Аларның хатыннары иремне танымыйм дип зарлана башлаган.
Соңгы биш айда Татарстанда Украина сугышыннан кайткан ирләрдә стресс сәбәпле психика бозылуга зарланып 500 мөрәҗәгать кергән. Бу хакта бүген "Ватан сакчылары ("Защитники Отечества") фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Гүзәл Удачина хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.
"Бу сугыш аша узган һәр кешенең психик халәтенә йогынты ясый. Ул гаиләдә дә чагылыш таба. Сугышчы ял вакытында өенә кайткач, хатыны безгә килеп, иремне танымыйм дип әйтә", дип белдерде ул.
Бу уңайдан, аларга медицина психологлары көн саен ярдәм күрсәтә. Соңгы биш айда фондка 4 145 мөрәҗәгать кергән. Гүзәл Удачина аңлатканча, беренче урында сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә акча түләү мәсьәләсе тора. Шулай да, күпме кешенең хакимият вәгъда иткән акчаны ала алмавы турында ул саннар китермәде.
Сугышка барырга теләүчеләр һәм катнашучыларның балаларына быел югары уку йортларында бушлай белем алу өчен бюджет урыннары бүлеп бирелде. Татарстан кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская сүзләренчә, хәзер түләүле белем алучыларны да бюджетка күчерергә телиләр.
"Бүген безгә бюджетта укымый торган 2нче, 3нче курста белем алучылар белән бәйле мөрәҗәгатьләр керә. Без хәзер ректорларга язабыз һәм бу студентларны бюджетка күчерергә тәкъдим итәбез", диде ул.
Ул тагын бер борчый торган сорау дип хәбәрсез югалучылар мәсьәләсен күтәрде. Шулай да, республикадан аларның саннары турында әйтмәде.

- "Ачык социология лабораториясе" тикшеренүләреннән күренгәнчә, 2022 елның сентябреннән Русиядә депрессиягә зарланучылар саны арткан, кешеләр, аеруча хәрбиләрнең хатыннары шомлану, төшенкелек, курку хисе белән яши. Моннан тыш, җинаятьләр белән бәйле белешмәләрдә фронттан кайткан русияләрнең исемнәре дә ешрак телгә алына башлады.
- Социолог Искәндән Ясәвиев сүзләренчә, сугыш вакытында гаиләдә көч куллану да, башка җинаятьләр дә артырга мөмкин. Һәм бу сугыштан кайтучыларга гына бәйле түгел.
- Психолог Солтания Гатауллина Азатлыкка сугыштан кайтучылар көчле стресс кичереп кайта дип сөйләгән иде. Сугышчылар үзләрен тынычландырыр өчен эчкечелеккә бирелергә мөмкин диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!