Метшин Казанда эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булуы "шатлык түгел, борчу" уята диде

Казан мэры Илсур Метшин

Аның әйтүенчә Татарстан башкаласында бер эш игъланына дүрттән дә кимрәк тәкъдим туры килә.

Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,38 процентны тәшкил итә. Бу иң түбән күрсәткеч, әмма шатландырмый. Бу хакта Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин белдерде, дип яза "Бизнес Online".

"Шулай да бу сан бездә шатлык түгел, дулкынлану һәм борчу уята. Төрле бәяләмәләргә күрә шәһәрдә 30 меңгә кадәр вакансия ачык тора, ә hh.ru-дагы партнерларыбыз белешмәләреннән күренгәнчә, бер эш игъланына дүрттән дә кимрәк резюме туры килә", дигән ул.

Метшин искәртүенчә, мондый очракта эш бирүче компромисска барырга һәм кем туры килә шуны эшкә алырга яки эш игъланын озак вакыт элеп торырга мәҗбүр.

"Мондый очракта бу тормышка ашыра алмый калган бурычлар һәм ниятләр дигән сүз", ди Метшин.

  • Бу проблем Татарстан белән чиктәш башка төбәкләрдә дә күзәтелә. Әле сентябрь уртасында гына Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова хәзерге вакытта республикада эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән күрсәткечләрдә дип белдерде. Эшсезлек күрсәткече – 2,4 процент, "ә фаразларга күрә 4,5 процент булырга тиеш иде", диде ул.
  • Икътисади фәннәр докторы, Башкортстанның атказанган икътисадчысы Рөстәм Ахунов әйтүенчә, эшчеләргә кытлык тудырган төп сәбәпләр – Башкортстан ирләренең "өлешчә" мобилизация кысаларында һәм "ихтыяри" батальоннар белән Украинадагы сугышка китүе, башкортстаннарның чит илләргә һәм башка төбәкләргә күченүе һәм демографик вазгыять. Аның әйтүенчә эшләрдәй кешеләр санының кимүе һәм "моңарчы күрелмәгәнчә эшсезлекнең кимүе" – хезмәт базарындагы киеренкелек турында сөйли.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Татарстанда да "Алга" һәм "Тимер" батальоннары төзеп ирләрне сугышка озаттылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!