Азатлыкта яңа мөһаҗирләр турында подкаст чыга башлады

"Сәлам, син кайда?" дип аталган подкаст сериясе Төркия, Германия, Швейцария, АКШ һәм башка илләргә киткән татар-башкортлар яңа җирләрдә ничек тормыш корулары турында сөйләячәк. Ул берничә эпизодтан торачак.

11 октябрьдән Азатлыкта "Сәлам, син кайда?" исемле татарча яңа подкастлар чыга башлый. Яңа подкастлар Украинадагы сугыш, Русиядәге сәяси вазгыять кискенләншүе аркасында чит илләргә чыгып китүче татар-башкортларның яңа җирләрдә яңа тормыш корырга тырышулары хакында.

"Сәлам, син кайда?" подкастында Төркия, Германия, АКШ, Швейцария һәм башка илләргә китәргә мәҗбүр булган татар-башкортларның тормышы турында сөйләнелә.

Чит илләргә китү сәбәпләре, читтә урнашу авырлыклары, мөһаҗирлек михнәтләре, документ ясату кебек проблемнар белән бергә туган телне саклау мәсьәләсен ничек хәл итү хакында фикерләшүләр булачак. Яңа мөһаҗирләр ил белән элемтәләрен ничек саклый, кайтасылары киләме һәм аны ничек күз алдына китерәләр? Мәҗбүри эмиграциядә иң авыры нидә, иске эмиграция белән нинди уртаклыклар бар, ниләр белән аерыла — шул хакта сөйләшүләр алып барыла.

"Сәлам, син кайда?" татарча подкастның алып баручысы — журналист Римма Бикмөхәммәтова. Ул үзе дә мөһаҗир, Төркиянең Истанбул шәһәрендә яши.

Яңа татарча подкастның беренче чыгыралышында Истанбул белән Лос- Анджелес мөһаҗирләре сөйләшә.

Бүгенге кунак - башкорт теле активисты, җырчы, "Балалар" проекты җитәкчесе Рүзилә Киньябулатова. Ул ире, ике баласы белән ничек Америкага чыгып китүе, үзе белән ниләр алганы, ниләр сагынганы, чит җирләрдә туган телне ничек сакларга җыенганы хакында сөйли. Америкада милли мохит булдыру, халыктан акча җыеп милли проектларны тормышка ашыру мөмкинме - эпизод шул хакта.

Your browser doesn’t support HTML5

Рүзилә Киньябулатова, АКШ: "Үземне һаман сәяхәтче итеп тоям"


"Сәлам, син кайда?"ны Азатлык сайтында, Азатлыкның социаль челтәрләрендәге бөтен аккаунтларында: Instagram-да, Youtube, Google Podcast, Spotify, Вконтакте һәм Яндекс.Музыка платформаларында тыңларга мөмкин. Ул һәр чәршәмбе дөнья күрәчәк.

Моңа кадәр Азатлыкта "Милли һәм файдалы", "Ачлык", "Азатлыкка 70 ел" һәм башка подкастлар дөнья күрде. Алар барысы да бер урында тупланган.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!