Башкортстан финанс министры Лира Игътисамова Корылтай депутатларына алдагы өч ел өчен бюджет өлгесен тәкъдим иткән. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.
Министрлыкта яңа елга "курку белән" керүләрен искәртәләр.
Мәскәү биргән финанс ярдәме, субсидияләр һәм субвенцияләр белән бергә 2024 елда Башкортстан керемнәре 289 млрд сумны тәшкил итәчәк. 2025 елда - 285,8 млрд сум, 2026 елда - 288,2 млрд сум дип фаразлана. 2024 елда чыгымнар 299 млрдны тәшкил итәчәк, 10 млрд сум дефицит булуы бар.
Лира Игътисамова сүзләренчә, федераль бюджеттан биреләсе акчалар әлегә төгәл түгел, Русия думасы аларны беренче укылышта гына раслады һәм аларга төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Әмма ул республика һәм федераль бюджет акчаларына тормышка ашырылган аерым проектларга бүленәсе акчаларның кимүен көтәбез дигән.
Башкортстан бюджет оешмаларында эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү өчен 130 миллиард сумлап акча тотачак. Минималь хезмәт хакын арттырулары сәбәпле, моңа өстәмә финанслау кирәк булачак.
2024 елда мәгарифкә 100 миллиард сумнан артык, сәламәтлек саклауга - 114 миллиард сум бүлмәкчеләр. Муниципалитетларга финанс ярдәме өчен 97,3 миллиард сум, юл фондына 29,9 млрд сум каралган.
Уфаның 450 еллыгына әзерлек кысаларында объектлар төзелеше тәмамланганнан соң, 2025 һәм 2026 елда мәдәният, физкультура һәм спорт өчен биреләсе акчалар нык кимиячәк.
"Зелёные" фракциясе вәкиле Руфинә Шәһәпова экологиягә чыгымнарны арттыруны сораган. Әйләнә-тирәне саклауга ниятләнгән 600 млн сум белән "экология турында сөйләп тә тормаска була", дигән ул.
Шулай да Лира Игтисамова якындагы елларда иң әһәмиятле юнәлеш - Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, аннексияләнгән төбәкләргә ярдәм дигән. Бу максатлар өчен 7,5 млрд сум каралган.
"Татарстандагы кебек бюджетка: 500 млрд сумга ирешә алгач, ул чакта күп әйбер мөмкин булыр бәлки. Әмма керемнәр өстендә эшләргә кирәк", дигән ул.
Шулай ук Игътисамова финанс министрлыгы бюджетны һәр ел "зур курку белән" әзерләвен әйткән.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Көнбатыш илләре керткән чикләүләр аркасында Башкортстан икътисадын катлаулы чор көтүе бар.
- Республика хакимиятләре чираттагы "кризиска каршы" штаб төзеде һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү чараларын әзерләү турында игълан итте. Шул ук вакытта белгечләр логистика белән бәйле кыенлыклар һәм чит илләрдән компонентлар җитәрлек кермәү аркасында сәнәгатьнең бик күп тармакларында җитештерү кимиячәген фаразлый.
- Кайбер икътисадчылар гади халыкның тормыш дәрәҗәсе начараер, 1990 еллардагы икътисад формалары яңадан барлыкка килер дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!