Газзә сызыгында интернет эшли башлаган. Бу хакта дөнья буйлап челтәргә керүне күзәтүче NetBlocks оешмасы хәбәр итә дип яза "Медуза.
"Би-би-си"ның урыс хезмәте язуынча, Газзә сызыгында булган кайбер журналистлар да социаль челтәрләргә керә алуларын һәм телефоннан шалтыратуларын әйткән.
28 октябрьгә каршы төндә Израил коры җир көчләре һәм авиациясе Газзә секторына һөҗүмен көчәйтте.
Израил бомбаларыннан соң Газзәдә интернет һәм телефон элемтәсе югалды, җирле халык мәгълүмати блокадада дип язды Associated Press.
- 7 октябрь иртәсендә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде. Моңа җавап итеп ЦАХАЛ Израил армиясе Газзәне утка тота.
Израил һәм Фәләстин низагы тарихы
Госманлы империясе таркалганнан соң XX гасыр башында Милләтләр Лигасы (хәзерге БМО) Британиягә Фәләстин һәм төбәкнең элек Госманлы Төркиягә караган җирләре белән идарә итү мандаты бирә. Мандат 1947 елга кадәр гамәлдә була. Әмма Фәләстин бәйсезлек ала алмый, ә бу җирләргә Европадагы фашизмнан качкан яһүдләр күчә башлый.
1947 елда Британия Фәләстин мәсьәләсен БМОга тапшыра. БМО, төрле вариантларны караганнан соң, фәләстиннәрнең үзбилгеләнүгә хокуклары барлыгын раслый һәм британ мандатын туктатырга, ә җирләрне ике дәүләткә – яһүд һәм гарәп дәүләтләренә бүләргә тәкъдим итә. Иерусалимга аерым халыкара статус бирү карала.
Шулай итеп, Израил дәүләте барлыкка килә. Һәм ул берничә сугыш дәвамында Фәләстин җирләре исәбенә үз мәйданын арттыра, ә 1967 елда Газзә сызыгын һәм Көнбатыш ярны, шул исәптән Көчыгыш Иерусалимны оккупацияли. Әлеге вакыйгалар аркасында гарәп халкы күпләп күченергә мәҗбүр була. Бу урыннарда яһүд авыллары барлыкка килә. Әлеге хәлләрне халыкара оешмалар хөкем итә.
1974 елда БМОның Гомум Җыены тагын бер кат үз сүзен әйтә: фәләстиннәрнең мәсьәләнең гадел чишелешенә хакы бар. Киләсе елны тиешле Комитет төзелә.
1987 елда, 20 елдан артык хәрби оккупациядән соң, Газзә сызыгында һәм Көнбатыш ярда "Беренче интифада" дип аталган күтәрелеш була. Яшьләр, хатын-кызлар, балалар, эшчеләр – барысы да демонстрацияләрдә, эш ташлауларда катнаша һәм салымнар түләүдән баш тарта. 2000 елда фәләстиннар икенче интифада оештыра.
Ике очракта да протестларны Израил иминлек көчләре бастыра.
1987 елда, "Беренче интифада" вакытында ХӘМӘС төркеме оеша. Ул Газзә сызыгында хакимлек итүче фәләстин хәрәкәте. ХӘМӘС хартиясендә Израил һәм яһүдләр дошман буларак күрсәтелә.
Әлеге хәрәкәтне төрле террор гамәлләре оештыруда гаеплиләр. Ул Израил, Канада, АКШ, Япония, Европа берлеге, Америка дәүләтләре оешмасы һәм башка илләр тарафыннан террорчы оешма булып танылган. Хәрәкәтнең эшчәнлеге Үрдүн, Мисырда тыелган. Шул ук вакытта ХӘМӘС Русия, Норвегия, Төркия, Кытай, Катар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә танылган һәм террорчы оешма булып саналмый.
2007 елда ХӘМӘС Фәләстин идарәсе белән каршылыкка кереп, аның хакимиятен танудан баш тартты һәм Газзә сызыгында үз хакимиятен урнаштырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!