Татарстанда ташлама белән йөрүче юлчылар һәм балаларга юл йөрү бәясе артачак

Иллюстратив фото

Бәяләр 2024 елның 1 гыйнварыннан артачак.

Татарстанда ташлама белән йөрүче юлчыларның һәм балаларның җәмәгать транспортында йөрүе кыйбатланачак. Бу хактагы карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Документта әйтелгәнчә, социаль юл йөрү билетларын 24 сумга арттырачаклар (аена 605 сум булачак), балаларныкы 15 сумга арта (369 сум булачак). Бәяләр 2024 елның 1 гыйнварыннан артачак.

Хәзерге вакытта социаль юл йөрү билеты аена 581 сум, балаларныкы 354 сум тора.

Соңгы тапкыр аны 2022 ел ахырында арттырганнар иде. Беренчесен - 34 сумга, балаларныкын 21 сумга.

  • Социаль билетта юлчының исеме күрсәтелә һәм ул электрон карта яки банк картасы кебек итеп бирелә, ниндиен аласын юлчы үзе сайлый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!