Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин яңа мең сумлык акча тирәсендә чыккан гаугага фикер белдерде

Татарстан мөфтие Ками хәзрәт Сәмигуллин

"Тәрене булмаган урынга кую, булган айны урыныннан алып ташлау мантыйксыз. Дошманлык күккә карауны тыюга китерәчәк - анда да бит ярымай бар", диде ул.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин яңа мең сумлык акча тирәсендә чыккан гаугага үз аңлатмасын бирде. "Тәре булмаган җиргә аны кую һәм ай булган урыннан аны алып ташлау мантыйкка туры килми", дигән ул Бизнес Online-га.
"Бу хәл Татарстаннан үрнәк алырга кирәклеген күрсәтә. Татарстанга кунакка килүчеләр безнең арадагы мөнәсәбәтләрнең нинди яхшы булуын күреп белә. Бу бик зур эш. Ягъни, бер яклы нәфрәт итү, мөселманнарны күрә алмауны ачыктан-ачык күрсәтү дөрес түгел. Әгәр без яхшы җәмгыять булдырырга телибез икән, сүздә генә түгел, чынлыкта да толерант булырга тиешбез. Бездә мөселманнар күп, нигә ярымайлар да тәреләр дә була алмый? Бу бик табигый. Тәрене булмаган урынга кую, булган айны урыныннан алып ташлау мантыйксыз. Дошманлык күккә карауны тыюга китерәчәк - анда да бит ярымай бар", диде ул.

Моннан тыш Камил хәзрәт ярымай кермәгән, әмма шул ук вакытта тәре ясалган башка акчаларның булуын да әйтте.
  • 16 октябрьдә Русия банкы 1 мең һәм 5 мең сумлык яңартылган банкнотларны әйләнешкә кертте.
  • Аларда ил төбәкләрендәге күренекле урыннар сурәтләнгән. Мең сумлык кәгазь акча Түбән Новгородка һәм Идел буе федераль бүлгесенә багышланган.
  • Мең сумлыкның алгы ягында Түбән Новгород кирмәненең Никольская манарасы, икенче ягында исә Казандагы Сөембикә манарасы, Казандагы Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасы һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее күрсәтелгән.
  • Манара сурәтендә ярымай булуы, ә шул ук вакытта элекке чиркәү булган музей бинасында тәре булмау урыс чиркәве әһелләренең ачуын чыгарды. Яңа акчаның сурәте тәкъдим ителүгә урыс чиркәве рухание Павел Островский аны кискен тәнкыйтьләп чыкты. "Сез, иптәшләр, курку хисен бөтенләй югалттыгызмы? Яңа акчага төшерелгән манарада ярымай бар, ә православ чиркәү гөмбәзендә тәре юк. Ут белән уйнамагыз", — дип кисәтте Островский. Бу фикергә урыс чиркәвенең башка вәкилләре дә кушылган.
  • Русия Үзәк банкы Сөмбикә манарасы һәм татар дәүләтчелеге музее төшкән 1000 сумлык яңа акчаның дизайнына төзәтмәләр кертәчәген белдерде. "Хәзерге вакытта банкнотларны чыгаруны туктату карары кабул ителде. Киң кулланылышка ул таралмады", диелде хәбәрдә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!