Украинаның дүрт өлкәсен аннексияләүгә бер ел тулуга багышланган концертка халыкны 600 сум вәгъдә итеп җыялар

Узган елгы митинг-концерттан күренеш

29 сентябрьдә Украинаның баскынлыктагы дүрт өлкәсен аннексияләүгә бер ел тулу уңаеннан Кызыл мәйданда "Бер ил, бер гаилә, бер Русия" дип аталган концерт-митинг үтәчәк.

Украинаның баскынлыктагы өлкәләрен аннексияләү көне уңаеннан концерт узачак, ә чараны оештыручылар массовкада катнашучыларга 600әр сум түләячәк. Бер ел эчендә гонорар ике тапкырга кимегән һәм яшь чикләве дә барлыкка килгән - 35 яшькә кадәрге кешеләр кирәк. Бу хакта "Можем объяснить" каналы яза.

29 сентябрьдә Украинаның баскынлыктагы дүрт өлкәсен аннексияләүгә бер ел тулу уңаеннан Кызыл мәйданда "Бер ил, бер гаилә, бер Русия" дип аталган концерт-митинг үтәчәк.

"Узган митинглардагы кебек үк кешенең күп килүен һәм халыкның хуплавын ясалма рәвештә тәэмин итәчәкләр - өлкәләрдән кешеләр китереп, бюджет оешмаларында эшләүчеләрне һәм студентларны җәлеп итеп, шулай ук массовка өчен түләп", дип яза басма.

Узган ел митинг-концертта катнашучыларга 1500 сум тәкъдим иткәннәр иде, быел "Можем объяснить" массовкада катнашучыларны эзләү биржаларында 600 сумлык түләүләр тәкъдим ителгән игъланнар гына тапкан.

Бу акчаларны алу өчен паспорт белешмәләрен калдырырга кирәк, юкса концертка эләгеп булмаячак. Шулай ук беренче ярты сәгатен генә карап кайтып китергә ярамый - ахырга кадәр торасы. Яшь чикләве дә бар: Путинның һәм ул башлаткан сугышның җанатарлары арасында яшьләрне күрергә телиләр, аларга күп дигәндә 35 яшь булырга тиеш.

  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Сентябрьдән башлап Украина җавап һөҗүмгә күчте. Шуннан соң Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә ашыгыч рәвештә Украинаның бу җирләрен Русиягә кушу турында референдум дип аталган чаралар уздырдылар.
  • Украина һәм күп кенә башка илләр бу тавыш бирүләрне танымый, чөнки ул оккупацияләү шартларында һәм хәрби хәрәкәтләр барганда уздырылды, бу исә Украина кануннарын һәм халыкара нормаларны боза.
  • Элегрәк "Лужники"да 22 февральдә узган "патриотик" митинг-концертка "массовка" өчен тамашачылар җыйганнар иде.

Белешмә: Украинаның 4 төбәген аннексияләү

  • 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә Русиягә кушылу турында "референдум" дип аталган канунсыз чаралар уздырды.
  • Оккупацион хакимиятләр тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Русиягә кушылуны сайлады дип игълан итте.
  • 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрен аннексияләү – Русиягә кушу турында килешүләр имзалады.
  • Украина һәм башка күп кенә илләр бу канунсыз тавыш бирүләрне "ялган референдумнар" дип атады, алар Русия тарафыннан бу төбәкләрне оккупацияләү, хәрби хәрәкәтләр башкару һәм сугыш җинаятьләре кылу шартларында уздырылды, бу дәүләт кануннарына һәм халыкара нормаларга каршы килә дип аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
  • 2014 елда Русия шушы рәвештә Кырымны аннексияләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!