Татарстанда исерткеч эчемлек куллану арта

Аерым районнарда спиртлы эчемлекләр эчү 16 процентка кадәр үскән.

2023 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанда алкоһол 4,35 миллион дал күләмендә сатылган. Бу узган елның шушы чоры белән караганда дүрт процентка күбрәк. Аракы узган елдагы күләмдә эчелгән, башка спиртлы эчемлекләр куллану — сигез процентка кадәр үскән. Бу хакта Татарстанның дәүләт алкоһол инспекциясе хәбәр итә.

Соңгы 10 елда хәмер сату рекордлы күрсәткечкә җиткән. Мисал өчен, 2022 елның 9 аенда 4,18 млн дал, 2021 елда — 3,99 млн дал сатылган булган.

Татарстанда уртача бер кеше башына 10,9 л хәмер сатылган. Моңа сыра керми. Республикада иң күбе Югары Ослан (кеше башына 18,2 литр) һәм Лаеш (13,6 литр) районнарында эчәләр. Аларда хәмер куллану 16 процентка арткан. Казанда уртача сатылган алкоһол кеше башына 12,2 литр туры килә, Чаллыда — 11 литр.

Апас һәм Арча районнарында гына хәмер сату ике процентка кимегән. Калган барлык районнарда да исерткеч эчемлек куллану арткан.

Шул ук вакытта республикада аракы һәм сыра эчү узган ел күләмендә сакланган. Сигез районда исә, аракы сатуы кимүе теркәлгән. Башка спиртлы эчемлекләр куллану сигез процентка артып, 2,3 млн дал дәрәҗесенә җиткән.

"ЦИФРРА" федераль һәм төбәк хәмер базарын тикшерү үзәге мөдире Вадим Дробиз аракыдан башка катырак исерткеч эчемлек куллануның артуын болай аңлата. Русия Украинада "махсус операция" башлагач, "урта сыйныф чит илгә чыкмый башлады", алар аракы эчми, кыйбатлырак эчемлек куллана ди ул. Тагын бер сәбәп өсти: сугышта башлыча аракы эчүче ирләр катнаша, ә "виски эчүчеләр сугышырга китмәде" дигән Дробиз Коммерсантъка.

  • Соңгы елларда Татарстан хакимияте аракы сату кимүенә борчу белдерде. Ел башында республика вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин авылларда аракы сатучы кибетләрне киметмәскә кушты. 2022 елда Нигъмәтуллин авылларда кибетләр саны азаймасын, һәм республикада җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сату кимемәсен өчен, район башлыкларын "бөтен көчне куярга" өндәгән иде. Бу милли һәм дини җәмәгатьчелектә зур бәхәсләр уятты.
  • Татарстан диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы хөкүмәтнең әлеге күрсәтмәсенә канәгатьсезлек белдерде һәм татар авылларында хәмер сатучы кибетләр санын арттырмаска чакырды. ТИҮ активисты ялгыз пикетка чыкты. Ул Нигъмәтуллинны отставкага җибәрүне таләп итте.
  • Быел Дәүләт алкоһол инспекциясе Татарстан мөфтияте фикерен исәпкә алып кына теге-яисә бу авылда аракы сатучы кибетләр ачылачагын белдерде. Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов Азатлыкка сөйләвенчә, инспекция җитәкчеге белән килешү нигезендә, алкоһол сату кибете мәхәлләнең фикерен исәпкә алып ачыла ала. Ул шулай ук кибетләрдә аракы сатылган өлеш чаршау белән капланып куелырга тиеш дигән иде.
  • 2023 ел башында республикада 1 192 авылда, шул исәптән 100 кеше күбрәк яшәгән 215 авылда хәмер сатыла торган кибетләр юк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!