Очышлар кышкы яллар вакытына туры китереп ачыла, алар 21 декабрьдән 2024 елның 31 гыйнварына кадәр оештырылачак.
Быел декабрь аенда "Аэрофлот" даими рәвештә Казаннан Дубайга оча башлаячак. Бу хакта Казан һава аланының матбугат хезмәте җиткерә.
Очышлар кышкы яллар вакытына туры китереп ачыла, ул 21 декабрьдән 2024 елның 31 гыйнварына кадәр булачак. Казаннан очышлар җомга (иртәнге сигездә) һәм дүшәмбе (7:25 сәгатьтә), ә Дубайдан пәнҗешәмбе (17:35) һәм якшәмбе (13:30) булыр дип ниятләнә.
Дубайга 158 юлчыны сыйдырышлы Вoeing 737−800 очачак. Юлга биш сәгатьләп вакыт китәчәк, дип искәртелә.
Быел Төркиянең Pegasus һава юллары 14 майдан Анталья белән Казан арасында 19 июньнән Казаннан белән Истанбул арасында туры очышлар башлаган иде.
- Кичә, 28 сентябрьдә Казанның Габдулла Тукай исемендәге халыкара һава аланында эчке очышларга теркәлүгә чиратлар барлыкка килде. "Аэрофлот" юлчыларны билетлар сатып ала торган Русия системы - "Леонардо"да төзексезлекләр турында кисәтте. Шулай ук мондый проблем барлыгын "Победа"да һәм "Урал һава юллары"нда да белдерделәр. Сервисны уйлап тапкан "Ростех" оешмасы чит илдән көчле DDOS-һөҗүм булуын белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!