Татарстанда милли сәясәтне тормышка ашыру програмы үзгәртелә. "Татарстанлы" сүзе хәзер телгә алынмый

Иллюстратив фото

Татарстанның дәүләт милли сәясәте програмында Татарстан ватандашлыгын үстерү, куәтләү максаты куелмаячак. Бу маддә документтан юкка чыккан, дип яза "Коммерсант". Яңартылган документны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Хәзер республика хакимиятенең төп максаты - "гомумрусия ватандашлыгы һәм үзбилгеләнүен, күпмилләтле Русиянең бердәмлеген куәтләү". Татарстан хакимияте татарстанлыларның үзләрен Русия ватандашлары белән якын итеп тоюларына ирешергә тиеш булачак. Татарстаннарның 80 проценты үзен Русия ватандашлары белән тыгыз бәйләнештә булуын сизү максатына ирешү 2026 елга кадәр төгәлләнү планы куелган.

Татарстан хакимияте мәгълүматына караганда, 2023 елда Русия ватандашлыгы белән үзләрен тәңгәл кую дәрәҗәсе халыкның 70 процентында гына сизелә. Түрәләр үзбилгеләнү дәрәҗәсен социологик тикшеренүләр аркылы ачыклаячак.

Моңа кадәр гамәлдә булган дәүләт програмында "гомумрусия ватандашлыгын һәм Татарстан ватандашы буларак үзбилгеләнүне ныгыту" максаты куелды. Моннан тыш республикада яшәүче башка халыкларның этномәдәни, рухи үсешенә ярдәм итү дигән сүзләр дә бар иде.

Яңартылган дәүләт програмындагы эшләр 2024-2026 елларга тәгаенләнгән.

Яңа документа өч ел эчендә татарстанлыларның 89 проценты республикадагы милләт һәм динара мөнәсәбәтләрне уңай бәяләргә тиеш дип язылган. Татарстанлыларның 75 проценты чит ил кешеләренә тискәре карашта булмавына ирешелү тиеш. 85 процент кеше үзләрен милләте, теле, дине аркасында дискриминацияләнгән дип саналмавына ирешү максаты куелган.

2024 елда програм өчен Татарстан казнасыннан 52,7 млн сум акча бүлеп бирәләчәк, алга таба һәр ел - 46,3 млн сум. Гомум бюджетның күләме 145,2 млн сум тәшкил итә. Програмның кураторы итеп Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева билгеләнгән, ә Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова аны гамәлгә ашыру өчен җаваплы булачак.

  • Татарстанда 170 милләт яши. Соңгы җанисәп саннарына караганда, 4 млн кешедән 53,6 проценты - татарлар, 40,4 процент - урыслар. Чуаш, мари, мукшы, башкортлар 3,8 процентны тәшкил итә.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!