Татарстан мөфтие мөселманнарны яһүдләргә каршы чуалышларда катнашмаска чакырды

Камил Сәмигуллин

"Ачуны чыгышы белән яһүд булган гади кешеләргә чыгаруның бернинди мәгънәсе юк. Бу Фәләстин мөселманнарына берничек тә булышмаячак, ә Русия халыклары арасындагы дуслык һәм тынычлыкны озакка боза ала", ди ул.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Дагыстандагы яһүдләргә каршы чыгышларны тәнкыйтьләп чыкты. Үзенең Telegram-каналында ул "Дагыстандагы җимерүләр белән узган чуалышларны тышкы көчләр оештыруы" турында белдерә.

"Сионистлар җитәкчелегендә ЦАХАЛ балаларга каршы сугыша, дөньяда антисемитизм дулкыны кубару өчен барысын да эшли. Дагыстандагы хәл дә чын провокация, аннан дин тотучыларның хисләре белән уйнап Көнбатыш махсус хезмәтләре куллана", дип язган ул.

"Һәркем Фәләстинне үзенчә хупларга тырыша. Әмма аңа Дагыстанда булган кебек, үзеннән ерактагы төбәкләрдә барган агрессия, хулиганлык һәм тәртип бозулар булышмаячак", ди мөфти.

Сәмигуллин Дагыстан һава аланында тәкъбир кычкырып җимерүләрнең Газзәне яклауга һәм Фәләстинне азат итүгә булышмаячагын әйтә. "Ачуны чыгышы белән яһүд булган гади кешеләргә чыгаруның бернинди мәгънәсе юк. Бу Фәләстин мөселманнарына берничек тә булышмаячак, ә Русия халыклары арасындагы дуслык һәм тынычлыкны озакка боза ала", дигән мөфти.

  • Хакимият вәкилләре Дагыстанда тәртипсезлекләр оештыруда чит ил көчләрен һәм "Русия дошманнарын" гаепли. Төньяк Кавказ мөфтиләре дә антисемит чараларга каршы чыкты һәм аларны провокаторлар чыгара дип белдерде.
  • Русиядәге дин әһелләре барган хәлләргә Көнбатыш илләрен беренче тапкыр гына гаепләми. Быел 9-20 майда Казанда XIII Татар дин әһелләре җыены узды. Җыен ислам мәгарифенә багышланса да, чыгыш ясаучылар Русия хакимиятенең пропагандасын алга сөрде. Алар Көнбатышны "иблис" дип атап, Русиянең Украинага каршы сугышын дини яктан акларга тырышты.
  • 29 октябрь кичендә Тель-Авивтан очкыч төшеп утырыр алдыннан Махачкала һава аланына йөзләгән кеше җыелды. Җыелучылар һава аланына бәреп кереп, очыш кырына кадәр үтте, алар Израилдән юлчыларны эзләде. Аңарчы җирле пабликларда җирле халыкны Тель-Авивтан килгән очкычларны "каршы алырга" чакырдылар.
  • "Уйташ" һава аланы баш мөдире Сәид Рамазанов бәяләмәсенә күрә, һава аланын яулап алучылар 10 миллион сумлык зыян китергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!