"Ул көрәшче иде". Разил Вәлиев турында хатирәләр

Разил Вәлиев (1947-2023)

Разил Вәлиевнең фикердәшләре һәм каләмдәшләре аның турында хатирәләрне барлады, казанышлары хакында сөйләде.

20 октябрь, җомга көнне язучы, халык шагыйре, Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Разил Вәлиев вафат булды. Аңа 76 яшь иде.

Разил Вәлиев соңгы вакытта каты авырды. Русия паспортында Татарстан кушымтасы белән бәйле мәкалә уңаеннан Азатлык аның белән элемтәгә быел августта кергән иде. Ул үзенең авыруы, Австриядәге клиникаларның берсендә ятуы турында әйтте.

Азатлык Разил Вәлиевнең фикердәшләре, каләм әһелләре белән сөйләште. Ул нинди мирас калдырды, нинди казанышлар белән истә калачак?

Разил Вәлиев 1990нчы еллар башыннан Татарстанның иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнашты. Ул озак еллар Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булды. 19 ел буена парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетын җитәкләде. Бу чорда Вәлиев еш кына татар теленең дәүләт статусын яклап чыгышлар ясады, татар мәдәниятен үстерү турында сөйләде. Татарстанда ул Милли китапханә оештыручыларының берсе һәм җитәкчесе булды.

Азатлык радиосы Разил Вәлиев белән күп тапкыр әңгәмәләр корды. 2016 елда ул Казанның бөтен җирендә татарлыкны саклау концепциясе кирәклеген белдергән иде. Моңарчы ул татар яшьләрен сәясәттә активрак булырга да өндәгән иде.

2017 елда федераллар тарафыннан мәктәпләрдә татар телен укытуга басым башлангач, Разил Вәлиев татар теленең дәүләт теле буларак укытылуын яклап чыкты, "Татарстанда татар теленең укытылмавы башка сыймаслык хәл булачак" дип әйтте. Ләкин 29 ноябрь көнне узган хәлиткеч утырышта дәшми калды, моның өчен соңыннан татар җәмәгатьчелеге тарафыннан тәнкыйтьләнде.

БУ ТЕМАГА: Разил Вәлиев: "Татар теле дәүләт теле буларак мәктәпләрдә мотлак өйрәнелергә тиеш"

Утырыштан соң Разил Вәлиев Азатлыкның "Ни өчен бу карарга каршы тавыш бирмәдегез?" дигән соравына: "Дәүләт шурасының бу карарында бернинди дә күрсәтмәләр юк. Монда "принять к сведению" диелгән. Моңа ничек каршы килим? Без аны тыңламадык дип әйтиммени, без аларны ишетмәдек дип әйтимме? Башка төрле карар булса, мин каршы булыр идем. Бу мәсьәләгә нокта куелмады, күп нокталар куелды", дип җавап биргән иде. Чынлыкта, шуннан соң татар теле мәктәпләрдә дәүләт теле буларак укытылудан туктатылды.

Соңгы елларда Разил Вәлиев сәяси тормыштан читләштерелде, иҗат итте, ТНВ ширкәте мөдиренең киңәшчесе булып эшләде.

Узган елның көзендә ул үзенең 75 яшьлек иҗат кичәсен үткәрде. Очрашуны Разил Вәлиев: "Минем бәхет тик минеке булыр — туктамасын гына йөрәгем" дигән шигъри юллар белән тәмамлады. Нәкъ бер елдан соң аның йөрәге тибүдән туктады.

"4-5 кеше гомер буена эшли торган эшләрне берүзе башкарды"

Язучы Рабит Батулла Разил Вәлиев үз гомерендә 4-5 кеше башкарган эшне эшләде дип искә алды.

— Бер кешедә бик күп шәхес тупланган. Ул иң беренче чиратта шагыйрь иде. Һәм шәп шагыйрь, матур телле, талантлы шагыйрь. Икенчедән — драматург, пьесалар куйган кеше. Аннары ул прозаик. Разилнең беренче повесте "Эт кояшы" дип атала иде. Ул бер фаҗига белән тәмамлана. Татар әдәбиятында мондый әйбернең булганы юк иде. Аны бик тәнкыйтьләделәр дә, шул ук ук вакытта мактадылар да. Шулай итеп ул проза өлкәсендә каләм тибрәтүчеләр арасында алгы планга чыкты. Ул әле шәкерт кенә, Мәскәүдә укый иде. Разилдәге тагын бер шәхес — тәрҗемәче. Ул дөнья әкиятләрен тәрҗемә итте, алар "Ялкын" журналында чыгып килде, соңрак аерым китап итеп тә бастырылды. Татар балаларын башка халыкларның яки бәйнәлмиләл әсәрләре белән таныштырды. Бу бик зур эш. Аерым тәрҗемәчеләр гомерләре буена шушы эш белән шөгыльләнә. Моннан тыш, Разил Вәлиев җәмәгать эшлеклесе дә булды. Күп кенә мәчетләрне торгызды.

БУ ТЕМАГА: Разил Вәлиев: "Балалар бакчаларында татар телен калдыру-калдырмауны министрлык әле хәл итмәгән"

Аннары парламентта халык вәкиле булып утырды. Драматург һәм депутат Туфан Миңнуллин белән дуслар иде. Дәүләт шурасында икесе көрәште, татар халкының хокукларын яклау, ана телен, татар мәктәпләрен саклау белән шөгыльләнделәр. Саный китсәң, тагын да күбрәк әле. 4-5 кеше гомер буена эшли торган эшләрне берүзе башкарды. Ул бит көрәшче дә иде. Авылында батыр калган кеше. Мәйданда көрәшче, парламентта һәм тормышта көрәшче булды.

"Бу милли идеология өчен дә зур югалту"

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова соңгы 30 елда Разил Вәлиев милли идеологияне коручы булды дип белдерде.

— Разил Вәлиевнең үлеме татар әдәбияты өчен генә түгел, милли идеология өчен дә зур югалту дип саныйм. Соңгы 30 ел эчендә ул милли идеология тудыручыларның һәм гамәлгә ашыручыларның берсе булды. Вәлиев депутат һәм Милли китапханәнең җитәкчесе булган вакытта бик зур эшләр башкарды. Ул чакта Милли китапханә Ленин китапханәсе дип атала иде. Аның исемен генә түгел, җисемен үзгәртүдә Разилнең роле бик зур булды. Татар язучылары, сәнгать әһелләре өчен һәрдаим очрашулар оештырылды. Ул яңа сулыш алып килде. Яңа әдипләр, яңа шәхесләр Милли китапханә тирәсендә тупланды.

Разил Вәлиевнең икенче зур эше — Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллин белән чит илләрдәге безнең архивны барлады. Бигрәк тә татар тарихына, татар китапларына кагылган архивларны. Үзе дә Америкага, Финляндиягә, Европа илләренә кадәр барып җитте. Бу авыр заманнар иде. Интернет вакыты түгел, үз аягың белән барып эзләргә туры килде. Ул эзләп кенә калмады, бу архивны Татарстанга кайтартты һәм яңадан бастырып чыгару җаен да табарга тырышты һәм күбесе дөньяга да чыкты. Алар — Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллин, Разил Вәлиев — тулы бер институт эшли торган эшне башкарды. Ул шуның идеологы булды.

БУ ТЕМАГА: Разил Вәлиев: "Музыкаль театр ачу өчен бер хоккейчының еллык хезмәт хакы җитә"

Вәлиев зур шәхесләребезнең архивларын саклау һәм барлауда зур эш эшләде. Әйтик, Әбрар Кәримуллин архивы анда булды. Башка язучылар да үз архивларын Разилгә бирергә тырышты. Миркасыйм Госманов белән дуслыгы аны зур проектка китереп чыгарды: "Җыен" шәхесләр сериясеннән китаплар бастырдылар. Ул искиткеч серия. Мин аңа гел кызыга идем. Урысларда "Жизнь замечательных людей" бар иде. Бездә дә күпме шәхесләр бар бит. Разил Вәлиев менә шуңа алынды. Моңа аның Дәүләт шурасында депутат булуы да ярдәм итте, акчасын да тапты, нефтьчеләргә дә сүзе үтте. Мин белгәне генә дә 30-40 китап булды. Бу — бик зур эш.

Әдәбиятта да аның зур әсәрләрен әйтергә була. Проза булсынмы, шигъриятме. Вәлиевнең бик укылышлы, халык яратып башкара торган әсәрләре бар. Ул әдәбият тарихында да калачак. Шуңа күрә Разил Вәлиевне рәхмәт әйтеп, дога белән искә алырбыз.

Мин аның кем беләндер ачуланышып йөрешкәнен хәтерләмим. Аны тәнкыйтьләүчеләр дә, хәтта талаучылар да күп булды. Интернетта мин дә аны якларга мәҗбүр булдым. Сез аңа Милли китапханә өчен булса да рәхмәт әйтергә тиешсез дидем.

Аны гел Дәүләт шурасында берни эшләми дип ачуландылар. Татар теле бетә бит инде, дәшмичә утыра диделәр. Бу бер Разил эшли торган эш кенә түгел, анда такым кирәк. Мәскәүдән бетерәбез дип киләләр. Кылыч тотып түгел, кануннар белән. Прокурорлар аяк терәп татар телен куып йөриләр. Бер кеше нәрсә эшли алсын? Әйе, озак утырды, ләкин астан гына нәрсә эшләгәнен белмибез бит. Кешенең барып егылырга бер урыны бар иде. Туфан абыйлар белән идеологияне булдырып, астан гына булса да татарны саклап калырга тырыштылар. Урамнарга, митингларга чыгып, каты әйберләр язып түгел. Алай алып булмаганны аңлагач, алар астан гына булса да идеология тудырып милләтне саклап калырга тырыштылар. Шуңа күрә кешенең хезмәтен күрергә кирәк.

БУ ТЕМАГА: Сугыштан соң йодрык болгаучы депутатларга

"Татарстан мәнфәгатьләрен шулкадәр төпле итеп яклый иде"

Разил Вәлиев белән фикердәш булып яшәгән әдәбият галиме Фоат Галимуллин шагыйрь халык күңелендә матур кеше булып сакланып калачак диде.

— Байтак бергә эшләдем аның белән. Мин педагогия институтында декан булган чактан ук танышлар идек. Ул Татарстан Милли китапханәсе мөдире итеп билгеләнгәч, мине дә аның эшенә җәлеп итте. Ул чорда китапханәнең гыйльми шурасы гөрләп эшләде, мин шул шура әгъзасы булдым. Татарстан парламентында да бергә эшләргә насыйп булды. Разил җитәкләгән мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр комитетында ун елга якын иңгә-иң куеп эшләдек. Аның белән бергә Азия һәм Европа зыялыларын берләштергән "Ауразия" оешмасына нигез салуда катнаштык, шул платформа оештырган төрле илләрдәге зур җыеннарында катнаштык. Кайда гына булса да, Разил әфәнде дөнья хәлләре контекстында Татарстан мәнфәгатьләрен шулкадәр төпле итеп яклый торган иде, үтемле итеп чыгышлар ясый иде. Шушы "Ауразия" оешмасында Татарстан делегациясенең абруе зур булды. Кеше буларак та бик җайлы кеше иде. Халкыбыз күңелендә шундый матур булып сакланыр дип уйлыйм.

"Ул Казанны безнең өчен бер "ватан" итте"

Төркиядә яшәгән татар галиме Надир Дәүләтнең тормыш иптәше Берил Дәүләт тә үз хәтирәләре белән Facebook битендә уртаклашты. Разил Вәлиев Надир Дәүләт белән дуслар иде.

"Ул Надирым белән тимер пәрдә ишелгәч танышты һәм бер-берсен яраттылар. Утыз елга сузылган дуслык. Надир Дәүләт үлеменнән ике ел ярым вакыт узганнан соң, һәм икесе дә бер яшьтә фани дөньядан китеп барды. Казан безнең өчен бер "ватан" иде, бу Разил абзый сәбәпле шулай булды. Һәрвакыт янып торучы, һәрвакыт энергияле, һәрвакыт файдалы.

Аның тавышы һаман да колагымда ишетелә:

"Надир Дәүләт Казанга килмәде, ул Казанга кайтты".
"Татарның дәүләте юк түгел, бар. Татарның Надир Дәүләте бар".
"Берил ханым татарча безнең депутатлардан тагын да яхшырак сөйләшә".

Белешмә: Разил Вәлиев

Разил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, әдәбият институтында белем ала.

1972-1981 елларда "Ялкын" журналы редакциясендә эшли. Шуннан соң Чаллы Язучылар оешмасында сәркатиб, Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары, Татарстан республикасының Милли китапханә мөдире булып эшли.

Язучының күпсанлы шигырь җыентыклары, повестьләре, пьесалары, романнары чыккан. 1982 елда аңа Муса Җәлил исемендәге республика бүләге, 1990 елда "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме, 2007 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә.

1990нчы еллардан башлап Разил Вәлиев Татарстанның сәяси тормышында актив катнаша. 1990 елдан ул Татарстан Дәүләт шурасында депутат булып эшли, 2000-2019 елларда парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетын җитәкли.

2023 елның 20 октябрендә 76 яшендә Казанда вафат булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!