Русия һава ширкәтләренә очкычларны басуга утыртмаска киңәш иткәннәр

"Урал һава юллары" очкычы ашыгыч рәвештә кырга төшеп утырганнан соң

Шулай ук ягулыкны исәпләгәндә һава шартлары үзгәрә калса, маршруттан тайпылырга кирәк булса, тоткарлыклар килеп чыкса, икенче тапкыр урап очасы булса, бер мотор эшләми башласа дип тә күз уңында тотарга кушылган.

Күптән түгел "Урал һава юллары"ның А320 очкычы бодай басуына төшеп утыруны Росавиация "җитди хәл" дип бәяләгән һәм мондый хәлләр башка кабатланмасын өчен бөтен һава ширкәтләренә дә пилотларны өстәмә рәвештә укытырга киңәш иткән. Бу хакта оешма бюллетененә сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә.

12 сентябрь көнне "Урал һава юллары"ның Сочидан Омскига очкан Airbus-A320 очкычы каза хәлендә Новосибирски өлкәсендәге басуга төшеп утырган иде.

"Урал һава юллары" баш мөдире Сергей Скуратов моңа өч гидросистемның берсе эшләми башлау сәбәпче булуын әйтте.

"Коммерсантъ" хәзер әйткәнчә, Airbus-ның гидравликасы бер- берсенә бәйсез булган өч контурдан тора, шуңа күрә техник төзексезлек очкычка төшеп утырырга комачауламаган, әмма пилотлар икенче тапкыр урап килергә булган. Росавиация әйтүенчә, пилотлар ягулыкның ни кадәргә җитәсен дөрес хисапламаган һәм шуңа очкычны басуга утырткан.

"Омски һава аланының көтеп тору зонасында булган чакта пилотлар Новосибирскига очарга булган, алар Толмачевоның запастагы аэродромына кадәр ераклыкны һәм очу өчен күпме ягулык кирәк булуын исәпләгән. Әмма очкан вакытта ягулыкның күбрәк кирәк булачагы, Новосибирскига кадәр җитмәячәге ачыкланган. Нәтиҗәдә экипаж очкычны һавадан сайлап алынган мәйданчыкка утыртырга мәҗбүр булган һәм Убински бистәсе янындагы басуга уңышлы рәвештә төшеп утырган", диелә басма материалында.

"Коммерсантъ" мәгълүматынча, хәзер Росавиация һава ширкәтләренең җитәкчеләреннән сивил очучылар "Очышларга әзерлекнең гомуми кагыйдәләре"н үтәсен дип таләп итә. Бу кагыйдәләр транспорт министрлыгы тарафыннан расланган.

Шулай ук ягулыкны исәпләгәндә һава шартлары үзгәрә калса, маршруттан тайпылырга кирәк булса, тоткарлыклар килеп чыкса, икенче тапкыр урап очасы булса, бер мотор эшләми башласа дип тә күз уңында тотарга кушылган.

Хәзерге вакытта экипаж әгъзалары очулардан читләштерелгән, пилотлар тикшерүчеләргә күрсәтмәләр бирә һәм үзләренең басуга төшеп утыру карарын һава белгечләренә аңлата диелә. "Коммерсантъ" мәгълүматынча, экипаж җитәкчесе Сергей Белов дөрес эшләдем дип саный. "Урал һава юллары" башлыгы Скуратов та элегрәк аның белән килешкән иде.

  • Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы кирәк-яракларны кулланырга мәҗбүр.
  • Америка белгече, AeroDynamic Advisory консалтинг ширкәтенең идарә мөдире Ричард Әбулафиа 2022 елның мартында ук: "Русия тиздән мәзәк хәлдә калачак: үсеш алган, географик яктан дөньяда иң зур илдә һавадан юлчы ташуның индустриясе булмаячак. Русия оча алмаячак" дигән иде. Әбулафиа фаразынча, Русия һава ширкәтләре күпмедер вакыт "каннибализм"да – очкычларның бер өлешен алмаш детальләргә куллану режимында яшәп тора ала.
  • 26 сентябрьдә Сочидан Уфага очучы "Аэрофлот" очкычы очып китү юлына чыгып, моторын эшләтеп җибәргәннән соң кире торган урынына кайтуны сораган. Сәбәбе - гидравлика системы эшләмәү.
  • 20 сентябрьдә Татарстанның "ЮВТ Аэро" очкычы, ягулык агу сәбәпле, һава аланына кире кайткан иде
  • 12 сентябрьдә Мисырдагы Хургададан Түбән Новгородка баручы очкыч техник җитешсезлекләр сәбәпле Казан һава аланына төшеп утырырга мәҗбүр булды.
  • 11 сентябрь көнне "Урал һава юллары" ширкәтенең Казаннан Сочига очып киткән очкычы техник җитешсезлек сәбәпле кире әйләнеп кайткан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!