Дагыстанда Махачкала һава аланында булган антисемит тәртипсезлекләрдә катнашы бар дип шикләнелүчеләрдә тентүләр уза. Җинаять эшен баш тикшерү идарәсенә тапшырачаклар. Бу хакта Русия тикшерү комитетында җиткерәләр.
Элегрәк оешма башлыгы Александр Бастрыкин тикшерүне шәхси күзәтүенә алган иде.
Тикшерүчеләр һава аланы милкен зарарлауларын теркәгән һәм күзәтү камераларыннан язмаларны алган, дип яза "Коммерсантъ".
"Уйташ" һава аланы баш мөдире Сәид Рамазанов бәяләмәсенә күрә, һава аланын яулап алучылар 10 миллион сумлык зыян китергән.
Элегрәк Дагыстан башлыгы Сергей Меликов һава портында мөһим җиһазларга зыян килмәгән һәм алар эшли ала дип белдерде. Антисемит тәртипсезлекләрдә түрә "чит илдәге кураторлар"ны гаепләде һәм бу вакыйганы "республикадагы вазгыятьне тотрыксызландырырга тырышу", дип атады.
- 29 октябрь кичендә Тель-Авивтан очкыч төшеп утырыр алдыннан Махачкала һава аланына йөзләгән кеше җыелды. Җыелучылар һава аланына бәреп кереп, очыш кырына кадәр үтте, алар Израилдән юлчыларны эзләде. Аңарчы җирле пабликларда җирле халыкны Тель-Авивтан килгән очкычларны "каршы алырга" чакырдылар.
- Фәләстин тарафлы митинглар 7 октябрьдә башланган Фәләстин-Израил низагыннан соң Төньяк Кавказның күп кенә шәһәрләрендә уза.
- 28 октябрьдә Дагыстанның Хасавюрт шәһәрендә халык "Израильдән килгән качакларны" кунакханәләрдән куып чыгаруны таләп итәргә дип "Фламинго" һәм "Киев" кунакханәләренә килде. Аларның кунакханәләргә кереп бүлмәләрне тикшерүе хәбәр ителде.
- 28 октябрьдә Карачай-Чиркәс башкаласында берничә йөз кеше митингка чыкты. Baza хәбәр итүенчә, алар хакимияттән Израилдән килүчеләрне төбәккә кертмәүне, ә соңрак булган яһүдләрне дә республикадан куып чыгаруны таләп иткән. Чарага 500ләп кеше җыелган.
- Хакимият вәкилләре тәртипсезлекләр оештыруда чит ил көчләрен һәм "Русия дошманнарын" гаепли. Төньяк Кавказ мөфтиләре антисемит чараларга каршы чыкты һәм аларны провокаторлар чыгара дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!