3 октябрьдә Уфада ир әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадаган һәм Самар өлкәсенә киткән. Качучының исеме Альберт, аңа 37 яшь диелә.
Самар өлкәсендә Украинадагы сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәре тоткарланган, ул әтисен үтерүдә шикләнелә, дип җиткерә Mash Batash һәм "Пруфы"
Mash Batash мәгълүматынча, 3 октябрьдә Уфада ир әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадаган һәм Самар өлкәсенә качып киткән. Качучының исеме Альберт, аңа 37 яшь диелә. "Пруфы" исә ир әтисен Уфаның Инорс микрорайонында канцелярия пычагы белән чәнчегән дип төгәллек кертә.
Украинадагы сугыштан тыш, элекке полиция хезмәткәре Чечня сугышында да катнашкан. Аны эчке эшләр оешмаларыннан кешене тоткынлыкка алып, аңа гранат белән янавы өчен куганнар. Бу хәл кайчан булуы билгеле түгел.
- Соңгы вакытларда медиаларда Украинадагы сугыштан кайтучылар кылган авыр җинаятьләр, шул исәптән үтерүләр турында хәбәрләр даими чыгып килә.
- Август башында Карелиядә сугыштан кайткан вагнерчыны күп кешене үтерүдә шикләнеп кулга алганнар иде. Биш ир-ат һәм бер хатын-кызны үтерүдә "Вагнер" белән төрмәдән сугышка киткән Игорь Сафонов һәм аның белән бергә колониядә утырган тагын бер ир шикләнелә. Авылдашлары сөйләвенчә, Сафонов фронттан кайткач күп эчә башлаган.
- Сентябрьдә Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы" элекке полиция хезмәткәрен үтергән дип хәбәр ителде. Вилнур А. сугышта яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән.
- Брянски гарнизон мәхкәмәсе сугышта катнашкан ирне 10 яшьлек үги кызын көчләүдә гаепле дип табып 15 елга хөкем итте.
- Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.
- Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.
- Адвокатлар да Русиядә үтерүләр саны соңгы 20 елда беренче тапкыр артуын белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!