2026 елда Чаллыда шәһәргә нигез салынуга 400 ел тулуны бәйрәм итмәкчеләр

Чаллы шәһәре. Архив фотосы

Әмма шәһәргә 1626 елда нигез салынган дию белән бөтен тарихчылар һәм археологлар да килешми.

2026 елда Чаллыда шәһәргә нигез салынуга 400 ел тулуны бәйрәм итмәкчеләр. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтте, дип яза "Бизнес Online".

Аның сүзләренчә, моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган.

"Вакыт тиз үтә, республика дәрәҗәсендә оештыру комитеты төзелә, зур план әзерлибез", дигән ул.

Чаллының рәсми сайтында шәһәргә 1626 елда нигез салынган диелә.

Ачык чыганакларда әйтелгәнчә, нәкъ шул елда Алабуга авылы крестьяны Федор Попов җитәкчелегендә яңа крестьян җәмгыяте төзелә. Воевода Семен Волинский фәрманы белән аларга Чулманның сул ярындагы (Уфа өязе), Чална һәм Мәләкәс елгалары янына ялан кырга күчеп урнашырга рөхсәт бирелә.

Алабуга крестьяннары нигез салган авыл Чалнинский Починок дигән исем йөртә һәм якын-тирәдә нигез салынган башка авылларга баш булып тора.

Соңрак аны Бережные Челны, Береговые Челны, Набережные Челны дип атыйлар. Җирлек шәһәр статусын 1930 елда ала. 1982 елның ноябреннән 1988 ел башына кадәр шәһәрне Брежнев дип үзгәртәләр, соңрак исеме кире кайтарыла.

Шулай да шәһәргә 1626 елда нигез салынуы археологлар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм язучылар арасында тәнкыйтьләр дә тудыра.

Шәһәр белән Илдар Халиков җитәкчелек иткәндә моның турындагы бәхәсләр шуңа китерде - мэр Чаллыга керә торган урындагы "Яр Чаллы. Шәһәргә 1626 елда нигез салынган" дигән язулы стеланы алып куйдырды.

Чаллы шәһәрендә археологик казыну эшләре алып барган тарихчы Альберт Нигамаев Азатлык белән сөйләшкәндә "ниндидер урыс кешеләре тора башлагач кына торулыкка нигез салынган дигән сүз түгел", дигән иде.

"Чаллы шәһәренең татарлыгын исеме үк әйтеп тора, ул борынгы шәһәрләр исемлегенә керә. Безнең берничә дистә бу исемне йөрткән җирлегебез бар. Ә монысы Чулман елгасының сул ярында урнашкан, терәк урыныбыз булган җир. Казанның яшен дә бер тимер акча белән билгеләделәр дигән әкият таралды. Бу бит уйдырма. Археологик истәлекләр шәһәрләрнең башын билгеләүдә зур роль уйный. Ләкин аларга гына да таянып каланың кайчан барлыкка килүен әйтеп булмый, әгәр дә археологик истәлекләр бар, җирле топонимика юк икән, монда бер нәрсә дә эшли алмыйсың. Бу очракта, кайчандыр Чаллы шәһәре булган, ләкин урыслар килгәнче бушап торган. Бер йөз елмы, ике йөз елмы. Халыкның хәтерендә берни дә калмаган. Бу очракта хронологик бушлык барлыкка килгән, диләр. Ә бит бар тирә-якта татар атамалары, Чаллы, Мәләкәс елгалары, Шилнә авылы, Ногай басуы булган. Урыс кешесе андый исемнәрне каян алган соң?", дип сөйләде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!