Русия саклану министрлыгында быелгы көзге чакырылыш 1 октябрьдән Русиянең бөтен төбәкләрендә дә башланачак дип белдерделәр. Шул исәптән былтыр Украинадан аннексияләнгән дүрт төбәктә: Луһански, Донецки "республикалары"ның, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең баскынлыктагы өлешләрендә дә.
Русия баш штабы вәкиле Владимир Цимлянский әйтүенчә, мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучыларны җыелу пунктларыннан 16 октябрьдә җибәрә башлаячаклар, гаскәрдә хезмәт итү вакыты элеккечә 12 ай кала.
Шул ук вакытта ул Ерак Төньякта һәм Ерак Төньяк белән тиңдәш аерым районнар чыгарылма булып тора, биредә яшәүчеләр хәрби хезмәткә 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр чакырыла, дип искәртте. Цимлянский сүзләренчә, беренче чиратта бу әлеге җирләрдәге климат үзенчәлекләре белән бәйле. Шулай ук ул язгы чакырылышта гаскәргә 147 мең кешенең алынуын әйткән.
Русия баш штабы вәкиле "срочник"ларны сугышка яки Луһански, Лонецки, Херсон, Запорожье өлкәләрендә урнашкан пунктларга җибәрмибез дип ышандыра.
- Былтыр 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлагач, Русия президенты Владимир Путин берничә тапкыр "махсус операциядә" бары тик килешү нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр генә катнаша дип белдергән иде. Әмма ахырдан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" да булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште. Саклану министрлыгы мәҗбүри хезмәттәгеләрнең барысы да Русиягә кайтарылды дип ышандырды.
- 2022 елның апрель уртасында баткан "Москва" крейсеры экипажы арасында да "срочниклар" булуы ачыкланды.
- Былтыр Русиядә көзге чакырылыш гадәттәгедән бер ай соңарып, 1 ноябрьдә башланган иде. Президент сүзчесе Дмитрий Песков сүзләренчә, күчерүнең сәбәбе - "өлешчә" мобилизация аркасында военкоматларның эше артык күп булуы.
- Русиядә хәрби исәптә торган яки торырга тиешле 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге ирләр мәҗбүри рәвештә армия сафларына чакырылырга тиеш.
- Былтыр декабрь азагында Русия саклану министры Сергей Шойгу Русия армиясенә чакыру яшен 21 яшьтән 30 яшькә кадәр күтәрергә тәкъдим итте.
- Әмма Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов "гаскәргә чакырылу яшенең югары чиге – 30 яшь булачак. Түбән чиген 18 яшь дип калдырырга булдык, чөнки күпчелек егетләр нәкъ менә 18 яшьтә хезмәт итәргә тели", дигән иде. Шул рәвешле 2024 елның 1 гыйнварыннан башлап Русиядә гаскәргә 18 яшьтән 30 яшькә кадәргеләр алыначак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!