Аныңча, бүгенгә 1 162 физик мөмкинлеге чикле бала мәктәпләрдә белем ала. Бу инвалид балаларның биштән бер өлешен тәшкил итә. Хәзерге вакытта 42 мәктәптә ишетмәүчеләр һәм күрмәүчеләр, авырдан сөйләшүчеләр, акылга зәгыйфь һәм, шулай ук, аутист балалар белем ала.
Сәгыйтова сүзләренчә, соңгы биш елда мәктәптә белем алучы инвалид балаларның саны 4,5 тапкырга арткан.
"Бу мондый балалар өчен шартлар тудыру белән бәйле", диде ул.
Моңа кадәр Татарстан хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада инвалид балалар саны елдан-ел арта баруын әйткән иде.
2023 елның 1 маена инвалидлыгы булган 283 мең кеше теркәлгән, аларның 266 меңе – өлкәннәр, 17 меңе – балалар (0,5 проценты). Чагыштыру өчен: 2020 елда Татарстанда 15,6 мең инвалид бала булган, 2021 елда – 16 мең, 2022 елда исә – 16,8 мең. Шул ук вакытта зурлар арасында инвалидлар саны акрынлап кими бара диелә.
Узган ел Татарстанда 36 651 бала туган. Бу 2021 елдан 4 285 сабыйга азрак. Үлемнәр саны 44 784 кешегә җиткән. Республикада үлүчеләр, туучыларга караганда, 8 133 кешегә күбрәк булган. Татарстанда бала табу кими. Соңгы сигез елда республикада туучылар саны 35,5 процентка төшкән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!