Татар журналисты Алсу Кормашның тоткарлануына дөнья реакциясе

Алсу Кормашева

БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу (Кормаш) Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакыра.

20 октябрь көнне Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлыкның Татар-башкорт хезмәтенең ике көн элек тоткарланган журналисты Алсу Кормашеваны 23 октябрьгә кадәр сак астында калдырды.

Азатлык журналистны тоткарлау турында хәбәргә дөнья буйлап килгән реакцияләрне туплый. Бу тупланмада АКШ югары түрәләреннән башлап, татар активистларына кадәр фикерләрне тәкъдим итәбез.

Мэтью Миллер

АКШ Дәүләт департаменты вәкиле (Х соцчелтәре)

"Без Русиядә Алсу Кормашеваның тоткарлануы турында хәбәрдар. Русия хакимияте безгә бу хакта хәбәр итмәде. Әлеге эшне май аеннан бирле күзәтәбез, ул вакытта Русия хакимияте аның паспортларын тартып алган, шуңа күрә ул Русиядән китә алмый. Бүгенге көнгә кадәр бу эшнең нечкәлекләре турында ачыктан-ачык сөйләмәдек, чөнки моның эшкә ярдәм итмәячәгенә ышандык. Бу Русия хакимияте тарафыннан АКШ ватандашларын чираттагы эзәрлекләү кебек тоела. Аның ике ватандашлыгы бар, шул сылтау белән Русия хакимиятләре мәгълүмат бирми. Ләкин без башка юллар эзләячәкбез."

Чак Шумер

АКШ Сенатында демократлар күпчелеге башлыгы (АКШ Сенатында чыгышы)

"Кичә Русия хакимиятләре ят агент булып теркәлмәү дигән уйдырма гаепләү белән Америка һәм Русия ватандашы булган журналистны тоткарладылар. Алсу Кормашева быел Русиядә тоткарлаган икенче американ журналисты булды, март аенда Wall Street Journal-дан Эван Гершкович кулга алынган иде.

Без Русия тарафларыннан Алсу Кормашева һәм Эван Гершковичны нигезсез тоткарлауны хөкем итәбез һәм аларны кичекмәстән азат итәргә таләп итәбез. [...]

Бер ачыклык кертергә рөхсәт итегез: журналистика – җинаять түгел, һәм ул беркайчан да эзәрлекләүгә, куркытуга һәм басым ясауга дучар булырга тиеш түгел.

Америка Алсу белән Эванга һәм аларның гаиләләренә теләктәшлек белдерә."

БМОның кеше хокуклары офисы

(X соцчелтәре)

"Без Алсу Кормашеваны тоткарлау уңаеннан борчылуыбызны белдерәбез һәм аны кичекмәстән һәм шартсыз азат итәргә чакырабыз.

Журналистларга үзләренең мөһим эшләрен басым, куркыту һәм репрессияләргә дучар ителмичә башкару мөмкинлеге бирелергә тиеш."

Жозеп Боррель

Европа шурасының тышкы сәясәт департаменты башлыгы (X cоцчелтәре)

"Европа берлеге Алсу Кормашеваны тоткарлауны хөкем итә. Журналистлар якланган булырга һәм аларның үз һөнәрләре белән ирекле шөгыльләнү мөмкинлеге булырга тиеш.

Русия кеше хокуклары, шул исәптән сүз иреге өлкәсендә үзенең халыкара бурычларын үтәргә тиеш".

БУ ТЕМАГА: Алсу Кормашеваны тоткарлау уңаеннан

Европа шурасы

Махсус платформада Алсу Кормашеваның тоткарлануы һәм ул язган темалар тасвирлана.

"Түбәндәге гамәлләр көтелә:

Журналистны азат итү. Аңа каршы барлык гаепләүләрне кире кагу".

Джеф Гедмин

Азат Европа/Азатлык радиосы президенты вазифасын башкаручы (тулы белдерү)

"Алсу Кормашева – еллар дәвамында Татарстан һәм Башкортстанда, Русиянең Идел буендагы төбәкләрендә яшәүче милли азчылыклар тормышын яктыртып килгән тәҗрибәле журналист, ул татар телен, мәдәниятен яклау һәм саклауга багышланган төрле инициативалар турында язып барды. Соңгы елларда урыс хакимиятләре татарларга каршы басымын торган саен арттырып килә.

Алсу – иң олы хөрмәткә ия булган хезмәттәшебез, ике бала анасы, ул кире гаиләсе белән кавышу өчен кичекмәстән азат ителергә тиеш".

Майкл Маккол

АКШ конгрессмены, Вәкилләр пулатаның тышкы сәясәт комитеты җитәкчесе (X соцчелтәре)

"Русиядә Азат Европа/Азатлык радиосы журналисты һәм американ ватандашы Алсу Кормашеваның тоткарлану хәбәренә шаккаттым. Кызганычка каршы, бу Русиянең фикер белдерү ирегенә каршы сугышының тагын бер мисалы, Путин режимының американнарга каршы юнәлдерелгәнлеген күрсәтә.

Мин Алсуны кичекмәстән азат итүне таләп итәм."

Журналистларны яклау комитеты (CPJ)

(рәсми белдерү)

"CPJ АКШ-Русия журналисты Алсу Кормашеваны ялган гаепләүләр нигезендә тоткарлау уңаеннан борчылу белдерә. Без Русия хакимиятен аны кичекмәстән азат итәргә һәм барлык гаепләүләрне кире кагарга өндибез".

Үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаучы төркем

(рәсми белдерү)

"Русия ахыргача полиция дәүләтенә әйләнде.

[...]

Без Алсу Кормашевага теләктәшлек белдерәбез һәм әлеге канунсыз гамәлләре белән Русия федерациясе илдә сүз иреге булмауны һәм тоталитар режимы булуын, үзенең диктатор асылын бар дөньяга дәлилләгәнен белдерәбез.

Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте журналистларның халыкара җәмгыятен, халыкара хокук яклау оешмаларын, халыкара сәясәтчеләрне бу вазгыятькә тыкшынырга һәм Алсу Кормашның иреккә чыгуына ирешергә өнди."

Руслан Айсин

Сәясәт белгече (The Moscow Times, туры цитатлар куштырнаклар белән күрсәтелгән)

"Кормашева белән булган хәл – коточкыч трагедия. Мин беркемгә дә режимның кулына эләгүен теләмәс идем".

Аны кулга алу Мәскәүнең туры боерыгы белән ясалган дип уйлыйм. Татарстан хакимияте республикага медиа игътибарын әзрәк җәлеп итәргә тырыша, уңай халыкара репутацияне сакларга тели.

Журналистны кулга алуның төп сәбәбе – Кремль тарафыннан зур басымга дучар булган Русиядәге этник азчылыкларның тормышын һәм мәдәниятен яктырту омтылышы була ала.

"Аның милли мәсьәләләрне яктыртуы Азатлык радиосында эшләвеннән зуррак роль уйнаган дип уйлыйм".

Дмитрий Колезев

Журналист, медиа проектлар мөхәррире (Telegram)

"Кыскача әйткәндә, тагын бер тоткынны алганнар".

Мария Чащилова

ОВД-Инфо юристы ("Такие дела")

"Бу Русия хакимиятенең сәяси активизм һәм бәйсез журналистикага бәйлелеге булган бөтен кешеләргә кисәтү.

Шул исәптән, илдән киткән, ләкин үз эшләре белән анда кайткан кешеләргә дә".

Марина Юдкевич

Журналист, Idel.Реалии-ның элекке колумнисты (Facebook)

"Милләтчелек сүзе бүгенге көндә еш кына сүгенү сүзе буларак кулланыла, һәм без моның нигә булуын аңлыйбыз. Мин инде шактый карт (кызганыч), һәм минем дөньяны күзаллавым чагыштырмача белемле кешеләр милләтчелекне шовинизм һәм ксенофобиядән әле аерган чакта барлыкка килде.

Һәм минем өчен элеккечә, милләтче – үз халкының саклануы һәм аның рухи кыйммәтләре яклануы мөһим булган кеше. Гади генә әйтсәк, минем күзаллавымда, милләтче – ул "мин халкым булуын телим" диюче, ә шовинист – "минем халкым ГЫНА булуын телим" диюче. Мин шулай күзаллыйм.

Алсу минем күзләрдә – татар мәдәнияте һәм мәгарифенә мәхәббәт кешесе, ул башка мәдәниятләргә дә ачык. Аны нык хөрмәт итәм.

Күрәсең, хәзерге Татарстан хакимиятләренә мондый кеше – ят.

Бар көчемнән: Алсу Кормашка – азатлык".

Аманда Беннетт

USAGM баш мөдире (белдерү)

"Журналистика – җинаять түгел. Алсу Кормашева – сәләтле журналист һәм үз җәмгыятенең яраткан әгъзасы. Аны тоткарлау тулысынча гаделсез, һәм аны кичекмәстән азат итәргә кирәк."

***

Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашева 18 октябрьдә Казанда тоткарланды.

Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" итеп белдермәүдә шикләнә. Федераллар, Кормашева 2022 елның көзендә интернет аша Русия гаскәренә алу очраклары турында мәгълүматлар туплаган, шулар нигезендә "алтернатив аналитик материаллар" әзерләгән һәм аларны чит илләрдәге "халыкара инстанцияләр"гә җибәреп торган дип белдерә. Алар фикеренчә, бу Русиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыю булып тора, читтәге явыз көчләр моны Русия иминлегенә каршы куллана ала.

Алсу Кормашева Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмады. Хәзер ул Русия канунын бу эшне үзе башкармау сәбәпле бозган дип шикләнелә. Ягъни ул үз-үзенә әләк язарга тиеш булган. Әлегә Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәтендә җинаять эшенең асылы турында төгәл мәгълүматлар юк.

Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Русиягә гаилә сәбәпләре белән май уртасында кайтты. 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да - Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Нәтиҗәдә Казан җәмәгать мәхкәмәсе журналистка икенче ватандашлык турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен штраф салды. Әлегә хөкем карары кануни көченә кермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!