Чиләбедә галимнәр Алтын Урда төрбәләренең башкортка бәйләнеше юк дип белдерде

Иллюстратив фото

Сүз XIII–XV гасырдагы Алтын Урда чоры төрбәләре турында бара.

Тарихчылар Алтын Урда төрбәләренең билгесез башкорт ханнарына бәйләнеше юк дип белдерде. Бу хакта Чиләбе өлкәсендә узган Алтын Урда чорына багышланган симпозиумның урта гасыр төрбәләре турындагы түгәрәк өстәл резолюциясендә әйтелә.

Утырышта Идел-Урал төбәгендәге, Кырым һәм Казакъстандагы урта гасыр төрбәләре тикшерелгән, аларга тарихи-археологик анализ ясалган. Сүз XIII–XV гасырдагы Җүчи Олысы төрбәләре турында бара.

"Төрбәләрнең архитектура һәм төзелеш үзенчәлеге аларның уртак стандарт нигезендә төзелүендә шик калдырмый… Бу һәйкәлләрнең барысы да Алтын Урда мөселман утрак цивилизациясенең бер өлеше булып тора. Әлеге төрбәләрнең төзелешен билгесез башкорт ханнары һәм XVI гасыр белән бәйләргә бернинди нигез дә юк", диелә резолюциядә.

Алтын Урда чорына багышланган симпозиум 12-14 октябрьдә Чиләбе өлкәсенең Варна бистәсе һәм Чиләбе шәһәрендә узды. Татарстан ягыннан Дамир Исхаков, Илнур Миргалиев, Искәндәр Измайлов, Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова һәм башка тарихчылар чыгыш ясаган. Башкортстан ягыннан — Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты галиме, тарихчы Владимир Иванов, Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге фәнни хезмәткәре Алексей Нечвалода үз фикерләрен җиткергән.

Фәнни җыенны оештыруда Татарстан галимнәре генә түгел, Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсенең фәнни җәмәгатьчелеге дә катнашкан. Аерым алганда, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең Чиләбе бүлеге, Көньяк-Урал дәүләт университеты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Курган дәүләт университеты, Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге карамагында эшләүче Тарих, тел һәм әдәбият инстиуты һәм "Көньяк Урал" фонды әйтелә.

Бүген Башкортстан җирлегендә Алтын Урда чорына бәйле берничә төрбә сакланган. Алар арасында Торахан, Хөсәен бәк төрбәләре бар. Аларны еш кына башкорт риваятьләре белән бәйләп аңлаталар. 2016 елда Чишмә районында Хөсәен бәк сөякләре үз төрбәсенә кайтарылды.

Ел башында Казанда Минзәлә өязе татарлары турында китап дөнья күрде. Галимнәр хезмәттә татарларның "башкорт" сословиесенә ничек керүе һәм үзләрен татар дип санаганнары турында язган. Бу китап 2020 елда дөнья күргән "Уфа өязе татарлары" китабының дәвамы булып тора. Яңа хезмәттә XVIII гасыр ахыры - XIX гасыр башында Русия империясендә уздырылган 5-10 ревизия мәгълүматлары тупланган. Минзәлә өязе - бүгенге Татарстанның Минзәлә, Тукай, Түбән Кама, Актаныш, Әлмәт, Зәй, Мөслим, Сарман, Чирмешән районнарын, ягъни республиканың көнчыгыш өлешен үз эченә ала. Китапта барлыгы 400дән артык авыл турында мәгълүмат бирелгән.

Соңгы елларда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Аларның кайбер галимнәре республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрделәр. Моны хәзер рәсми оешмалар да куллана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!