирлар ягыннан да, акчасы ягыннан да иң югары күрсәткечләр диелә. Узган елның марты белән чагыштырганда 38 процентка күбрәк, ул чакта Татарстанда 7 миллиард сумга 913 фатир сатылган.
Белгечләр әйтүенчә, августта һәм сентябрьдә фатир сатып алырга теләүчеләрнең күп булуына төп еллык ставканың 13 процентка, беренчел кертемнең 20 процентка артуы һәм инфляциянең үсүе сәбәпче. 15 августта төп еллык ставканы 3,5 процентка күтәреп, 12 процентка җиткергәннәр иде, 18 сентябрьдән тагын бер процентка арттырып, 13 процент иттеләр.
— Мондый очракларда күчемсез милеккә ихтыяҗ арта башлый, ди "Унистрой" ширкәте баш мөдир урынбасары Искәндәр Йосыпов. — Кемдер акчаларын инфляциядән "коткара, кемдер ипотека кредитларының проценты артудан куркып сатып ала.
Белгечләр фикеренчә төп ставканы арттыру фатирларның арзанаюына булышмаячак. Казанда бер дүрткел метр торак инде икенче ай рәттән 186 мең сум тора.
"Ихтаяҗның нык артуы һәм төзелеш материалларының кыйбатлануы яңа төзелгән йортлардагы бәяләрнең артуына китерде. Төп ставка артса да, әлегә бәяләр кирегә китми", дип аңлаткан "Новастрой" ширкәте коммерция мөдире Антонина Дарчинова.
"Унистрой" мәгълүматынча, соңгы 8 айда минераль плитә - 52 процентка, арматура - 41 процентка, бетон - 18 процентка кыйбатланган.
Мондый үзгәрешләрне доллар артуы белән бәйлиләр.
- 2022 елда Владимир Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстанда торак базарында кризис башланды: ипотека килешүләре 30 процентка төште, бәяләр 20-25 процентка кимеде. Риелторлар кешеләрне торак сатып чит илдән фатир алу шаукымы көчәюен белдерде.
- Татарстанда төзүчеләр төзелеш материалларының бер өлеше 40-50 процентка, кайберләре ике тапкырга артуы хакында белдерде.
- Узган ел Азатлык Татарстан һәм Башкортстан районнарында торак бәяләренә күзәтү ясады. Ике республикада да охшаш вазгыять. Шулай да Татарстанда торак кыйммәтрәк. Бәяләр торакның зур шәһәрдән ни дәрәҗәдә ерак урнашуына һәм социаль-икътисади хәлгә бәйле. Башкортстанда халыкның шәһәрләшүе күзәтелә. Ихтыяҗ булмаган районнарда, әйтик, Тәтешледә, йортны 1,5 млн сумга сатып алып булса, Уфа районында шундый йортка 7 млн түләргә кирәк.
- Татарстан авылларында яшәүчеләрнең шәһәргә, яисә шәһәр тирәсендәге районнарга күпләп күченүе торак бәяләрендә дә чагылыш таба. Чүпрәледә 100 дүрткел метрлы йортны якынча 1 миллион сумга сатып алып булса, Кукмарада ул 4 миллионга төшә. Ә Казан һәм Чаллы тирәсендәге авылларда бәяләр уртача 6-7 миллион сум тирәсе. Ягъни, бер үк йорт төрле җирлектә төрле хакка сатыла.
🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!