Казан гарнизон хәрби мәхкәмәсе 5561нче хәрби бүлекчәнең медицина хезмәте җитәкчесе Ирина Сергееваны дүрт ришвәт алуда гаепле дип тапкан. Ул акчаларны мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган солдатларны канунсыз рәвештә һоспиталгә яткырган өчен алган диелә. Бу хакта "Реальное время" җиткерә.
Сергеева тикшерү һәм прокуратура белән мәхкәмәгә кадәр килешү төзегән һәм шуның нигезендә башка җинаять эшләре дә ачылган.
Гаепләү фаразынча, 5561нче хәрби бүлекчәнең элекке солдатлары Вячеслав Обломов һәм Алмаз Җәбраилов "срочник"ларга канунсыз хезмәтләр күрсәтү өчен җинаятьчел сүз куешкан.
Обломов алдашып һоспиталдә "чирләп ятарга" теләүчеләрне эзләгән, ә Җәбраилов хәрби бүлекчәнең баш табибы Ирина Сергеева белән таныш булуыннан файдаланып, аның белән ничә сумга төшәсен сөйләшкән. Дүрт очракта да бу мәсьәләне хәл итү өчен 100әр мең сум акча сораганнар, әмма Сергеева ике солдат өчен 30ар мең сум алган, берсе өчен 50 мең сум биргәннәр, ә иң "кыйммәтлесе" 60 мең сум керем китергән.
Шулай ук хезмәт итү вакыты беткәнчегә кадәр дип ялган "больничный"лар алу өчен мөрәҗәгать иткән элекке солдатларны да, арадашчыларны да, 5561нче хәрби бүлекчә җитәкчесен дә мәхкәмәгә тапшырганнар. Барлыгы унлап кеше диелә.
Ирина Сергееваны медицина хезмәте майоры дигән исеменнән мәхрүм иткәннәр һәм 170 мең сум акчасын алганнар - бу ул алган барлык ришвәтләрнең күләме кадәр. Аны дүрт елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Моннан тыш дүрт ел сынау вакыты һәм 500 мең сум штраф биргәннәр.
- Соңгы вакытта Татарстанда ришвәт алуда шикләнелеп берничә җитәкчене тоткарладылар.
- Яңа Чишмә районы ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Евгений Михайловны тоткарлаганнар иде. Тикшерү фаразынча, ул "Оргспецтранспорт" ширкәтенең машина йөртүчеләренә штраф салмау шарты белән 100 мең сум ришвәт алган.
- Август башында Казанда ришвәтчелектә шикләнеп медицина көллияте җитәкчесе Зөһрә Хисаметдинованы тоткарлаганнар иде. Янәсе мөдир булачак студентларга укырга керергә ярдәм итәм дип акча алган. Тикшерү фикеренчә, аның 100дән артык ришвәт белән бәйле җинаятькә катнашы булуы бар. Тикшерүче әйтүенчә, тентү вакытында көллият мөдирендә 17,5 миллион сум кәгазь акча табылган.
- Июль башында ришвәтчелектә шикләнелеп Татарстан эчке эшләр министрлыгының хуҗалык тәэмине үзәге җитәкчесе Артем Мешков кулга алынган иде.
- 11 майга каршы төндә Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре республиканың төзелеш министры урынбасары Элеонора Әбүбәкерованы тоткарлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!