Китапны Әнкараның "Атайорт" нәшрияты бастырган. "Идел-Урал зыялылары-II" китабында татар тарихы, әдәбияты һәм мәдәнияте турында 21 мәкалә урнаштырылган. 290 битлек китапка 21 татар зыялысы турында мәгълүмат тупланган. Китапта татар тарихы, әдәбияты һәм мәдәнияте турындагы мәкаләләрдә татарларның үткәне, бүгене, киләчәге турында уйланулар бар.
Китапта Сталин чорында репрессия корбаннары булган татар зыялылары Газиз Гобәйдуллин, Һади Атласи, Фазыл Кәрим улы Туйкин, Мәхмүт Галәү, Кәрим Тинчурин, Гали Рәхим, Садри Җәләл, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Кәрими, Ибраһим Саләхов һәм башка шәхесләр турында язмалар урнаштырылган.
"Китапта татар әдәбиятында тарихи роман язучы Нурихан Фәттах, Мөсәгыйт Хәбибуллинның тормыш юлы, иҗаты һәм тарихи роман язуга алынулары турында киң мәгълүмат бирелгән. Шулай ук татар тарихына һәм мәгарифенә нигез салучы мөгаллим, дәреслекләр төзүче Габдулла Буби, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, нашир Габдулла Апанаев, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, журналист Йосыф Акчура турында укырга мөмкин.
Татар шигърият дөньясының якты йолдызлары булган Һади Такташ, Мөдәррис Әгъләмов, Нәҗибә Сафина, галимнәр Нәкый Исәнбәт, Хатыйп Миңнегулов турында мәгълүмат та бирдем, бу шәхесләр төрекләр өчен яңа кешеләр. Бу китапны мәрхүм әниемә багышладым", дип сөйләде Азатлыкка Роза Корбан.
Китап авторы әйтүенчә, төрекләр Идел-Урал төбәгеннән чыккан язучы, галим, шагыйрьләр, режиссер, драматурглары белән кызыксына. "Элек Төркиягә килеп урнашкан татар мөһаҗирләренең тормыш юлларын, Төркиянең үсешенә өлеш керткән татар-башкортлар өйрәнелгән, алар турында язылган, әмма берара бу эш тукталган. Әмма Идел-Уралда төрки дөньяга тәэсир итәрлек яңа шәхесләр бар, төрекләрне алар белән дә таныштыру мөһим дип санап бу китапларны язу эшенә алындым. Бу китапның беренче өлеше бик тиз таралды, сатылып бетте, китапның икенче өлеше дә кешеләрдә кызыксыну уятыр дип ышанам", диде ул Азатлыкка.
Китапның өченче өлеше дә булачак. Беренче өлеше узган елның декабрендә нәшер ителгән иде.
Роза Корбан хәбәр итүенчә, бүген Төркиянең Маниса шәһәрендәге узучы китап ярминкәсендә "Идел-Урал зыялылары-II" тәкъдим ителә, 1 октябрьдә ул киң сатуга чыгачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!