Мең сумлык акча белән бәйле шау-шудан соң Русия Үзәк банкы аның Сөембикә манарасы сурәтләнгән ягына яңа дизайн ясаячак. Түбән Новгородка багышланган алгы ягына исә төзәтмәләр кертмәячәкләр. Бу хакта бүген матбугат очрашуында Үзәк Банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина әйтте.
Аның сүзләренчә, яңа дизайнны киләсе елга тәкъдим итәчәкләр.
"Без акчаларның дизайны турында фикер алышу процедурасын бераз гына үзгәртергә телибез. Бездә һәр акчаның белгечләр төркеме бар, анда тарихчылар, мәдәният эшлеклеләре чакырыла. Белгечләр төркемендә катнашучыларны арттырырга уйлыйбыз һәм бәлки булачак дизайн турында халык алдында күбрәк фикер алышулар да булыр", дигән ул.
16 октябрьдә Русия банкы 1 мең һәм 5 мең сумлык яңартылган банкнотларны әйләнешкә кертте.
Аларда ил төбәкләрендәге күренекле урыннар сурәтләнгән. Мең сумлык кәгазь акча Түбән Новгородка һәм Идел буе федераль бүлгесенә багышланган.
Мең сумлыкның алгы ягында Түбән Новгород кирмәненең Никольская манарасы, икенче ягында исә Казандагы Сөембикә манарасы, Казандагы Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасы һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее күрсәтелгән.
БУ ТЕМАГА: Русиянең Казан сурәтле яңа акчасы чиркәү әһелләренең ачуын чыгарган- Манара сурәтендә ярымай булуы, ә шул ук вакытта элекке чиркәү булган музей бинасында тәре булмау урыс чиркәве әһелләренең ачуын чыгарды.
- Яңа акчаның сурәте тәкъдим ителүгә урыс чиркәве рухание Павел Островский аны кискен тәнкыйтьләп чыкты.
- "Сез, иптәшләр, курку хисен бөтенләй югалттыгызмы? Яңа акчага төшерелгән манарада ярымай бар, ә православ чиркәү гөмбәзендә тәре юк. Ут белән уйнамагыз", — дип кисәтте Островский. Бу фикергә урыс чиркәвенең башка вәкилләре дә куышлган.
- Соңрак банкнотларны чыгаруны туктату карары кабул ителде. "Киң кулланылышка ул таралмады", дип белдерделәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!