Казанга килүче туристлар саны үсеше туктаган

Иллюстратив фото

Татарстан башкаласына иң күп турист быел Мәскәү, Башкортстан һәм Самардан килгән.

2023 елның гыйнвар-август айларында Казанга 2,8 млн турист килгән. Бу хакта бүген Казанның туризм үсеше комитеты рәисе Дарья Санникова мэрия киңәшмәсендә белдерде. Туристлар саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бер дәрәҗәдә калган. Моңа кадәр рәсмиләр туристлар саны арта дип белдереп килде.

Моннан тыш, Казандагы кунакханәләрдә калучылар саны да кими башлаган. Быел отельләр 66,1 процентка тулы булган. Узган ел бу күрсәткеч 67 процент дәрәҗәсендә иде. Бүген Казанда 8 мең номерга исәпләнгән 230 отель эшли.

Дарья Санникова сүзләренчә, Казанга иң күбе Мәскәүдән киләләр. Туристлар санының 12,6 проценты Русия башкаласына туры килә. Икенче урында — Башкортстан (10%), өченчедә — Самар өлкәсе (6%).

8 айда туристларның Казанда карта белән түләгән чыгымнары 16 млрд сумнан артып киткән. Бу узган елдан 59 процентка күбрәк. Турист тәүлегенә якынча 2,71 мең сум акча тота.

• 2022 елда Татарстанга 3,7 млн турист килде. Шуларның 10 процентын Башкортстанда яшәүчеләр тәшкил итте. Туристлар саны алдагы ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк булды.
• 2023 елның беренче өч аенда Татарстанга килгән туристлар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 15 процентка арткан. Рәсми мәгълүматка күрә, республикада 859 мең кеше кунак булган. Чит илгә чыгу мөмкинлеге азаю сәбәпле, Татарстанга килүче туристлар саны арта, әмма Казанда татарлык җитми ди туризм белгечләре. Татарстанга килүчеләр нигездә Казан, Болгар, Зөя, Алабуганы карый.
• Узган елның мартыннан башлап Казанга бару өчен сатылган турларның бәяләре, 2021 ел белән чагыштырганда, 20-25 процентка кыйбатланган.
• Татарстанда туристлар өчен кунакханәләр җитмәве әйтелә. Сентябрь ахырында Болгарда отель төзелеше тукталып калуы билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!