Коронавирусның яңа штаммнары барлыкка килгәнгә күрә, Русиянең "Спутник V" вакцинасы бу инфекциядән сакламый башлаган. Бу хакта Газета.ru-га вакцинаны уйлап тапкан Гамалея үзәге башлыгы Александр Гинцбург әйткән.
Гинцбург сүзләренчә, хәзерге вакытта үзәктә коронавирусның "омикрон" штаммының яңа төре - "кракен"га яраклаштырылган "Спутник V" вакциналарын сынау бара. 2020 елда эшләп чыгарылган "Спутник" исә "бөтенләй сакламый башлады", дигән Гинцбург.
Аның искәртүенчә COVID-19 пандемиясе әле дә дәвам итә, шуңа күрә вакцинаны яңарту ихтыяҗы туган. Гинцбург яңа вакцина кулланышка киләсе елның мартында керәчәк дип әйткән, әмма ул чакта яңа штаммнар барлыкка килсә аның инде "актуаль булмавы да бар", ди ул.
- Гамалея исемендәге үзәк коронавирустан вакцина ясавы турында 2020 елның җәендә үк хәбәр иткән иде. Ул дөньядагы иң беренче вакциналарның берсе булды һәм пандемия белән көрәштә кулланыла башлады.
- Русиядә бу вакцинаны дистәләгән миллион кеше ясатты. Вакцина чит илләргә дә сатылды, әмма Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының сертификациясен ала алмады.
- COVID-19 белән авыручылар саны быел җәйдән бирле бөтен дөньяда арта, андыйларның Русиядә дә артуы турында хәбәр ителгән иде. Хәзер коронавирустан үлүчеләр саны пандемия башланган чактагы белән чагыштырганда күпкә азрак, шуңа күрә чикләүләрнең дә күп өлеше гамәлдән чыгарылды.
- Алай да Русиянең кайбер төбәкләрендә әле дә киңкүләм чаралар үткәрүгә элеккечә "коронавирус тыюлары" гамәлдә. Чынлыкта исә монда хакимиятләр теләми торган урам чараларын тыю турында сүз бара. Коронавирус чикләүләренә сылтанып, аларны уздырырга рөхсәт бирмиләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!