"Idel.Реалии" өчен яза торган Казан журналисты, "Банный лист" Telegram-каналы авторы Андрей Григорьевны экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә керткәннәр.
Бер ел элек аны "террорчы эшчәнлеккә чакыру"да гаепләп (РФ Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 2 өлеше) читтән торып кулга алганнар иде. Әлеге эш YouTube каналында Русиянең Польшадагы илчесенә һөҗүм турындагы видеоролик чыгу нигезендә ачылды. Бу җинаять эше нигезендә Казан журналистларында һәм активистларында тентүләрнең берничә дулкыны узды.
2021 елның декабрендә Андрей Григорьевны "ят агентлар" исемлегенә керттеләр. Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, 2022 елның мартында ул Польшага күченеп китте.
- Бу атнада Казан журналисты Юлия Фәйзрахмановага да "террорчылыкка чакыру" турында җинаять эше ачулары билгеле булды.
- 18 октябрьдә Казанда Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тоткарладылар.
- Тикшерү Алсу Кормашеваны Җинаять кодексының 330.1 маддәсе 3 өлешендә гаепләргә җыена. Ул "Максатчан рәвешә Русиянең хәрби, хәрби-техник эшчәнлеге турында мәгълүматлар җыйган затның (аларны чит ил чыганаклары Русия иминлегенә каршы куллана ала) үзен ят агент исемлегенә кертү өчен кирәкле документларны вәкаләтле оешмага тапшырмавы"ннан гыйбарәт.
- Әлегә аңа чикләү чарасы билгеләнмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!