Казанда "Маяк" фаҗигасен искә алдылар һәм АЭТС төзүгә каршы чыктылар

Казанда митинг

Пикет барышында 200 имза җыелган.

30 сентябрьдә Казанның Ленин мәдәният сарае каршында Кыштым фаҗигасен искә алу белән бергә Татарстанда атом энерготехнология станциясе һәм чүп яндыру заводы төзүгә каршы пикет узды. Бу хакта чараны оештырган Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов Азатлыкка сөйләде. Урам чарасына "Чиста һава өчен" хәрәкәте вәкилләре дә кушылган.

Гарапов сүзләренчә, 66 ел элек Чиләбе өлкәсендәге "Маяк" атом ширкәтендәге атом казасы бүген гыйбрәт булырга тиеш. Ул бу фаҗигадән татар һәм башкорт авыллары зыян күрүен, анда яшәүчеләрнең читкә күчермәүләрен искә алды.

Пикетта 20 кеше төрле шигарьләр тотып торган. Шунда ук хакимияткә мөрәҗәгать әзерләнгән. Ике сәгать эчендә 200дән артык кеше имзалаган.

"Безнең таләпкә бер каршы чыгучы да булмады. Пикетта Татарстан рәисенә зур таләпләр куелды. Аннан Казанны экологик сәламәтләндерү операциясе башлауны сорадылар" ди ул.

Пикетка чыгучыларның төп таләбе - Татарстанда атом энерготехнология станциясен төзетмәү. Бу янәшәдә яшәүче 1 млн кеше өчен экологик фаҗигага китерәчәк дип исәпли Гарапов.

"АЭТС төзү өчен әлегә Менделеевски районы сайланган. Ул Кама елгасыннан Чаллыга 20 км ераклыкта урнашкан. Анда дүрт атом блогы һәм водород җитештерү корылмасы булачак. Аны "Аммоний" заводында кулланачаклар", диде ул.

Ел башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада "Росатом" ширкәте водород җитештерүче атом энерготехнология станциясе төзү тәкъдимен хуплап чыкты.

Соңрак АЭТС Менделеевски районында төзелергә мөмкин дип әйтелде. Төзелешне 2028 елда башлап, 2032 елда беренче блокны эшләтеп җибәрергә җыеналар, калган өч блок исә 2035 елга эшли башларга тиеш. Станция 60 ел хезмәт итәчәк диелә, Татарстан бюджетына аның эшеннән ел саен 20 млрд сум күләмендә салым түләнәчәк.

Татарстан моннан икътисади файда күрәчәк , белгечләр аның экологик фаҗига белән тәмамлану ихтималын фаразлый.

Чарада Казанда чүп яндыру заводы төзелешен туктатырга чыкканнар. Шулай ук янәшәдә урнашкан "Казаноргсинтез" заводының факелларын сүндереп, зыянлы матдәләр чыгаруның яңа технологиясен куллануны таләп иткәннәр. Алга таба бу экологик фаҗига китетеп чыгарачак ди ул.

Татарстанда беренче атом электростанциясе Кама Аланындагы 1980 елда төзелә башлый. Тик бу эш 1986 елгы Чернобыль һәлакәте аркасында, илдәге сәяси, икътисади хәл кискенләшү һәм Татарстан җәмәгатьчелеге төзелешкә протест белдерү сәбәпле 1990 елда туктый. Бүген ул чорда корылган биналар хәрабә хәлендә.

Татарстанның Яшел Үзән районы Яңа Николаевка авылында чүп яндыру заводы төзелә. Аны 2023 елның декабрендә тапшырырга тиешләр. Бу төзелешкә халык нык каршы чыкса да, чүп яндыру заводын салуга рәсми рөхсәт бирелде. Санкцияләр сәбәпле корылманы кулланышка тапшыру вакыты 2025 елга кичектерелде.

1957 елның 29 сентябрендә дөньяда иң зур атом казаларының берсе – Кыштым казасы була. Меңнәрчә кеше казадан килгән зыянны бетерү эшенә җигелә, тагы да күбрәге – башка урыннарга күчерелә. Әмма берничә авыл, нигездә татар авыллары, торып кала. Җирле халык бу фаҗигане атом ярдәмендә кешеләрне юкка чыгару сынавы дип атый, башкалары кешеләрнең монда яшәп калган халыкның газабын түрәләр башбаштаклыгы белән аңлата.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!